erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Алдакчылар алдый бирә

5 август белән 6 август арасында билгесез кешеләр “Интернет” челтәрен, төрле абонент номерларын файдаланып Н.га кредит рәсмиләштерәбез дип алдыйлар.

Ул боларга ышанып “Тинькофф Банк” акционерлык җәмгыятенең банк счетларына 900000 сум акча күчерә.

Н. 25 майда танышы Г. аша әйберләргә заказ бирә. Г. әлеге әйбер сатылу турындагы белдерүне “Телеграмм” каналында күргән була. Н. 55 данәгә 19250 сум акча түли. Товарларны китергән өчен дә 1240 сум түли әле. 31 майда посылканың поч-та бүлекчәсенә килүе турында хәбәр ала. Әмма посылкада ул заказ биргән әйберләр булмый.

17 июнь белән 24 июнь арасында билгесез кешеләр “Интернет” челтәрен һәм төрле абонент номерларын файдаланып Г.ны алдыйлар. Бу юлы төрле компанияләрнең инвестиция акцияләре турында сөйләп башын бутыйлар. Алдана бу, барысы 222987 сум 99 тиен акча күчерә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әлеге мошенникларның кемнәр икәнлекләре генә түгел, кайдан булулары да билгеле түгел. Аларны эзлиләр, әмма таба алуга гарантия юк. Шуңа күрә уяу булсагыз иде.

Бу турыда Россия Эчке эшләр  министрлыгының Арча районы буенча бүлеге бүлек җитәкчесе Р.Гайнетдинов хәбәр итте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев