Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Аллаһы Тәгалә әйтмәс...

    Узган гасырның 90нчы елларында партия оешмасы секретаре булып эшләп пенсиягә чыккан, заман белән бергә үзгәреп, авылда мулла вазыйфасын үти башлаган берәү район үзәгенә баргач, элеккеге гадәтен искә төшереп, сыраханәгә кергән. Эчемлекнең күбеген өферә-өферә чөмереп торганда, гөнаһ шомлыгына каршы, бер авылдашы килеп кермәсенме!

    “Һай, фәлән абый! – дигән бу, кулларын ике якка җәеп. – Син вәгазьләреңдә сыра эчү дә гөнаһ, дип сөйлисең, ә үзең рәхәтләнеп чөмерәсең. Аллаһы Тәгалә бу турыда  белсә нәрсә әйтер?”

    Ашына таракан төшкәнгә җен ачулары чыккан парторг-мулла: “Аллаһы Тәгалә әйтмәс, ә менә синең кебекләр фәлән нәрсәне чәйнәрләр!” – дигән дә сыраны тиз генә эчеп бетереп, бокалны шалт итеп куеп чыгып киткән.

     Бу кеше бик дөрес әйткән, чөнки бер-берсен чагарга әзер кешеләр һәрвакыт булып торган. Бервакыт, райкомда эшләгәндә беренче секретарьда киңәшмәдә утырабыз. Телефоны шалтырады, тыңлады да, куйды трубканы. Киңәшмә ахырында парткомиссия (хәтәр орган) рәисенә: “Син хәзер Түбән урамга төш, анда партком секретаре фәлән сөт сатып йөри икән”, – диде. Үз сыерыңның сөтен дә сата алма инде, ә!

    Сөт сату партиянең дәрәҗәсен төшерү дип бәяләгәндер инде бәлки?

    Безгә, инструкторларга урамда сумка белән әйбер күтәреп йөрергә дә ярамый иде. Папка кыстырып, портфель тотып йөр син, сумка күтәреп партиянең дәрәҗәсен төшермә!

    Мин һич тә элек партком секретаре булып, аннан мулла булган кешеләрне гаепләргә җыенмыйм. Алар халык арасыннан чыккан, башкалар кебек үк гап-гади затлар иде.

    Бер аш мәҗлесендә шундый юллар үткән мулла абзыйдан: “Син элек дингә каршы көрәштең, хәзер мулла булып йөрисең? Бу ничек була инде?” – дип сорыйлар.

    – Без элек тә начарлыкка өйрәтмәдек, хәзер дә начарлыкка өйрәтмибез! – дип җавап бирә ул.

    Реклама

    Райкомда эшләгәндә өлкә комитетыннан атеистик көрәшнең торышын тикшерергә комиссия кайтты. Иң хәтәр урыннар – Иске Чүриле авылы һәм станциядәге татар зираты. Татар зираты дип хәзер генә иркенләп сөйлибез. Ә ул заманнарда болай дип әйтергә дә, зират капкасына язып куярга да ярамый. Әмма төнлә кемнәрдер шундый язуны элеп куя. Иске Чүриледә русларның үз йолалары, авыл башына сөлге, тагын нәрсәләрдер элеп куялар. Райкомның пропаганда һәм агитация бүлеге иртәләрен шуларны алдыру белән мәшгуль. Комиссия килер алдыннан зират капкасын, Иске Чүриле урамын саклауны милициягә тапшырдылар.

    Өлкә комитеты инструкторы белән колхозлар буйлап киттек. Партоешманың кәгазьләре тәртиптә кебек. Секретарь үзе дә  төпле, акыллы кеше. Колхозның ашханәсе эшләмәгән вакыт, секретарь төшке ашка өенә чакырды. Әйбәт әзерләгәннәр, тәмләп ашап, җайлы гына сөйләшеп утырабыз. Берзаман хуҗабикә керде, ире янына килеп: “Доганы өйнең кайсы почмагына тыгып калдырабыз?” – дип сорады. Бичара секретарь агарды, аска башын иеп авыз эченнән генә нәрсәдер мыгырдады. Минем дә хәл мөшкел иде, бетте безнең баш! Менә сиңа атеистик көрәш!

    Хәле мөшкелләнгән секретаребыз урыныннан торып ишектән чыгып китте.

    – Хатыны нәрсә дип әйтте аның? – дип сорады өлкә комитет инструкторы. Ул татарчаны бик аңлап та бетерми иде булса кирәк.

    Җавап каян башыма килгәндер – әле дә аптырап куям. “Алар яңа өй сала, бура күтәрәләр, халлыкта яңа йортка дага куеп калдыру йоласы бар, шуны кая куйыйк, дип сорады, – мин әйтәм.

    – Ашлары да тәмле, үзләре дә әйбәт кешеләр, – диде инструктор. Искелек калдыгы дип ул дагага да бәйләнә ала иде. Тик ул да кеше булып кала белгән кеше иде. Аннан, дага ул чорда догадан күпкә куркынычсызрак әйбер иде.

    Шушы вакыйгадан соң секретаребыз йөрәк белән хәйран гына авырып ятты.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: