Алар медальсез кайтмый. Афәрин!
Казанда “Ак Барс” көрәш сараенда таэквон-до буенча төбәкара турнир булды.
Ярышта Казан, Яр Чаллы, Арча, Питрәч, Самара, Ульяновск һәм Тольяттидан 214 спортчы катнашты. Арчадан ярышка 24 спортчы барды һәм 21 медаль алып кайттылар. 7 алтын, 10 көмеш, 4 бронза медаль.
Беренче урынны менә кемнәр алды: Эмиль Самиев, Ранель Гапделбәров, Ясминә Щеглова, Даниил Чугунов, Алена Иванова, Әсхәт Гарипов һәм Эмиль Абдуллин. Икенче урында – Әмир Закиров, Әмир Вәлиев, Зөфәр Гапдерахманов, Зәринә Шаһиәхмәтова, Зәлия Дәүләтшина, Зифа Игнатова, Сәрвиназ Баһаветдинова, Рәилә Хәйруллина, Ралина Әхмәдуллина, Даниил Герасимов. Өченче урында – Раниль Җәмилов, Самат Әхмәдуллин, Аяз Ибраһимов һәм Регина Сабирҗанова. Афәрин!
Ә икенче команда – 15-17 яшьлек яшүсмерләр Алабугага таэквон-до буенча Татарстан беренчелеге ярышына барды. Әлеге ярышта республиканың көчле спортчылары катнашты. Ярышлар “Чемпион” спорт комплексында барды. Арча спортчылары бу ярышта да лаеклы чыгыш ясадылар. Һәм финалда авыр үлчәүдәге категориядә алдагы ярышларда көндәшләрен җиңгән ике Арча егете очрашты. Арчаның В.Ф.Ежков ис.1нче мәктәпнең 9 “Б” сыйныф укучысы Сәгыйть Надршин чемпион булды! Арчаның 5 гимназиясе 9 “В” сыйныф укучысы Айзат Вәлиевта – көмеш медаль! Котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев