erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Аларның батырлыгы мәңгелек: Советлар Союзы Герое Нәкыйп Сафин истәлегенә мемориаль такта куюга багышланган тантана узды

9 декабрь – Ватан Геройлары көне

Россия хәрби-тарихи җәмгыяте 2014 елдан башлап Бөек Ватан сугышында катнашкан Советлар Союзы Геройлары истәлеген мәңгеләштерү буенча игелекле эшләр башкара.

2 декабрьдә Апаз урта мәктәбендә якташыбыз, Советлар Союзы Герое Нәкыйп Сафин истәлегенә мемориаль такта куюга багышланган тантана булды. Анда Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең төбәк бүлекчәсе башкарма директоры, Бөек Ватан сугышы музей-мемориале мөдире Александр Александров, район мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов һ.б. катнашты.

Нәкыйп Сафин 1921 елда Мирҗәм авылында туган, Апаз җидееллык мәктәбен тәмамлаган. Хезмәт эшчәнлеген колхозда башлый. 1940 елдан армиядә. Полк мәктәбен тәмамлагач понтон-күпер батальонының отделение командиры итеп билгеләнә. 1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышында катнаша.

Сержант Сафин 1943 елның 28 сентябрендә Днепр елгасы аркылы уң як ярга понтон белән беренче төркем сугышчыларны чыгарып җибәрә. Шул көнне тагын 18 рейс ясый. Аннары паром белән елга аркылы танклар һәм артиллерияне чыгара. 1943 елның 20 декабрендә аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

Нәкыйп Сафин сугыштан соң хәрби-инженерлык училищесында укый. 1946 елдан запаста. Туган ягына әйләнеп кайткач “Северный“, аннан соң “Юдино“ совхозларында директор булып эшли.

– Нәкыйп абый 1987 елда “Северный“ совхозының 30 еллыгына кайткан иде, – дип хатирәләре белән уртаклашты “Ватан“ ширкәте җитәкчесе Мансур Әхмәтов.

Нәкыйп Сафинның туганы Хәдичә апаның да истәлекләре кызыклы, гыйбрәтле иде.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Мәктәп коллективы әлеге тантананы истә калырлык итеп әзерләгән.

Шушы ук көнне мондый тантана Яңа Кишет мәктәбендә дә булды. Бу җирлектә (Иске Кишет авылы) Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин туган. Җиденче сыйныфны тәмамлагач, совет-партия мәктәбендә укый. Казахстан ССРның Семипалатинск шәһәрендә комсомол комитеты инструкторы булып эшли. 1928 елда взвод командирлары мәктәбен, 1931 елда чик сакчылары югары училищесын, 1941 елда хәрби академияне тәмамлый. Полк белән җитәкчелек итә. 1941 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында.

1943 елның 25 сентябренә каршы төндә генерал-майор Сафиуллин җитәкчелек иткән укчы корпус Днепр елгасын кичә. Дошманның күпсанлы контрһөҗүмнәрен кире кайтарып, плацдармны киңәйтә һәм шунда ныгып урнаша. 1943 елның 26 октябрендә аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

1947 елда Генштаб хәрби академиясе каршындагы Югары академия курсларын тәмамлый. 1957 елдан запаста, 1973 елда вафат була.

Якташыбыз Лотфулла Шәфигуллин инициативасы белән Геройның туган нигезендә музей булдырылды, якташыбыз истәлеге кадерләп саклана.

Арчалар Советлар Союзы Геройлары Валентин Ежков, Гатаулла Салихов, Социалистик Хезмәт Геройлары Мирбат Хәстиев, Сәгъдулла Шәрифуллин, Дания Галимова, Галимулла Әсхәдуллин, Илсур Шәйхетдинов, Стелла Габдрахманова исемнәре белән дә лаеклы рәвештә горурланалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X