erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Аларның быел зөбәрҗәт туе

Арча станциясендә яшәүче Наилә һәм Камил Дәүләтовлар быелгы җәйдә зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтә.

 

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә алар ЗАГСның Дан китабына кул куйды һәм истәлекле бүләккә ия булдылар. Бүләкне аларны котлап килгән район советы җитәкчесе урынбасары Гүзәлия Нигъмәтҗанова һәм район хатын-кызлар советы җитәкчесе Альмира Гатауллина тапшырды. Юбилярларга бәхетле, тигез озын гомер теләделәр.

ЗАГСта язылышкан таныклыкта алар 55 ел пар канат булып яшәгән булып саналса да, чынлыкта, иңгә-иң куеп 58 ел яшиләр икән инде, язылышулары гына бераз соңга калынган.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Сабаның Иштуган кызы белән Арча егетен Казахстанның Шахта шәһәре таныштыра. Анда кавышып, ике балага гомер бирәләр дә, балалар үсә төшкәч, туган якка таба дип, Яр Чаллыга кайтып урнашалар. Наилә апа шәһәрдә профилакторийда, ә Камил абый шофер булып эшләп лаеклы ялга чыга. Тик, олыгая барган саен җирсү, туган җир тарту кебек хисләр Камил абыйны Арчага таба әйди. 12 ел инде алар Арчада гомер итә. Дәүләтовлар ике кыз бала үстергән. Бүгенге көндә 3 онык һәм 2 оныкчыклары бар.

“Бер-береңне яратып, хөрмәт итеп, олылап яшәсәң, тормыш бара, — ди Наилә апа. — Яшьләр бер-берсен генә түгел, хезмәтне дә яратып яшәсеннәр. Эшне яратмасаң, бер-береңне аңлап тату яшәп булмый”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X