erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Алдагы елларда яңа урамнарны төзекләндерү дәвам итәчәк.

Урман үстергән Вәкил

Арча шәһәренең көньяк өлешендә йөрүе күңелле хәзер. Әле кайчан гына бу  якта яшәүчеләр җыелышларда безнең урамнарга таш булса да җәярсез, дип зарланырлар иде. Әкренләп монысы да эшләнде, балалар бакчасы, мәдәният йорты, амбулатория төзелде.

Шәһәр ул – кемнәрнең – туган, кемнәрнеңдер торган йорты. Ә йортны матурлау, чиста, төзек тоту – анда яшәүчеләрнең уртак, изге бурычы.

Шәһәребезнең Көньяк урамында яшәүче Вәкил Сөнгатов та әнә шулай уйлый. Ул үзе Күпербаш авылыннан. Мин аның әти-әнисен дә яхшы хәтерлим. Мөхтәсим абый Арчада, аннан соң колхозда җаваплы эшләр башкарды. Рабига апа кибетче иде, сипкелле, сөйкемле булып истә калган. Тәртипле, үрнәк гаилә, биш бала үстерделәр.

Вәкил – табигать баласы, мәктәпне тәмамлагач та Лаеш авыл хуҗалыгы техникумында укып агроном белгечлеге ала. Очраклы гына сайлаган һөнәр булмаган инде ул, кайда гына эшләсә дә гомере буе  агач-куаклар утырта, табигатьне баета, кошларны ярата.

Менә алар Арча эшчеләр бистәсенең Көньяк урамында йорт җиткезә. Хатыны Әлфия дә гөлләр, чәчәкләр үстерергә ярата. Вәкил мөмкин булган урыннарга агачлар, куаклар утырта. Әмма аңа болар гына җитми, күңел һаман яраткан  шөгыльгә тарта. Эзләгән таба, диләр. Аларның йортыннан ерак түгел генә чүплеккә әверелгән елгачык бар. Вәкил малайлары белән (алар икәү) шул урынны чүптән арындыра, шунда агачлар, куаклар утырталар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хәзер инде бу урын  табигатьнең матур  почмагына әверелгән. Зифа каеннарда сыерчык оялары (14не санадым). “Яз көне мондагы хозурлык! – ди Вәкил. – Көн   саен ярты сәгатьләп шуларны тыңлап кайтам“.

Кошлар сайравын гына тыңлап калмый ул, төнлә барлыкка килгән чүп-чарны да җыештыра. Арабызда шундый бәндәләр дә бар бит әле. Күңел күзе күрмәсә, маңгай күзе – ботак  тишеге, диләр. Әле менә Вәкил яңа гына шалтыратты: “Яңа яуган кар өстенә кемдер пычрак су чыгарып түккән“, – ди.

Вәкил Сөнгатов үстергән зур урман да бар әле. Бервакыт ул 6 гектар җир рәсмиләштерә. Алай ис китә торган урын түгел инде ул, елгалы, ташландык җир. Вәкил хатыны Әлфия, малайларын алып яз һәм көз көннәрендә шунда агач, куаклар утырта  башлыйлар, дус-ишләре дә ярдәмгә килә. Менә шулай өч ел эшли алар. Күз алдына китерегез: 2 километр озынлыкта 8 рәт агач, куак утырталар. Көрәк белән! Берәү дә рәнҗеми, рәхәтләнеп эшлиләр. Дүрт оныклары да бабайлары белән табигать кочагында хезмәт тәрбиясе алалар. Тәрбия димәктән, Әлфия озак еллар балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән.

Кошларны ашату – изге гамәл, бер кеше файдалы агач утыртып, аның җимешен кеше, хайван, кошлар ашаса да, бу сәдака булып язылачак, диелә хәдисләрдә. Сөнгатовлар үстергән баланнар, гөлҗимешләр, алмагачлар язын шау чәчәккә күмелә, көзен, кышын күпме җан иясен ризык белән тәэмин итә.

Вәкил Сөнгатов 70 яшьлек юбилеен әнә шулай каршылый. Бик күп вакыйгаларны сыйдырган, кешеләргә  игелекле хезмәткә багышланган гомер бу. Арча шәһәр Советы рәисе урынбасары Гүзәлия Нигъмәтҗанова Вәкил Сөнгатовка шәһәр башкарма комитетының Рәхмәт хатын тапшырды, сәламәтлек,  игелекле эшләрендә уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X