Реклама
Котлыйбыз?
8 июньдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ленар Абдуллин озак еллар авыл хуҗалыгы тармагында намус белән хезмәт иткән, июнь аенда юбилейларын билгеләп үтүче втераннарга ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатларын, бүләкләр тапшырды.
Әлеге юбилярлар арасында Түбән Оры авылыннан Салихҗан Баяров, Кызылъярдан Саймә Мостафина, Фирдия Шәрипова, Ашытбаштан Ислам Зәйнуллин, Акчишмәдән Даниял Корбанов, Мәмсәдән Мөнир Гарифҗанов, Яңа Кенәрдән Рифат Төхвәтуллин бар.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз