Арск-Информ
  • Рус Тат
  • «Алиментны хатын – ирдән, ә ата-ана баласыннан таләп итә ала»

    «Алимент» сүзен ишетүгә, күз алдына иң элек аерылган гаилә һәм баласына алимент түләп торучы әти кеше күз алдына килә. Бу аңлашыла да. Көндәлек тормышта иң еш күзәтелә торган очрак шул бит. Чынлыкта исә балигъ булмаган балага алимент түли ала торган затлар исемлеге моның белән генә чикләнми икән.

    Юрист Ольга Бойко сүзләренә караганда, закон нигезендә, сабыйның ата-анасыннан алимент түләтеп булмаган очракта, баланың әби-бабасы, апа-абыйлары да аңа акчалата ярдәм күрсәтеп тора ала.

    – Дөрес, моңа суд аша гына ирешергә мөмкин, – ди белгеч. – Алимент алырга хокукы булган кеше, алда телгә алынган затларның акчалата ярдәм күрсәтеп торуларын сорап, суд аша дәгъва белдерә ала. Болай эшләмәгән очракта, алимент түләргә тиешле кеше балага матди ярдәмне тиешенчә күрсәтеп бара дип саналачак. Аның алиментны чынлыкта түләү-түләмәвен дә тикшереп торучы булмаячак. Әгәр балага матди ярдәм күрсәтергә тиешле зат, алимент түләргә мәҗбүр ителә торып та, бу бурычын үтәмәсә, киләчәктә бала аның үзенә дә алимент түләүдән баш тартырга мөмкин. Әйтик, буй җиткән бала, үткәндәге шушы очракны сәбәп итеп, лаеклы ялдагы әтисенә акчалата ярдәм күрсәтүдән баш тарта ала.

    :: Димәк, өлкән яшьтәге кешеләр дә балаларыннан алимент түләттерергә мөмкин?

    – Әйе, өлкән яшьтәге ата-ана баласыннан матди ярдәм өмет итәргә хокуклы. Әмма алар иң элек үзләренең хезмәткә яраксыз булуларын, алимент акчасына мохтаҗ икәнлекләрен исбатларга тиеш. Алимент түләргә тиешле бала, әтисе яки әнисенең заманында аның үзенә дә алимент түләүдән баш тартуын дәлилли алса, ул бу бурычтан азат ителергә мөмкин.

    :: Алиментка тагын кемнәр дәгъва кыла ала?

    – Закон нигезендә ир яки хатын, балага 3 яшь тулганчы, элеккеге тормыш иптәшеннән үзенә дә алимент түләттерә ала. Аның суммасы төбәктәге хезмәткә яраклы хаклыкның бер яшәү минимумы күләменнән дә кимрәк булмаска тиеш. Бу мөмкинлектән күбрәк хатын-кызлар файдалана. Ир-атлар арасында үзенә алимент түләүне таләп итүчеләр бармак белән генә санарлык. Никахлары рәсми рәвештә теркәлмәгән парлар мондый төр алиментка бөтенләй өмет итә алмый.

    :: Балигъ булмаган балага түләнә торган алимент күләме ничек исәпләнә?

    – Әти-әни иң элек балигъ булмаган балаларын тәрбияләү турында үзара килешү төзи ала. Ике арада килешү юк икән, бу мәсьәләне суд тикшерә һәм түләнергә тиешле алимент күләмен билгели. Суд карары нигезендә бер балага – хезмәт хакының яки башка керемнең дүрттән бере; ике балага – өчтән бере, өч һәм аннан күбрәк балага яртысы күләмендә алимент түләттерә алалар. Алимент түләүченең рәсми эш урыны, даими кереме булмаса, аңардан билгеле бер сумманы яки өлешләп түләтү турында карар чыгарыла.

    Реклама

    :: Бала балигъ булгач, аңа шушы көнгә кадәр түләнмәгән алимент акчаларын тулысынча каплауны таләп итеп буламы?

    – Таләп итеп була. Әмма моның өчен иң элек элеккеге ирегез яки хатыныгыздан балага кайчандыр алимент түләттерергә тырышып каравыгызны исбатларга кирәк булачак.

    :: Алимент түләүдән качып йөрүчеләрне нинди җәза көтә?

    – Закон нигезендә моның өчен иң элек административ җәза каралган. Алимент түләүдән качып йөрүчеләргә штраф билгели, банктагы исәп-хисап счетларына, кертемнәренә, милкенә арест сала, чит илгә чыгу мөмкинлегеннән мәхрүм итә алалар. Моннан тыш алар билгеле бер дәүләт хезмәтләреннән дә файдалана алмаячак. Бурычы 10 мең сумнан артканнарның машина йөртү таныклыгыннан колак кагулары бар. Аларны ата-ана хокукыннан да мәхрүм итә алалар. Алимент түләүдән качып йөрүчеләргә җинаять җаваплылыгы да яный. Андыйларны 1 елга кадәр төзәтү яки мәҗбүри эшләргә озатырга, 1 елга ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

    :: Яшерен-батырын түгел, без законнарны җентекләп өйрәнеп эш итәргә гадәтләнмәгән. Алиментларга кагылышлы законның без белеп бетермәгән тагын нинди нечкәлекләре бар?

    – Кайберәүләр никахтан тыш туган балага алимент түләттермәкче була. Моның өчен иң элек аталыкны билгеләргә кирәк. Баланың атасы төгәл ачыкланмыйча торып, аңа бернинди алимент түләнә алмый. Аннары тагын шундый очрак та күзәтелә. Еш кына аерылган әниләр, конкрет саннар атап, әти кешедән фәлән суммадагы алимент түләтүне сорый. Кулында исә айлык чыгымнары күп булуын, шул суммага мохтаҗ икәнлеген дәлилләүче бер генә документ та булмый. Андый чакта суд балага түләнәчәк алимент күләмен шактый азайтырга мөмкин. Суд сез сораган суммага алимент түләттерү турында карар чыгарсын өчен, аңа соңгы ике айдагы чыгымнарыгызны раслаган чек һәм квитанцияләрне тәкъдим итәргә кирәк.

    • Балага алимент түләттерү өчен эшне нидән башларга?
    1. Иң элек элеккеге ирегез яки хатыныгыз белән уртак фикергә килергә, үзара килешергә тырышыгыз. Нотариуска барып, алимент килешүе төзегез. Килешүдә ике якны да канәгатьләндергән сумма күрсәтелергә тиеш.
    2. Үзара килешеп булмаган очракта, алимент түләттерергә җыенучы, судка мөрәҗәгать итеп, түбәндәге документларны тапшырырга тиеш:
    • гариза. Анда булган хәлләр җентекләп тасвирланган булырга тиеш. Баласына алимент түләттерергә җыенучы бу гаризада айлык чыгымнарын санап, аларга акча җиткерә алмавын, элеккеге тормыш иптәшенең балага матди ярдәм күрсәтмәвен дә әйтеп үтәргә тиеш. Чыгымнарны соңгы ике айдагы чек һәм квитанцияләр ярдәмендә дәлилләргә онытмагыз;
    • паспорт күчермәсе;
    • баланың туу турында таныклыгы;
    • йорт кенәгәсеннән өземтә яки баланың яшәү урынын күрсәткән таныклык. Бу баланың хәзерге вакытта кем белән яшәгәнлеген ачыклау һәм исбатлау өчен кирәк.
    • Дәгъвачы шушы документларны җавапчыга да тапшырырга тиеш. Аны исемлек язылган заказлы хат рәвешендә юлласаң яхшырак. Судка гариза язганда шушы хатны җибәргәннән соң почтада бирелгән квитанцияне дә өстәргә онытмагыз.

    Динә Гыйлаҗиева

    https://vatantat.ru/2020/05/23368/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: