Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Аллага шөкер, эшебез бар, дибез

    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе баш зоотехнигы Роберт Хәйретдинов белән “Северный” хуҗалыгының (җитәкчесе Илнар Мөхлисов) Шекә бүлекчәсе терлекчеләренең хәлен белеп кайттык.

    Җиңел машина белән ферма ишек төбенә кадәр килеп туктадык. Әле кайчан гына язгы-көзге пычрак вакытларда машинаны асфальт юлда калдырып, аякка бутыйлар киеп, терлек фермаларына килә идек. Заманалар үзгәрә шул. Биредә үзгәрешләр бер бетонланган юлда гына түгел. 

    Менә без 200 башка исәпләнгән сыер фермасында. Сыер савучы Айсинә Һадиуллина: “Без бу фермада 4 савымчы эшлибез, – дип каршы алды безне. – Һәрберебез 50 баш савым сыеры карый. Иртәнге сәгать 5нче яртыда эшкә киләбез. 5тә сава башлыйбыз. 7ләрдә кайтып китәбез. Аннан көндез 3нче яртыдан кичке сәгать 7гә кадәр фермада булабыз. Асларын җыештырабыз, опилка, салам җәябез. Сыерларны чистартабыз. Аппарат белән савабыз. Азыкны техника алып килә, техника тарата. Миңа 36 яшь. 2013 елдан фермада. Эшем ошый. Хезмәт хакы 35 мең сум. Ирем Рәис механизатор. Өч балабыз бар, Аллага шөкер”.

    – Эшле булуыбыз бик әйбәт, – дип сүзгә кушылды 25 ел сыер сауган Галия Мәгъсумова. – Иртән иртүк йокыдан торуларга ияләнгән инде. Авылда бит хәзер бик рәхәт яшәүләре. Газы, суы кергән, өйдә мунчасы, бәдрәфе бар, кер юу машинасы эшләп тора. Яшьләргә авылда эш булсын иде менә. Әле кайчан гына хезмәт хакыбыз 8–13 мең сум иде. Менә хәзер 35 мең сум алабыз. Алга таба арттырырлар да әле. Бүген көнгә 40 литр сөт биргән сыерлар бар!

    – Көнгә дүрт чиләк сөт дигән сүз бит бу! Ә нишләп һәркайсы 40 литр бирми?

    – Менә шуның өстендә эшлибез дә инде, – диде “Северный” хуҗалыгы баш зоотехнигы Ирек Сәләхов. – ДТМ – комплекслы программалы ризык белән тук-ландырабыз хәзер сыерларны. 15ләп төрле компоненттан тора ул. Сенаж, силос, салам, печән, кукуруз, бодай оны, коры барда, тоз, бур һ.б. Шулай итеп, һәр савым сыеры туклыклы, минераль һәм биологик актив матдәләр белән тәэмин ителә. Сөтле сыер алу өчен бозауны 6 айга кадәр яхшы итеп ашатырга, карарга кирәк. Шекә бүлекчәсендә 6 савымчы эшли. Камил Низамов, Айсинә Һадиуллина, Гөлнар Мифтахова, Сиренә Хәкимова, Галия Мәгъсумова һәм Гөлнара Хәкимова. Яңа ашату технологиясенә күчкәнче бер көнгә 3–3,5 тонна сөт савыла иде, ә хәзер 7-8 тонна! Шекәдә барысы 282 баш сыер. Рентабельлек 41 процент.

    Реклама

    – 8 тоннага менгән юк иде әле! – диде савымчылар да. – Аллага шөкер, эшебез бар, дибез. Ил-көннәр тыныч булып, фермалар гына бетмәсен.

    Савымчылар ферма мөдире Габделхәй Бариевны, әйбәт кеше,  дип мактап алдылар. Безнең янга ферма мөдире  үзе дә килеп җитте. “Хәзер терлекчелектә бөтен мөмкинлекләр бар. Бары тик эшләргә генә кирәк”, – диде ул.

    Әлбәттә, яңалык алай ансат кына керми. Зур акчалар сарыф итеп (техникасын алырга кирәк), яңа технология белән ашата башлагач, сөт күтәрелүне көтәләр. Әмма көн артыннан көн үтә, нәтиҗә күренми. Ул вакыттагы хуҗалык җитәкчесе Рөстәм Хәйруллин (хәзер “Ашытбаш” ширкәтен җитәкли) борчылып район авыл хуҗалыгы идарәсенә керә. Ә анда: “Нәтиҗә тора-бара була, көтәргә”, – диләр. “Ике айдан китте бит сөт, – дип искә төшерә ул вакытларны (2020 ел) район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе баш зоотехнигы Роберт Хәйретдинов. – Җитәкченең дә күңеле күтәрелде, елмаеп йөри башлады. Терлекчелек шундый тармак инде ул, аны бер-ике атнада бетереп була, ә менә күтәрү өчен айлар, еллар кирәк”.

    Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында терлек-челекнең 2021 ел эш нәтиҗәләре турында сөйләшенгән киңәш-мәдә Президент Рөстәм Миңне-ханов болай диде: “Сөт һәрвакыт авылда төп керем чыганагы булачак. Шуңа күрә без киләчәктә дә терлекчелекне үстерүгә басым ясаячакбыз. Терлекләрнең сыйфатын яхшыртырга, селекция буенча да, терлек азыгы буенча да заманча технологияләр кулланырга кирәк. Шуның хисабына без икътисадый үсешне тәэмин итә алабыз”. Ә республикада сөт терлекчелеге лидерларына Әтнә, Кукмара, Саба, Балтач һәм Мамадыш районнары керә.  Бездә дә терлекчелек комплекслары төзелә, яңа ашату, нәселне яхшырту, тәрбияләү технологияләре кертелә, шәт, арчалар да алга чыгар әле! Без моңа Шекә мисалында инандык. Бу хуҗалык районда 1нче урында бара.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: