erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Альберт Гайнетдинов: әллә хатның ярдәме тиде, әллә авыл малае булуым хәл итте

Альберт Гайнетдинов 1975 елдан бирле Арча сәнгать мәктәбендә эшли. Шуның 35 елын ул аның директоры була.

Әлмәт музыка училищесын тәмамлагач, ул бер ел Саба музыка мәктәбендә укыта. Аннан Казан мәдәният институтының халык музыка уен кораллары бүлегенә  укырга керә.

Арчага практикага кайта. Шул вакытта ук бу төбәктә бөтенләйгә төпләнеп калу турында уйлана башлый. Чөнки тормышында аның Разыясы пәйда була. 1975 елда армиягә китә, тагын Арчага кайта, Разыяның институт тәмамлаганын көтә, өйләнә һәм туган ягы Минзәләне Арчага алыштырганын сизми дә кала.

Ык буенда урнашкан Бикбау авылында туа Альберт Гайнетдинов. Гаиләдә биш бала. Шуларның дүртесе малай. Печән чабып, утын әзерләп, Ык суында коенып үсә ул. Үзлегеннән гармунда уйнарга өйрәнә. Нота буенча да өйрәнергә тырыша. 8нче сыйныфны тәмамлагач, егет алдына кая барырга дигән сорау килеп баса..

– Кыюлыгым җитеп, Мәсхүт Имашевка хат яздым. Баянда уйнарга өйрәнәсем килә, дидем. Килеп карарга кушты. Иптәш малай белән киттем Әлмәт музыка мәктәбенә. Диктантны начар язуга карамастан, алдылар бит. Әллә хатның ярдәме тиде, әллә авыл малае булуым хәл итте, белмим. Баян классы буенча тәмамлап чыктым мин аны, – дип искә ала Альберт Сәлахович. – Арчада практикада вакытта ук дөрес һөнәр сайлавыма инандым. Чөнки басуларга агитбригадалар белән йөрүләр, көнгә икешәр тапкыр концерт куюлар – бар да ошый иде миңа.

Армиядән кайтып бер ел эшләргә өлгерми, яшь кадрны музыка мәктәбенә директор итеп куялар. Хореография, театр, агачны чокып әйберләр ясау  бүлекләре ачыла. Балалар мәктәпкә күп йөри башлый. Яңа мәктәп салу турында сүз дә шул вакытта башлана. 1988 елда яңа бинага нигез салына, 1993 елда күченәләр дә. Яшь директорның эше тагын да күбәя. Альберт Гайнетдинов инициативасы белән музыка мәктәбе сәнгать үзәгенә әверелә. Яңа бүлекләр ачыла. Тынлы оркестр оештырыла. Альберт Сәлахович үзешчән композиторлык белән дә шөгыльләнә. Аның эшкәртүендәге татар халык көйләрен укучылар төрле уен коралларында башкара, укытучылар дәресләрдә куллана.

Альберт Гайнетдинов “Арча ягы – данлы Тукай ягы” балалар иҗаты республика бәйгесенә нигез салучы булып санала. Шул проект өчен мәктәпкә Татарстан Республикасы Гранты тапшырыла. Укучылары арасында музыка буенча  укырга керүчеләр, музыка мәктәпләрендә белем бирүчеләр булуы да укытучы өчен зур дәрәҗә. Бүгенге көндә дә аның укучылары Халык-ара, Россиякүләм, республика бәйгеләрендә призлы урыннарны яулый.

Лаеклы ялга чыккач та мәктәптән, яраткан эшеннән китми Альберт Гайнетдинов. Укытучы буларак та дәрәҗәле урынын тота, яшьләргә остаз булып тора. “Былбыл” курайчылар, кубызчылар, “Балкашык” кашыкчылар ансамбльләре оештыра. Укытучыларны

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

туплаган “Ятаган” ансамбле яңадан-яңа җиңүләр, үрләр яулый.

– Халык уен коралларында укытучылар өр-яңадан уйнарга өйрәнделәр. Гөслә серенә башта үзем төшендем, керәшеннәрдән сораштым, аннан алар белән уртаклаштым, – ди Альберт Сәлахович.

– Бик таләпчән ул. Дәрес калдыру юк. Авырсаң гына. Дәрескә дә йөрибез, аерым-аерым да киләбез. Нәкъ укучылар кебек. Җаваплы карыйбыз, – диде аның турында укытучы, “Ятаган”да гөсләче Резеда Зиннәтуллина.

Баян, курай, кубыз, балалайка, гармун, авыз гармуны, сорнай – барысында да уйный Альберт Гайнетдинов. Укучыларына да өйрәтә. “Курайны башта Ифрат Хисамов ясый иде. Кызлар чаңгы таягы күтәреп китәләр, шуннан курай ясатып кайталар. Алар әле дә исән. Заманында кура дигән куыш агачтан да ясый идек”,  – диде ул.

Соңгы вакытта ул шигырьләр дә яза. Йөзләп шигыре бар икән. “Пандемия вакытында нишләргә белми өйдә утырганда бик күп яздым. Үзем өчен генә инде ул”, – дип аңлатты Альберт Сәлахович көлеп.

Аптырарлык түгел. Гаиләләре белән сәнгать җанлы алар. Хатыны Разыя җырлый, кызлары Айгөл белән Айсылу сәнгать мәктәбендә укыталар. Уллары Рамил генә нефть һәм газ өлкәсендә эшли. Пермь ягында, Бардада яши. “8 оныгыбыз бар”, – ди бәхетле бабай елмаеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X