erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Алмаз Миргаязов : " Иң матур, иң сыйфатлы һәм иң күңелгә үтеп керә торган әдәби әсәрләр халык арасыннан чыга".

6 апрельдә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы журналистлар өчен "Китап" радиосы баш мөхәррире Алмаз Миргаязов һәм радионың әдәби программалар бүлеге җитәкчесе Гөлинә Шәйхи белән ZOOM аша матбугат конференциясе уздырды.

Ике сәгатькә якын барган брифингта  радионың  оешу тарихы, аның бүгенге кыйбласы,үсеш перспективалары турында бик җанлы әңгәмә булды. Соңыннан дистәләгән сораулар арасыннан кунаклар үзләренә ошаганнарын, кызыклы дип санаганнарын билгеләп уздылар. Андый сораулар исемлегендә без биргәне дә бар иде.  Сезнең игътибарга шул сорау һәм җавапны тәкъдим итәбез.

- Хөрмәтле Алмаз Таһирович!
“Китап” – ул сезнең тырышлык, интеллектуаль потенциал белән оешкан радио. Зур итеп алсак, татар халкын, милләтне саклап калу  максатында, бернинди коммерция максатларын күздә тотмаган радио.  Беренче чиратта, шундый радионы оештырган, аны шушы дәрәҗәгә җиткергән өчен барлык хезмәттәшләр, бөтен радионы яратып тыңлаучылар исеменнән рәхмәт белдерәм.
Татар журналистлары, бердәм “ТАТМЕДИА” холдингы әгъзалары буларак без, башка мәгълүмат чаралары вәкилләре, “Китап” радиосын саклап калу, үстерү өчен нинди ярдәм күрсәтә алабыз?
– “Китап” радиосын әлегә саклап калырга кирәк түгел, әлегә андый куркыныч янамый. Бигрәк тә безнең коллективта шундый яшь һәм талантлы кешеләр эшләгәндә. Бик зур рәхмәт. Әлбәттә, һәрбер район радиосы, һәрбер район редакциясе кулыннан килгәнчә ярдәм итә ала. Тәкъдимнәрегезне җибәрегез. Менә сез үзегез яздырган язмаларны  җибәрдегез бит, без аларны бик теләп кабул иттек һәм радиога туры килерлек форматта эшкәрткәннән соң без сезгә аларны кире җибәреп күрсәтербез. Сезнең үрнәккә калган редакцияләр дә кушыла ала. Әгәр дә сезнең районда, җирлектә бик матур сөйләүче  яисә бик матур шигырь яки чәчмә әсәр язучы бар икән, зинһар өчен битараф булмыйча безгә җибәреп торсагыз иде. Безнең элемтә каналларын барыгыз да белә. Үтенечем шул – районда булган иҗади потенциалны безгә белдертеп торсагыз иде. Безнең кечкенә генә тәҗрибә күрсәткәнчә, иң матур, иң сыйфатлы һәм иң күңелгә үтеп керә торган әдәби әсәрләр халык арасыннан чыга. Бүген актуаль, тормыш эчендә кайнаган кешеләрдән, авыл, район кешеләреннән чыга. Шуңа күрә мөмкинлек булган саен үзегездәге иҗади потенциалны безгә дә җиткереп торсагыз иде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X