Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Алар югалмаган!

    13 февральдә педагогика көллиятендә сугышта хәбәрсез югалып, соңгы вакытта язмышлары ачыкланган якташларыбызның туганнарына, якыннарына шул турыдагы документларны тапшырдылар.

    Мин килеп кергәндә Әнисә апа “Арча хәбәрләре” газетасының 12 февраль санындагы “Алар өчен әле сугыш бетмәгән” дигән язманы укып утыра иде.

    – Әнисә апа, хәбәрсез югалган әтиегезнең кайда һәлак булуы ачыклану турында  хәбәр килгән, – дидем мин. – Иртәгә педагогика көллиятендә шул документны тапшыралар.

    Әнисә апа әлеге хәбәрне ишетүгә ничектер дерелдәп китте: “Әй, Аллам! Әле генә “Кемнәрнекен  табалар, безнең әтиләрнең сөякләре кайларда аунап ята икән?” – дип елап сезнең газетаны укып утыра идем. Ходаем минем сүзләрне ишеткәндер инде”, – диде ул.

    13 февральдә педагогика көллиятендә сугышта хәбәрсез югалып, соңгы вакытта язмышлары ачыкланган якташларыбызның туганнарына, якыннарына шул турыдагы документларны тапшырдылар.

    – Әтием Җамали Сәләхиев сугышка киткәндә миңа 6 ай булган, – ди Корайван авылыннан Әнисә Габделхакова. – Ул китәр алдыннан мине күтәреп урам әйләнгән...

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: