Алма агачыннан ерак төшми
“Төзелештә ирешкән уңышлары өчен” дигән орденга лаек булды ул.
Алма агачыннан ерак төшми, дигән халык мәкале бар. Кәчедән Илгизәр Бариев белән танышканнан соң шуны искә төшердем. Аның әнисе Хәмсәнә апаны яхшы беләм. Искиткеч кеше ул: кече күнелле, ачык йөзле, ярдәм итәргә әзер торган, һәр яктан булган... Аңа хас сыйфатларны санап кына бетереп булмый. Хәмсәнә апа һәркемгә үрнәк булырлык балалар да үстергән. Нинди эшкә алынмасыннар, барысын да булдыра алар. Илгизәр Бариев төзелеш белән бәйле булган бөтен эшләрне башкара: өйдәге бөтен мебельне үзе ясаган, челтәрле калайлар, кайка-коймалар, калайга чокып эшләнгән күләмле фигуралар... Өендә тимерчелеге, бөтен столяр инструментлары белән столяр цехына кадәр бар. Буш вакыты булдымы, шунда йөрәгенә ял таба Илгизәр. Ясаган әйберләрен дусларына, туганнарына, танышларына бүләк итә.
– Балачак хыялым рәссам булу иде. Кәчедә, Арчаның икенче мәктәбендә укыганда бөтен бизәү эшләрен, стена газеталары чыгаруны миңа йөкләнә иде. Аннан әнигә булыша, кызыл чүпрәккә лозунглар яза идем. Хәзер менә хатыным Диләгә ярдәм итәм, ул 32 ел китапханәдә эшли, – диде Илгизәр Бариев. – Армиягә баргач та рәссам икәнемне белеп алдылар, сызучы-картограф булдым. Аннан архитектор булам, дип кайттым. Укырга да кердем. Бер ел әзерлек курсында укыдым. Әмма архитектура факультетына квота беткән булып чыкты. Шунда проректор: “Начар архитектор булганчы, чын төзүче булыгыз”, – дип миңа төзелеш факультетына керергә тәкъдим итте. Хәзер рәхмәтләр укыйм аңа, архитектор булып кайда эшләгән булыр идем, дим.
Институтны тәмамлап, кулына диплом алганнан соң егет үзе теләп туган авылына кайта. Чөнки колхоз рәисенә вәгъдә иткән була. Өч ел колхозда төзелеш буенча рәис урынбасары булып эшли. Авылындагы мәдәният йортын, сөтчелек һәм терлекчелек фермаларын, заман таләпләренә туры килерлек итеп машина-трактор ангарын төзүдә актив катнаша. Аннан Илгизәр Бариевны Мәскәүгә Бөтенроссия югары идарә мәктәбенә укырга җибәрәләр.
– Колхоз рәисе урыны бушаганны көтәргә туры килә, дип мине резервка куйдылар. Шуңа Рәфкать Йосыпов “АСПК” кирпеч заводы төзелешенә баш инженер булып барырга тәкъдим ясагач, бик теләп риза булдым. Буш кырда завод төзи башладык. Әмма 1997-1998 елларда инвесторлар түли алмау сәбәпле, төзелеш туктатылды, – диде ул.
Бервакыт Биектауда хакимияттә район башлыгы белән очраша Илгизәр Бариев һәм ятим балалар йорты төзелешен җитәкләргә дигән тәкъдим ала. Риза була. Җиде айда төзеп тә чыгалар, файдалануга да тапшыралар. “Синнән дә уңай кандидатураны күрмим, ятим балалар йортын җитәкләүне дә үз өстеңә ал”, – ди аңа район башлыгы. Тик педагогик белеме булмау сәбәпле, мәгариф министрлыгында аның кандидатурасын расламыйлар. Бу урында ул берничә ай гына эшләп кала.
Нәрсә генә эшләнмәсен, бар да яхшыга гына, диләр. Ниһаять, Илгизәр Бариевка да тәҗрибәсе, белеме белән уртаклашырга юл ачыла. Биш ел баш инвестиция-төзелеш идарәсендә әйдәп баручы белгеч булып эшли, Арча, Балтач, Әтнә районнарындагы бюджет объектлары төзелешенә күзәтчелек итә. Шул чорда ул участок начальнигы вазыйфасында Сикертәндәге терлекчелек комплексын төзүгә алына. Аннан Биектау районында ял базасын төзүдә катнаша, “РАФФ” компаниясендә эшләгәндә Сабада мәктәп торгыза.
2009 елда аны “АйСиЭл – КПО ВС” (Казан исәпләү системалары җитештерү берләшмәсе) оешмасына чакыралар. Илгизәр Бариевка җаваплы хезмәт йөкләнә – заказчы ягыннан төзелеш объектының проектын эшләүдән алып файдалануга тапшырганчыга кадәр техник күзәтчелек итү. Ун ел инде ул биредә эшли.
– Озак еллар Казанга йөреп эшлисез. Күчеп китү уңайрак түгелме? – дим.
– Җир участогы бирделәр. Йорт салдым. Әмма авыл үзенә тарта. Әле ялларга кайтсам, пенсиягә чыккач, бөтенләйгә төпләнергә исәбем. Планнарым да бар. Умарта тотасым, мал асрыйсым килә. Һөнәрчелек белән шөгыльләнү – минем яраткан эшем. Әтидән калган осталык бит ул. Әти тимер, агач эшенә бик оста булган. Өчиле мәчете манарасы, айларына кадәр, әти кулы белән эшләнгән. Үзе барып куйган да әле, – диде Илгизәр Шакирҗанович.
Алма агачыннан ерак төшми, дигән халык мәкален тагын бер кат искә алмый булмый. Дилә ханым белән 36 ел тату гомер итәләр. Өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Биш оныклары бар.
– Төгәллек, әйткән сүзне вакытында җиренә җиткереп үтәү, әти сүзеннән чыкмау кебек сыйфатлар әтидән миңа, миннән балаларга күчкән. Бишкә генә укыдылар. Олы улым Искәндәр район башлыгы стипендиясе алып укыды. Хәзер Иннополиста университетта проректор. Эльбрус Казанда фирма җитәкчесе. Ләйлә табибә-невролог. Горурланабыз алар белән, – диде Илгизәр Бариев.
Быел аның үзен дә бик зурлаганнар. “Төзелештә ирешкән уңышлары өчен” дигән орденга лаек булды ул. Чын күңелдән якташыбызны котлыйбыз.
Гөлсинә Зәкиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев