erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Алинә Заһитовага каты эләккән...

Спортчының 650 мең сумлык затлы тун киеп төшкән фотолары зур шау-шу тудырды.

Олимпия чемпионы Алинә Заһитованың затлы тун киеп төшкән фотолары таралганнан соң, киңкүләм мәгълүмат чараларында төрле фикерле материаллар басылды. Аларның кайберләрендә Алинәгә 650 мең сумлык затлы тун киеп төшүе өчен “эләкте”.

 

“Бахыр җәнлекләр", — дип тә яза кайбер русиялеләр.


Тик японнар күптән Алинә Заһитованы ярата, ул берничә тапкыр бу илдә булган, хәтта үзенә акита-ину токымлы эт тә алып кайткан. Алар спортчыны бу очракта тәнкыйтьләү — ахмаклык, тунның кибеттән сатып алынган булуын һәм гомумән, аның бернинди гаебе юклыгын билгели.


"Болан тиреләреннән кием кигән эскимосларны да тәнкыйтьләргә кирәкме?” — дип гаҗәпләнә кайберәүләр.


Күп кенә социаль челтәрләрдән кулланучылар “Русия — салкын төньяк ил һәм анда тире киемнәреннән башка булмый”, дип тә яза.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ


“Алинәнең монда гаебе юк! Аның менә дигән эте бар, ул аны назлап, яратып тәрбияли”.


“Ничек инде Русия мехсыз булсын? Ә аның беренче символы — колаклы бүрекне кая куябыз?”


“Заһитова — искиткеч гүзәл!” — дип яза социаль челтәрләрдән кулланучылар.
Фото: woman.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова

https://kiziltan.ru/articles/sport/2021-09-15/alin-za-itovaga-katy-el-kk-n-2506056

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X