erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Алга куелган бурыч 100 процент үтәлде

Басуларга – игътибар

Эш вакыты. Берәүләр өй юа, бакчада казына, икенчеләр – авыл эшчәннәре басуда язгы кыр эшләрен вакытында үткәреп калырга тырыша.

– Барысы 27188 гектар мәйданда күпьеллык үлән басулары тырмаланды һәм тукландырылды. Алга куелган бурыч 100 процент үтәлде, – дип сөйли район азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы  идарәсе җитәкчесе урынбасары Ленар Абдуллин. – 15500 гектар җирдә уҗым культуралары тукландырылды. Бу эш тәмамлану алдында. 46700 гектар зәптә дым каплатылды – план 64 процентка үтәлде. 8000 гектарда чәчү башкарылды – планның 20 проценты.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бүгенге көндә “Ак барс” агрокомплексы”, “Курса МТСы”, “Яңарыш”, “Кырлай”, “Игенче” “Казанка”, “Ашытбаш” ширкәте механизаторлары басуда бөртекле культуралар чәчәләр.

ТРның “Россия авыл хуҗалыгы үзәге” филиалы Арча районы бүлекчәсе белгечләре күпьеллык үләннәр, уҗымнар торышын тикшереп торалар. Баш агроном Әхмәт Хәкимҗанов: “Без тикшергән басуларда күпьеллык кышлаган чүп үләннәре чыга башлаган, – дип сөйләде. – Кышлаган үсемлек яфракларындагы авырулар күләме күп булу сәбәпле үсешнең беренче чорында дымлы һавада бу чирләр үзен күрсәтәчәк. Көзге культураларны, тармаклану чорында – көпшәкләнә башлагач, гербицидлар белән бергә фунгицид эшкәртүе үткәрергә кирәк”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X