Сикәлтәле, әремле юлдан барып кара! Бүген инде күзләре күрми...
Сокланырлык кешеләр...
Туган авылым Айванда 90ны узганнар бармак белән генә санарлык. Шуларның берсе – Мәдинә апа Миңнуллина. 15 еллап инде күзләре күрми. Әйбәт апа булып хәтердә калган ул. Айванда өч урам: өске, урта һәм түбән урам. Мәдинә апа белән Азак абый өске урамның авыл башында яшәделәр. Азак абый мәрхүм инде, Мәдинә апа Айванның яңа урамында кызы Хаҗия белән Мөдәрис гаиләсендә яши. Әмма инде урын өстендә. Без килгәч, торып утырды үзе. Начар ишетә. Сөйләшеп, аңлашып булмады, бераз утыргач: “Ятам”, - диде.
Ә без зал ягына чыгып утырдык. Мәдинә апаларга авылдашым Гөлфия Рысаева белән килдек. Ул аларга туган тиешле. “Безнең Оркыя әби Мәдинә апаның апасы - аларның әтиләре бер”, - диде Гөлфия. Ә бит Мәдинә апаның әнисе Миңсылу тумыштан гарип булган. Бөкре һәм аксак. Җанашым, кияүгә чыгармын, бала табармын дип башына да китермәгәндер. Үзенең җир йөзенә шундый булып туганына кимсенеп, рәнҗеп, оялып яшәгәндер... Аллаһы Тәгалә аның җан авазын ишеткән, ул хатыны үлгән ике балалы Йосыф атлы иргә кияүгә чыга һәм сау-сәламәт кыз бала таба. 1929 ел була ул. Мәдинә исемле матур бер кыз дөньяга килә. И-и, Миңсылуның сөенече чиктән ашканы билгеле инде! Аның кыз баласы бар! Ул башкалардан ким түгел! Аның кызы, балалары, ире, гаиләсе бар!
Тормыш итүләре сәламәт кешегә дә җиңел булмаган заманнар. Бар эш тә кул белән башкарыла торган михнәтле авыр чор. Сугыш алды еллары, сугыш чоры... Мәдинәнең дә яшүсмер еллары сугыш чорына туры килә. Барлык авырлыкларны да ул ил белән бергә күтәрә. Ачлык, ялангачлык, авыр хезмәт.
- Безнең әни Арча районы Әзәк авылы кызы, - дип сөйли кызы Хаҗия. - Әни Айванга кияүгә чыккан апасы Оркыя апаларга килгәләгән. Менә шунда әти белән танышалар. Әнинең туган авылында яратып йөргән егете була. Без бергә булсак, әнине үзем белән алып килә алмамын инде, чөнки егет әти-әнисе белән яши, ул анда сыймаячак, дип уйлый. Шулай итеп, әни Айван егетенә кияүгә чыга.
- Хаҗия, без үскән чорларда салмаган әтиләр сирәк булгандыр.
- Әйе. Әмма әти безгә - балаларга кул күтәрмәде, әнигә дә сукканы булмады аның. Әти салган булса, әни тизрәк безне җыеп, өйдән чыгып китү ягын карый иде. Безнең әни акыллы, зирәк булган, әйбәт кеше. Әти төрле эштә эшләде, көтү дә көтте.
Мәдинә апа Арча станциясендә тимер юлда эшләде. Авылдан Бәдәр апа, Сабиха, Әсмабикә апа белән бергә эшләделәр алар. Кулларына авыр зур кувалда тотып, иң авыр хезмәтләрнең берсе – тимер юлны ремонтладылар. “Бөкерәеп, гел авыр эш башкарганга күзләре дә беткәндер инде, - - ди Хаҗия. – Әле бит аның 40 градус эссесе, 40 гардус салкын көннәре бар... Түзеп кара син шул эссе, салкыннарга!”. Сабантуйларда кыр батырлары, терлекчелек алдынгылары мәйдан түренә чакырыла, совхоз җыелышларында алдынгылар исемнәре яңгырый. Ә тимер юлда авыр хезмәт башкарган авылдашларыбыз - хезмәт геройларына тиң Мәдинә апаларның исемнәрен белдекме икән без?! Юк, белмәдек... Бүген мин әнә шуларны уйлыйм. Без хәтта Мәдинә апаның гарип әнисе барлыгын һәм әнисен кияүгә чыкканда да үзеннән калдырмаганын белмәдек. “Без әнине үскәндә күрмәдек тә, - ди кызы Хаҗия. – Иртәнге сәгать 6да эшкә чыгып китәр иде, кичке сәгать 6да кайтыр иде”.
Бергәләп медальләрен, күкрәк билгеләрен карыйбыз. 1974 елда “Социалистик ярышта җиңүче”, 1995 елда “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышы елларындагы хезмәте өчен” медале, юбилей медальләре... – алар күп.
Мәдинә апаның олы баласы Газимулла вафат инде. Әйбәт кеше иде. Кызлары Гадилә гаиләсе белән Арчада, Хаҗия Айванда яши.
Язмамны башкорт шагыйре Әнгәм Атнабаевның “Бәхет” шигыре белән тәмамлыйм.
Шул бәхетемне эзләп китеп барам,
Юлым сикәлтәле, әремле...
Җиңел килгән бәхет – бәхет түгел,
Эзләп тапкан бәхет кадерле...
Әйе, ул чор кешеләренә бәхет җиңел бирелмәде (алар аны таптымы икән әле!), аларның юлы сикәлтәле, әремле шул.
Румия Саттарова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев