erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Алдан аяк киенсәң...

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының механикалаштыру бүлеге җитәкчесе Илнар Габбасов җитәкчелегендәге комиссия хуҗалыкларда язгы кыр эшләренә әзерлекне кабул итте.

Иртән сәгать сигездә без Шурабашта идек инде. “Гостехнадзор”ның Арча районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов тагын да алдарак килеп техник карау үткәрергә өлгергән. “Тырышканнар, тиешлесен эшләгәннәр”, – диде ул.

Эш планнары, түләү тәртипләре бар да әзер. “Узган ел 50 млн сумлык техника алдык”, – ди хуҗалык җитәкчесе Рәдиф Закирҗанов.

– Хуҗалык орлыкларны яңартып тора, – ди  Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Арча районы буенча бүлек җитәкчесе Рүзәл Мортазин. – Бу якларда гомер булмаганны, көзге бодайдан да әйбәт уңыш алып киләләр.

Махсус комиссия бу көннәрдә орлык агулау машиналарын да кабул итеп йөри икән. Апрель ахырында  сиптергечләрне кабул итәчәкләр.

“Северный” ширкәтенең машина-трактор паркында һәрвакыт тәртип. Төзәтәсен төзәтеп, көйләп куйганнар. “Узган ел район буенча 300 млн сумлык техника алынган иде, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Ленар Абдуллин. – Быел “Северный” хуҗалыгы үзе генә дә 200 млн сумлык алырга җыена”.

– Күпьеллык үләннәр белән әйбәт эшлиләр, үзләре әзерләгән сортлы 8 тонна люцерна орлыклары бар, – ди Рүзәл Мортазин.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Габделхак Касыймов механизаторлар белән һәр очрашуда гыйбрәтле хәлләрне искә төшерә. Узган ел безнең районда да булды ул. Арча–Әтнә юлында “Белорус” тракторы белән җиңел машина бәрелеште. Трактор йөртүче сулга борылганда каршыга килүче машинага юл бирми. Нәтиҗәдә трактор икегә аерыла, җиңел машина яраксыз. Җиңел машинадагы биш кеше (икесе бала) җәрәхәтләр алып хастаханәгә эләгә. Бәхеткә, бар да исән кала.

Быел “Төрнәле–Пошалым” ширкәтендәге үзгәрешләргә уңай бәя биреп үттеләр. Яңа тракторлар алганнар, агрегатлар әзер дип әйтерлек.

Механизаторлар башка елларда зарлана иде, болай бар да канәгать: “Начар булса быел тагын килмәс идек, түләүдән канәгать без”, – диләр.“Яңарыш”, “Курса МТСы” ширкәтләрендә елдагыча әйбәт әзерләнгәннәр. Кыр эшләренә иң беренчеләрдән булып керешә торган хуҗалыклар алар.

– Арчалар һәр елны яхшы әзерләнәләр, – дип бәяләде комиссия җитәкчесе Илнар Габбасов. – Быелгы хезмәтегез өчен дә рәхмәт, уңышлар сезгә!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X