erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Аларның хезмәтен югары бәялибез”

Октябрь башы Укытучылар көне буларак һәрберебезнең күңеленә сеңеп калган. Бу уңайдан Арчада ел да зур чара оештырылып килә.

Һәр кешенең тормышы мәктәп белән бәйле. Һәр кеше бу көнне яраткан, белем биргән укытучыларын котлый, аларга ихтирамын, хөрмәтен белдерә. Быел да 6 октябрь көнне Арча Мәдәният йортында зурлап укытучылар көнен билгеләп үттеләр. Анда дәрәҗәле кунаклар да катнашты. Бәйрәм бүләкләргә дә бик бай булды.

– Мин дә укытучы. Физика-математика укытучысы. Мәктәп директоры да булдым. Әти-әнием, сеңел-энекәшләрем дә укытучылар. Бу һөнәрне иң кирәкле һөнәрләрнең берсе дип саныйм, – диде Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов. – Укытучы статусы тиешле югарылыкка күтәрелеп бетә алмады. Шуңа карамастан, бу юнәлештә бик   күп эшләр башкарылды. Сез укыткан балалар бүген безнең тормышны билгели.

Бу көнне бик күп педагогларга дәрәҗәле бүләкләр тапшырылды. Беренче мәктәп укытучысы Лилия Зарипова, 3нче мәктәптән Валентина Плотникова Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының “Мәгариф отличнигы” күкрәк билгесенә, Түбән Мәтәскәдән Лилия Закирова, 7нче мәктәптән Рәдиф Исмәгыйлев, 6нчы мәктәптән Дилүс Мостафин, педагогика көллиятеннән Алсу Яруллина “Россия Федерациясенең мактаулы мәгариф хезмәткәре” исеменә лаек булдылар. 10 укытучыга Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының Мактау грамоталары тапшырылды. Бу бүләкләрне алар Илдар Гыйльметдинов кулыннан алдылар.

– Укытучы хезмәте – мәртәбәле. Киләчәк буынның ныклы белем, әхлакый тәрбия алуы алар кулында. Мәктәп еллары һәрберебезнең күңелендә гомерлеккә кала. Бала язмышы – район гына түгел, республика, илебез язмышы. Һәм аны формалаштыру сездән тора, – диде Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри белем бирү бүлеге җитәкчесе Роза Шәяхмәтова. – Районыгызда талантлы укытучылар бик күп. Аларның хезмәтен без югары бәялибез.

Бәйрәм барышында җиде укытучыга “Мәгариф өлкәсендәге уңышлары өчен” күкрәк билгесе, педагогика көллиятеннән Гадел Гарифуллинга “Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт отличнигы” күкрәк билгесе тапшырылды, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән  министрлыгының  Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатларына да бер төркем педагоглар ия булды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 – Укытучы, мөгаллим, остаз... Ничек кенә аларга мөрәҗәгать итмәгәннәр. Мин укытучы хезмәтен еш кына авыл җирендә эшләүчеләрнеке белән чагыштырам. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре эше бер елдан соң күренсә, сезнең хезмәтегез нәтиҗәсе дистә еллардан соң да юкка чыкмый. 140тан артык укучыбыз олимпиадалар җиңүчеләре, призерлары булдылар. Аларның саны елдан-ел арта. Бу да сезнең хезмәтегез җимеше,  – диде район башлыгы Илшат Нуриев һәм иң югары күрсәткечләргә ирешкән педагогларга Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары тапшырды.

Бәйрәмдә котлаулар да күп яңгырады, бүләкләр дә күп булды. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров мәктәп ярминкәсенә, чәчәк күргәзмәсенә иң яхшы әзерлек белән килгән мәктәпләрне дә билгеләп үтте, мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов профсоюз өлкәсендәге активистларны бүләкләде.

Арча егете Таһир Исмәгыйлев җитәкчелегендәге “Созвездие-Йолдызлык” арт-резиденциясе артистлары бик матур чыгышларын укытучыларга бүләк иттеләр. Алар арасында көчле тавышлы Арча егете Инсаф Гаптелбәров та бар иде. Бу да район, укытучылар өчен зур горурлык.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X