erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Аллегро”, “Мирас” әле безне сокландырыр

Арча Мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Аллегро”, “Мирас” бию төркемнәре чыгышларын тамашачы һәрчак көчле алкышларга күмә. Икесен дә профессионал хореограф Аида Ондрина җитәкли. Быел ул “Мәдәнияттә ирешкән уңышлары өчен” күкрәк билгесенә лаек булды. “Аллегро” итальян теленнән тәрҗемә иткәндә, күңелле, көр, шатлыклы дигәнне аңлата. Исеме генә түгел, бу ансамбль җисеме белән дә кешеләргә көр күңеллелек, шатлык бүләк итә.

Аида Ондрина Арча кызы. Өченче мәктәпне тәмамлаган. Балалар бакчасына йөргәндә бик яхшы биегән ул. Моны тәрбиячеләре Любовь Белова күреп алган һәм әнисенә: “Биетегез бу баланы. Сәләте бар аның”, – дигән. Тик Арчада ул вакытта биергә өйрәтү мөмкинлеге булмый. Әмма көннәрдән беркөнне әнисе сәнгать мәктәбендә хореография бүлеге ачылуы турында ишетә. Хореограф булып Венер Хисамиев кайта.

– Әни мине мәктәпкә алып китте. Ишектән керүгә каршыга директоры чыкты да: “Биюгә киләсеңдер инде”, – диде. Тик мин биюгә генә түгел, фортепьяно, вокал, хорга да йөрдем, мәктәптә туризм, театр түгәрәкләрендә шөгыльләндем, волейбол уйнадым. Барысына да өлгерә идем, – ди Аида. –Хореография бүлеген тәмамлаганнан соң да биюне ташламадым. Эльза Камалова оештырган концерт төркемендә шөгыльләндем.

Өлкән сыйныфларга якынлашкан саен биюче булу хыялы белән янып йөргән кыз кинәт кенә фикерен үзгәртеп, хирург булу турында уйлана башлый. Әнисе дә каршы килми. Әмма укытучылары сәләтең бар, мәктәпкә дә яңа хореограф кирәк, дип тәмам башын әйләндерәләр аның. Анда да кызы фикеренә беркайчан да каршы килмәгән әнисе ризалыгын белдерә. Әнә шулай Аида Казанга барып мәдәният институтына укырга керә.

– Беренче елларны бик кыен булды. Арада махсус училище тәмамлап килгән кызлар да бар. Алар оста. Өстәвенә классик биюләр өйрәтүче бер укытучы-балерина гел ачулана башлады, – дип искә ала хореограф. – Дәресеннән елап чыгып китәм дә, өйгә кайткач әнигә укымыйм, китәм, дия идем. “Түз, юкка орышмыйдыр, сәләтеңне күреп, тагын да яхшырак булсынга тырышадыр”, – дип әни тынычландырганга гына түздем һәм үз-үземә максат куйдым – мин сезгә күрсәтәм әле, иң яхшылар рәтендә булам! Чыннан да, сүземдә тордым, иртәдән кичкә кадәр елый-елый булса да тырыштым. Уку белән беррәттән “Дан” шоу-балетында да биедем. (Соңыннан укытучы да әни сүзләрен үк әйтте. “Булдыра аласың, сәләтең бар, әмма үз-үзеңә ышанычың җитми иде. Сине үстерергә теләдем”, – диде.)

Арчага сәнгать мәктәбенә практика үтәргә кайткан кызга эш тә тәкъдим итәләр. Аида 2001 елда сәнгать мәктәбендә хореограф булып эшли башлый. Мәктәптә дә укыта, икенче номерлы мәктәптә филиалны да алып бара. “Ике төркем җыйдым. Барысы да талантлы, тырыш балалар булды. Биш ел укыдылар, аннан соң сәнгать мәктәбендә оештырган концерт төркеменә дә йөрделәр. Бергәләп югары дәрәҗәдә заман хореографиясенең нәрсә икәнен күрсәттек. Күреп алып концертларга чакыра башладылар, – ди ул. – Мин бик таләпчән, кырыс. Әмма балалар яраталар иде. Апалары, дус кызлары кебек карадылар. Дөрес, хәзер балалар икенчерәк, артыгы белән актив. Заман белән бергә атлап, үземә дә үзгәрергә, аларны да кулда тотарга туры килә. Матур, синхрон бию үзеннән-үзе тумый, ул зур хезмәт җимеше, эмоцияләр, музыка һәм хәрәкәтләрне берләштерә белү. Хезмәтемне, балаларны бик яратам, шуңа нәтиҗәләрен дә күрәм. Алар да мине яраталар, күземә генә карап торалар. Вакыт үтсен өчен генә эшкә килеп, андый үрләр яулап булмый. Коллектив турында мактау сүзләре ишетелсә, күңел тагын да үсеп китә, яңа идеяләр туа, аларны тормышка ашырасы килә башлый”.

“Аллегро” төркеме кайларда гына чыгыш ясамый да, җиңүләргә ирешми. Екатеринбург, Чиләбе, Йошкар-Ола, Казан шәһәрләрендә үткән, шулай ук Бөтенроссия авыл сабантуйларында чыгышлар ясый, төрле бәйгеләрдә катнашып, уңышлар яулый. Бөтенесен санап та бетереп булмый.

– Шәхсән мин үзем Венер Хисамиев белән чакыру буенча Туниста Табарка шәһәрендә “World Musik festival” Бөтендөнья фестивалендә милли киемнәрдән үзебезнең татар биюләрен күрсәтеп, лауреат исеме алып кайттым. Бу минем зур җиңүем, – диде Аида Ондрина.

Мәдәният йортына килгәч тә “Аллегро” үз эшен дәвам итә. Аңа балалар биш яшьтән алып мәктәпне тәмамлаганчы йөри. Соңыннан хореограф һөнәрен сайлаучылар да күп икән. Әмма моның белән генә тынычланмый Аида, күп еллар планлаштырып килгән хыялын тормышка ашыра – укучы булмаган яшьләр белән “Мирас” төркеме оештыра. “Директорга әйттем, синең кулда, җый, диде. Гомумән, ул минем идеяләргә каршы килми. Моның өчен бик рәхмәтлемен. Мәдәният өлкәсендә эшләүче кызлардан тупладым төркемне. 2021 елның сентябрендә. Коллективта 10 кыз, 2 егет. Бер ел эчендә танылып, тамашачылар мәхәббәтен яуларга өлгерде “Мирас”, – диде хореограф.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Һәр һөнәрнең үз нечкәлекләре бар. Кайберәүләр биюне җайлы гына дип уйлыйдыр. Әмма күпме көч, тырышлык, үҗәтлек һәм мәхәббәт таләп итә ул. “Үземнән чыгып әйтәм, әти-әнинең дә роле зур монда. Алар балага ышанса, ярдәм итсә, аның күңеле үсә, теләге арта. Безнең әти-әниләр турында бары мактау сүзләре генә әйтә алам. Аннан Мәдәният йортында да коллектив бик дус безнең. Ярдәмләшеп эшлибез. Уңай мохит тә иҗат өчен бик мөһим. Гаиләм турында да әйтми кала алмыйм. Хезмәтебез авыр, вакыт белән исәпләшми торган. Әмма ирем Артем да, кайнана-кайнатам да, әнием дә мине аңлыйлар. Бик рәхмәтлемен аларга”, – ди Аида Ондрина.

Альбина Гарифҗанова, “Аллегро” төркеменә йөрүче Амираның әнисе:

– Кызыма быел 10 яшь тула.  “Аллегро”га 3 яшьтән йөри башлады. Бию белән яшибез. 11 сыйныфка кадәр йөрим, ташламыйм, ди. Бик ярата. Аида Рамазановна өчен нишләргә белми. Минем кыз гына түгел, барысы да. Ул үзе дә аларны бик якын итә. Шулар белән бер булып балага әйләнеп бетә.

Аннан сәхнәдә чыгыш ясарга бик яраталар. Быел бәйгеләрдә катнаштылар. Йошкар-Олага да бардык. Без – 29 баланың әти-әниләре дә укытучы белән даими элемтәдә торабыз. Аида Рамазановна бер идея бирсә, күтәреп алып, фикерләребезне җиткерәбез. Ярдәм итәргә тырышабыз. Кушканга түгел, үз инициативабыз белән. Шулай бергә-бергә күңелле итеп эшлибез.    

Анастасия Әскәрова, Арча үзәк китапханәсе китапханәчесе, “Мирас” ансамбле” биючесе:

– Мин Аида Рамазановнаны күптәннән беләм. Аның беренче укучыларының берсе идем. Мәктәптә бию түгәрәге эшли башлагач, беренчеләрдән булып язылдым һәм биш ел йөрдем. Бу минем өчен иң якты, онытылмас еллар. Төрле биюләр өйрәндек. Бәйгеләрдә катнаштык, кайларда гына чыгышлар ясамадык. Шул чордагы заман яшьләре биюен хәзер дә куйсын иде, дип хыялланам. Хәрәкәтләр матур, куелыш көчле. Аннан Аида Рамазановна белән бервакытта да күңелсез түгел. Бөтен кеше белән уртак тел таба, үз балаларыдай якын итеп аралаша. Үзе дә матур, заманча киенә, янып тора. Без аңа охшарга тырыша идек.

Шуңа “Мирас”ка чакыргач уйлап та тормыйча ризалык бирдем. Һәм үкенмим дә. Хәзер икенче сезонга әзерләнәбез. Халык безне таный башлады. Чыгышларыбызны көчле алкышлар белән бәялиләр. Коллектив безнең өчен бер гаиләгә әверелде. Киләчәктә дә “Мирас” бию төркеме үзен күрсәтер, яңадан-яңа уңышларга ирешер, дип ышанам һәм аңа уңышлар телим. Бергә без – көч. “Мирас” әле сезне сокландырыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X