erid:2VtzquqpS7d
Алдагы көннәрдә һава торышы ничек булачак
Арча яңалыклары

Алдагы көннәрдә һава торышы ничек булачак

Аллага шөкер, Арчада яңгыр яуды. Ниһаять...

Киләсе атнада Татарстанда 31 градуска кадәр җылытачак, яңгырлар һәм көчле җил көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Дүшәмбе көнне, 29 майда синоптиклар кыска вакытлы яңгыр, яшен була дип фаразлый. Урыны белән боз яварга мөмкин. Көнбатыштан искән җилнең тизлеге төнлә секундына 6-11 метрга җитәчәк, урыны белән 15-20 метрга кадәр көчәячәк. Көндез исә секундына 15-20 метр, урыны белән 23 метр тизлектәге көчле җил көтелә.

29 май төнендә һава температурасы 12-17, ә көндез 20-25, көнчыгыш районнарда 29 градуска кадәр күтәрелә.

Сишәмбе көнне, 30 майда төнлә явым-төшемнәр фаразланмый, һава температурасы 6-11 градус җылы була. Көндез урыны белән яңгыр яварга мөмкин, һава температурасы 22-27, көнчыгыш районнарда 30 градуска кадәр җылыта. Төньяк-көнчыгыштан 3-8, көндез урыны белән 13 метр тизлектә көчле җил була.

Чәршәмбе көнне, 31 майда кыска вакытлы яңгыр вәгъдә итәләр. Төнлә 13-18, көндез 23-28 градус җылы була. Республиканың көнчыгышында температура 31 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kilase-atnada-tatarstanda-31-graduska-kadar-esse-bula-5871655


Арча хәбәрләре

Нет комментариев