Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Аларның күзләрендә яшь...

    Беркөнне теплица артында яшеренеп кенә балык чистартам. Оныкларның берсе барыбер күреп алган. “Бабай, анда нишлисең?” – дигән тавышка сискәнеп киттем. Нәрсә дип җавап бирергә аптырап торганда: “Бабай, бу бит табигать, ә табигатьне үтерергә ярамый!” – ди. Вәйт замана баласы, бабасын төп башына утыртты, почмакка китереп кысты бу. “Мин тотмадым, сатып кына алдым”, – дип акланган булам. “Барыбер табигатьне рәнҗетергә, үтерергә ярамый!” – дип йөгереп китеп барды ул.

    Бу онык әле балалар бакчасына гына йөри. Быел Туган телләр елында үткәрелгән конкурста Г.Тукайның “Карлыгачым” шигырен сөйләп бүләк алып кайтты. Урамга чыккан саен һава тулып очып йөргән яр карлыгачларын, керәшәләрне күргәч: “Бабай, әнә карлыгачлар!” – дип сөенә.

    Тагын бер оныгыбыз Арчаның 5нче номерлы балалар бакчасына йөри. Шулкадәр яратып йөри, кайбер ял көннәрендә дә бакчага барам, дип дәгъвалап ала. Быел бакча территориясендәге агачларга сыерчык оялары куйдылар. Бу көннәрдә сыерчыклар бала туйдыра, балалар, аларны озатучы ата-аналар шуларга карап шатлана. Онык та: “Безнең бакчаның сыерчыклары бар!” – дип горурлана.

    Бала күңеле пыяла кебек, диләр. Саксыз кагылсаң бик тиз ватылып та китәргә мөмкин. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә алган тәрбия тора-бара чәлпәрәмә килмәсме? Әйдәгез, шул турыда фикерләшеп алыйк.

    ...Майның бик тә эссе, май кайнарлык көне. Басуларга чәчүчеләр янына барабыз. Юл буенда арканлаган бозау, сыерларны кызганабыз. Аз гына ышык-ланыр урыннары да юк ичмасам. “Хуҗасын берәр сәгатькә булса да үзен шунда арканлап тотасы иде!” – дим, аптырагач.

    Элегрәк аркандагы малларны көндезге эсседә абзарга алып кайтып торалар иде. Мал бик кадерле булган вакытлар шул, кешеләре дә алай каты бәгырьле түгел иде.

    Реклама

    Сабантуйлар якынлашкан саен күңелне ниндидер сагыш хисе баса. Ата-бабаларыбыздан мирас булып калган милли бәйрәмебез бик тә матур, бик тә мәгънәле безнең. Аңа нәрсәдер өстибез дип, бер мичкә балга бер тамчы дегет кушарга маташулар борчый күңелне. Озын колгага әтәч бәйләп кую, мәйданда әтәч куып тоту кебек мәгънәсезлекләр нәрсәгә? Әтәч тә бит җан иясе, нигә аны шулай җәзаларга? Балык, кырмыскаларны, башка җан ияләрен рәнҗетергә ярамаганлыгын белгән балаларыбыз, оныкларыбыз күңеленә яра ясамыйбызмы? Еллар буе куйган тырышлык белән бирелгән тәрбия шул бер көндә юкка да чыгарга мөмкин бит.

    Элек төп батырга дип билгеләнгән тәкәне көне буе мәйданда кояш астында тотмыйлар иде. Колхозның сарык фермасы безнең Корайванда, тәкәне алып килү бригадир Кәбир абыйга йөкләнгән. Ул төп бүләкне мәйданда ике көрәшче калгач кына алып чыга. Болай да гомере санаулы гына калган бичара мал көне буе эсседә газап чикми.

    Район Сабантуенда бер елны батырга дигән тәкә эссе сугып үлеп тә китте. Ашыга-ашыга тәкә эзләргә туры килде. Ярый әле ул вакытта колхоз саен сарык фермасы бар иде, халык та сарык малын күпләп асрады. Шул вакыйгадан соң тәкәне күләгәле урында тота башладылар. Барыбер күз алдында тоту кызганыч инде аны, батырга дан булса да, тәкәгә үлем инде ул.

    Элек-электән килгән йолалар нинди тирән мәгънәгә ия: иң соңыннан килгән атка иң күп бүләк эләгә. Сабантуйга шуның өчен адарынып килүчеләр бар. Без, кешеләр, үзебезнең күңелләрне күрәбез дип, көчсезрәк җан ияләрен рәнҗетергә тиеш түгел! Шул тәкәләрнең күзләренә карагыз әле: алар да елый бит!

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: