erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Аларның күңеле җырлый

Рәхмәт район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллинага, ул безгә матур хәбәрләрне әйтеп тора.

Менә әле Казаннан кайткач, безнең белән элемтәгә чыкты.

“30 сентябрь көнне Казан филармониясенә бәйрәмгә бардык, – дип сөйләде ул. – “Күңел җырлый” фильмын тәкъдир итү кичәсе булды. Татарстан Республикасында иҗади төркем эшләп килә. Ел дәверендә без әлеге төркемгә район осталары эшләренең фотосурәтләрен җибәреп бардык. Безнең районнан ике ветеранны – Арчадан Мөнирә Акбашеваны һәм Фәридә Кәримуллинаны “Күңел җырлый” фильмына төшәргә сайлап алдылар. Үзләрен Арчага кайтып, фильмга төшерделәр. Мөнирә ханым кәләпүшләр, калфаклар эшли, чигә, ә Фәридә күн әйберләре (читек, чүәкләр һ.б.) чигә. Үзләрен филармония сәхнәсенә чакырып бүләкләделәр. Рәхмәт безнең ветераннарга, рәхмәт шундый фильмны оештыручыларга, идеясен биргән республиканың ветераннар советы рәисе Хәбир Газизовичка”.

Әлеге тантанада Татарстан Республикасының хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да катнашты.

Табиблар, психологлар да күңел күтәренкелеге белән яшәргә, җан тарткан шөгыль белән мавыгырга куша. Фильмның исеме дә “Күңел җырлый” дип исемләнгән бит! Яраткан шөгыльне башкарганда, дөрестән дә, күңел җырлый. Ә күңел җырлау ул сәламәтлек дигән сүз.

Мөнирә Акбашева белән Фәридә Кәримуллинаның “Болгар” радиосына биргән интервьюсын тыңлап утырам. Үзләре белән дә сөйләштем. Мөнирә апаның кул эше электән килә. Түбәтәй эшләргә күрше кызы Гөлфиядән өйрәнгән. Түбәтәй сатудан аз-маз акча да керә башлаган. Китапханәдә эшләгән Мөнирә апа гаиләсенә бу акчалар бик ярап куйган. Калфак-

лар да эшли башлый. 2002 елда пенсиягә чыга. Чынлап торып кул эшенә тотына. “Пенсионерның вакыты күп була бит инде аның, – ди ул уены-чыны белән. – Эшли башлаган эшемне бетермичә туктамыйм. Эшемне яратам. Түбәтәйләрне дә, калфакны да матур итеп эшләргә тырышам. Матурны яраталар... Шулай беркөнне Германия кешесе тәрҗемәче белән килеп керде. Немец зиратына килгән булган. Истәлеккә түбәтәйләр алды. Австралия кунак-

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

лары да, түбәтәйләр алып, кунак булып китте. Исән-сау булып эшләп торырга язсын. Ялгыз түгелмен, кызым Гөлгенә гаиләсе белән яшим”.

Зур күчтәнәчләр, Рәхмәт хаты, фильм төшерелгән флэшка белән куанып кайтып керә алар өйгә. “Иң кыйммәте – фильм, ул тарих булып киләчәккә балаларга, оныкларга кала”, – дип уртак фикергә киләбез Мөнирә апа белән.

Фәридә Кәримуллина белән дә шул турыда сөйләштек. “Әле менә башка чыккан улым алып китте фильмны, өйдә тагын бер кат карыйбыз дип”, – диде Фәридә ханым. Әлеге фильмга төшерелгән 10 ветеранның икесе безнең Арча районыннан. Арча чүәкчеләргә, читекче, түбәтәй, калфакчыларга бай шул. Инде менә Түбән Атыда туып-үскән Фәридәнең чигү өлкәсендәге стажы 46 елга җыела. Күндәге сүрәтләрне кул белән чигә ул. Һәм эчке сул яктан чигә! “Ял итәргә берәр кая барганың бармы?” – дип сорыйм. “Минем өчен ял өйдә”, – дип җавап бирде ул.

Без кул осталарының уңышларына бик шат. Исән-сау булсыннар, күңелләре җырлап, эшләре гөрләп торсын!

Республиканың ветераннар советы рәисе Хәбир Иштирәков: “Лаеклы ялга чыгу ул кешегә яңа иҗади мөмкинлекләр ача, – дип сөйләде. – Бу яңа планнар, максат һәм идеяләр чоры”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X