erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Алдынгыларга бүләкләр тапшырылды

Район башлыгы Илшат Нуриев март ае нәтиҗәләре буенча иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән терлекчеләргә бүләкләр тапшырды

Авыл хуҗалыгының үз үзенчәлекләре бар. Бернигә дә карамый терлекләрне ашатырга, сыерларны вакытында саварга кирәк.

– Узган елга караганда сөтне 10 процентка күбрәк савабыз, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге киңәшчесе Роберт Хәйретдинов. – 18 тонна сөт артыграк савыла. Бер сыердан уртача көнлек савым 18 килограммга якын.

“Кызыл Яр” хуҗалыгыннан сыер савучылар Гөлсинә Вафина, Гөлгенә Шакирова, ясалма орлыкландыру технигы Денис Абдрахманов, “Заря” хуҗалыгыннан сыер савучылар Таһирә Заһидуллина, Просковья Садыйкова, Надия Шакирова Рәхмәт хатларына, акчалата бүләкләргә лаек булдылар.

Район башлыгы әлеге хуҗалыкларда терлекчелектә эшләрнең торышы белән дә танышты. Фермалардагы тәртип, чисталыкка игътибар итәсең. Рацион баетылган, өстәмәләр кушып, мул итеп ашаталар.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Заря” хуҗалыгында бүгенге көндә 6 тоннадан артык сөт савалар, хуҗалык оешкан 2017 елдагыга караганда 3 тоннага якын артык. Көнлек уртача савым 19,1 килограмм, узган елгыдан 5,4 килограммга күбрәк.

“Кызыл Яр” хуҗалыгы да шул ук елда оешкан иде. Беренче эш итеп бозаулар тәрбияләүне тамырдан үзгәрттеләр. Хәзер инде шул елда алынган тана бозаулар үзләре сөт бирә торган сыерларга әверелгән. Тулай савым 3 тоннага якын артык.

Ильяс Фәттахов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X