Алар төрле, әмма барысы бергә
Инвалидлар ункөнлеге
“Изгелекнең чиге юк” проекты кысаларында “Без төрле, әмма барыбыз бергә” дигән әдәби район бәйгесе булып үтте.
Ул Арча үзәк китапханәсендә оештырылды. Исеменә караганда, бу гадәти чара түгел. Үзенчәлек нәрсәдән гыйбарәт соң? Беренчедән, бәйге сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чиклеләр ункөнлегендә оештырыла. Икенчедән, анда Арча балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр белән беррәттән “Өмет чыганагы” тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар да көчләрен, сәләтләрен сыный. Китапханәдә узуы бәйгенең китап уку, сәнгатьле сөйләү белән бәйле булуын исбатлый.
Чараны район инвалидлар җәмгыяте рәисе урынбасары Сәгыйдә Гаязова ачып җибәрде һәм катнашучыларга матур теләкләрен җиткерде. Изгелек – ул көч, бердәмлек, өмет. Әминә Йосыпова “Изгелек юлы” җырын башкарганда шулар күз алдына килде.
Әдәби бәйге берничә номинациядә үтте – яраткан шигырьне сәнгатьле сөйләү, әкиятне сәхнәләштерү, әкият буенча рәсем ясау. Жюри әгъзалары балаларның сөйләүләрен генә түгел, сәхнәдә үзләрен күрсәтә, тамашачы игътибарын яулый белүләрен, осталыкларын да бәяләде. Шулай ук яшьләренә туры килгән әсәр сайлаулары да мөһим роль уйнады.
Бала туар алдыннан һәр ана сау-сәламәт булса иде, дип тели. Кызганыч, нишлисең, язмыш. Арада сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле булып дөньяга килгәннәре дә хәйран. Әмма әти-әни аның белән баласын яратудан туктамый, киресенчә, тагын да күбрәк назын бирә, аның бәхетле елмаюын, башка сау-сәламәт балалар арасында үзен тиң итеп сизүен күрү өчен барысына да әзер тора.
Бу чарада “Өмет чыганагы” балаларны тернәкләндерү үзәгенә йөргән балаларның әниләре дә килгән иде. Алар тәрбиячеләр белән беррәттән балалары өчен җан атып утырдылар.
Үзәккә йөргән балалар бик яратып рәсем дә ясыйлар, шигырьләр дә өйрәнәләр, бииләр дә, җырлыйлар да. Тәрбиячеләр генә түгел, барлык белгечләр алар белән шөгыльләнә. Әниләр һәрчак ярдәмгә килә. Бу юлы уртак тырышлык белән Айгөл Шакирова, Азалия Алиева, Мөхәммәт Галиев, Кәрим Азизов рәсем ясау һәм сәнгатьле итеп шигырь сөйләү буенча бәйгедә җиңүче булдылар. Алар бигрәк тә башка балалар белән беррәттән бер чарада катнашуларына сөенеп туя алмадылар.
Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр сокландырды. Осталар, үткеннәр, шигырьләрне татарча да, русча да, инглиз телендә дә сәнгатьле итеп, кычкырып сөйлиләр, сәхнәләштерелгән күренешләрдә катнашалар, җырлыйлар – чын артистлар.
Биш яшьлек Әминә 9нчы балалар бакчасына йөри икән. Ул хәзердән үк әзер артист. “Мондый бала унга бер була шул”, – диделәр тәрбиячеләр дә. Әнисенә охшаган, дип уйладым. Әнисе Ләйлә Афзалова Ашабаш клубын җитәкли, җырлый.
– Әминә минем бөтен җырларымны белә инде. Клубта да тамашачы каршына чыгып Әминә Заһидуллина җырлый, ди дә, чыгыш ясый башлый. Русча да, татарча да җырлый, шигырьләр сөйли. Арча сәхнәсенә дә чыкты инде ул, – диде Ләйлә.
Бәйгедә Әминә Заһидуллина (9нчы балалар бакчасы), Софья Огородова, Лиана Шәфыйкова, Камилла Шаһимуллина (7нче балалар бакчасы), Дарина Мәгъсумова (4нче балалар бакчасы), Нурсөя Низамова (2нче балалар бакчасы) чыгышлары, 2нче һәм 7нче балалар бакчаларының сәхнәләштерелгән күренешләре жюри тарафыннан югары бәяләнде.
Иң мөһиме, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр биредә яңа дуслар таптылар, тернәкләндерү үзәгендә дәваланучыларның да шатлыклары йөзләренә чыккан иде. Алар төрле, әмма бергә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев