Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Альмира Гатауллина: "Балаларда туган якка, туган авылга мәхәббәт тәрбияләү буенча эзлекле эш алып барабыз"

    Арча  районы  Айван  авылыннан  Гатауллина  Альмира  Мидхәт  кызы районның  хатын-кызлар  советын  җитәкли.

                                  

          Пыскып  түгел,  дөрләп  янган  шәхесләр  бизи  гүзәл  җиребезне.  Бөтен  көчләрен,  белемнәрен,  үзләрен  аямыйча  фидакарь  эштә  үткәргән  көннәрен,  йокысыз  төннәрен  туган  төбәгенә биргән,  туган  авылының  яшәвенә  бөтен  гомерен  багышлаган  кешеләр  бар,  шөкер.  Шундыйларның  берсе  Арча  районы  Айван  авылыннан  Гатауллина  Альмира  Мидхәт  кызы.  Бүгенге  көндә  ул  районның  хатын-кызлар  советын  җитәкли.

          -Альмира  Мидхәтовна,  Бөек  Җиңүгә  быел  75  ел  була.  Үзегезнең  туган  авылыгызда  һәр  елны  9  Майда  совет  чорындагы  кебек  үк демонстрация  үткәрүегезне  белгәч  шаккаттым  һәм  сокландым.  Яңалык  ул  бик  нык  онытылган  искелек,  диләрме  әле.  Ә  Сез  бит  аны  беркайчан  да  онытмагансыз  да  икән?

          -Быргы,  барабан,  байрак  минем  канга  сеңгән  ул.  Патриотик  тәрбия  бик  кечкенә  яшьтән  башлана.  Һәр  елны  7  майда,  нәкъ  совет  чорындагы  кебек,  1  сыйныфтан  башлап  11  сыйныфка  кадәр  колонна  булып  басабыз.  Барлык  укытучылар,  техник  хезмәткәрләр  дә  өстәлгәч  зур  көч  булабыз.  Байрак  тотучылар  төркеме  иң  алга  баса: мәктәп  байрагы, Татарстан,  Россия  байраклары,  сугыш  чоры  байрагыбыз  да  бар.  Колоннаны  чәчәкләр,  веноклар,  шарлар  белән  бизибез,  транспарантлар  күтәрәбез,  “Үлемсез  полк”тагы  кебек  сугышта  һәлак  булган  бабайларыбызның  портретларын  тотабыз.

          Матур  итеп  бизәлгән  колонна  быргылар  кычкыртып,  барабаннар  кагып  Айван  авылы  урамына  килеп  керә.  Сугыш  ветераннарының  йөри  алганнары  урамга  чыгалар.  Хәзер  алар  юк  инде,  тыл  ветераннары  чыга.  Аларның  өй  турыларында  туктыйбыз. Һәр  ветеран  янында  мини-митинг  була.  Матур  сүзләр  әйтелә,  фотога  төшелә.  Ветеран  янына  оныклары  килеп  баса.  Күзләрдән  яшьләр  тәгәри.  Искиткеч  тәрбия  моменты  бу.  Өйдән  чыга  алмаган  өлкәннәр  дә  була.  Алар  тәрәзә  янына  киләләр,  кайберләре  тәрәзәне  ачып  җибәрәләр.  Аларның  өенә  митинг  килде,  алар  горурланалар,  шатлык  мизгелләре  кичерәләр,  бер  генә  көнгә  булса  да  кайгыларын  оныталар.  Бу  көнне  әле  тагын  хәрби  җырларга  смотр  да  була,  сугыш  чоры  җырлары  башкарыла,  шигырьләр  сөйләнә,  авыл  халкы  зур  митингта  да  катнаша.

          Икенче  көнне  Төбәк-Чокырча  авылында  шундый  ук  тантана  ясыйбыз.  3  км  барасы  бар,  аны  без  җәяү  үтәбез.  Девизыбыз  шул:  сугыш  бик  авыр  булган,  бабайларыбыз  җәяүләп  Берлинга  кадәр  барып  җиткәннәр.  Без  дә  авырлыкларга  бирешмәскә  тиешбез.

          Бу  көнне   иртәнге  сәгать  сигездән  сугышта  һәлак  булучылар  истәлегенә  куелган  һәйкәл  янына  Почет  караулы  баса.  Анда  басу  өчен  ярыш  ел  буена  бара  һәм  шул  хокукны  укуда  тырышып   яки  җәмәгать  эшләрендә  катнашып  яулап  алырга  кирәк  була.

          -Авыллар  бетә  дип  чаң  суккан  вакытта  сезнең  авыл  гөрләп  яшәп  ята.  Арчага  якын  гына  урнашкан,  аягында  нык  басып  торучы  авыл.

          -Балаларда  туган  якка,  туган  авылга  мәхәббәт  тәрбияләү  буенча  эзлекле  эш  алып  барабыз.  Авылда  яшәп  уңышлы  эшләүчеләр  белән  очрашулар  үткәрәбез.  Ул  төрле  һөнәр  иясе  була:  механизатор,  терлекче,  үз  эшен  ачып  җибәрүчеләр  бар  хәзер.  Авылыбыздан  чыккан  танылган  шәхесләр  белән  очрашабыз.  Атказанган  типография  хезмәткәре  Минсара  Әхмәтгалиева,  атказанган  икътисадчы  Венера  Афзалова,  журналист  Румия  Надршина,  герой- разведчик  Гарәфи  Әскаров,  легендар  совхоз  директоры  Миннәхмәт  Сәгыйтьҗанов,  аның  улы  прокурор  Алмаз  Сәгыйтьҗанов – без  аларның  барысын  да  тәрбия  эшендә  файдаланабыз.  Максатыбыз  балаларга  аңлату,  күрсәтү:  туган  җирдә  дә  бәхетле  яшәп  була.  Алар  авылда  калсыннар,  йортлар  төзесеннәр,  өйләнеп-кияүгә  чыгып,  балалар  үстерсеннәр.  Бу  өлкәдә  безнең  эшнең  нәтиҗәсе  дә  куанычлы.  Авылыбызда  яңа  йортлар  калка,  балалар  туып  тора.

          -Балалар  туа  тууын.  Тәрбия  өлкәсендә  аксыйбыз  түгелме?  Көне  буе  компьютерда,  телефонда  балаларыбыз.  Хезмәт  тәрбиясе  бөтенләй  юк  кебек.

          -Бездә  хезмәт  тәрбиясенең  беткәне  юк.  Безнең  мәктәп  балалары  мәчет  салган  балалар  ул.  2008  елда  мәчет  ачылды  Айван  авылында.  Авария  хәлендәге,  эшләмәгән  балалар  бакчасын  сүтеп,  кирпечләрен  чистартып,  укытучылар  белән  беррәттән  укучылар  эшләде.  Болар  барысы  да  дәрестән  соң,  өйгә  кайтып  ял  итеп  килгәч  башкарылды.  Әти-әниләре  белән  бергә  киләләр  иде.  Хәзер  ул  балаларга  32-33  яшь.  Гыйззатуллин  Рузил,  Әскаров  Рамил,  Фидарис  Зиннатуллин,  Искәндәр  Юзаевларның  балалары  инде  мәчеткә  дин  укуларына  йөриләр.  Аталары  тәрәвих  намазларына,  җомга  намазларына   баралар.  Әтием  төзегән  мәчет  дип  горурланалар.

          Бүгенге  балалар  да  эшлиләр.  Мәктәп  бакчасында  ел  буена  җитәрлек  яшелчә,  җиләк-җимеш,  бәрәңге  үстерәбез.  Яз  җитүгә  һәр  атнада  өмәләр  үтә.  Мәктәп  тирәсен,  авыл  урамнарын  чистартабыз,  мәчетне  тәртиптә  тотабыз,  зиратны  әти-әниләр  белән  бергә  балалар  җыештыралар.

          -Альмира  Мидхәтовна,  ә  шулай  да  минем  борчулы  соравым  урынлымы?

          -Хәзерге  балалар  безнең  чор  балаларыннан  шактый  аерыла  шул.    Мәктәптә  укыганда  мин  бик  оста  рәсем  ясый  идем.  Концертларда  алып  баручы  да,  җырчы  да  мин.  5  сыйныфта  укыканда  телевизордан  күреп  чегән  биюен  өйрәндем.  Әни  чаршаулардан  киң  итәкле  күлмәк  тегеп  бирде.  Шул  бию  белән  мин  башладым.  Дәресләр  беткәч  без  өйгә  ашыкмый  идек.  КВН нар  оештырып,  концертларга  хәзерләнеп,  шау-гөр  килеп  аралаша  идек.  Өйгә  кайткач  әти-әнигә  булышабыз,  дәресләр  хәзерлибез  дә  урамда  уйныйбыз,  караңгы  булганчы  чана,  чаңгы  шуабыз,  тау  битләре  шомарып  бетә  иде.

          -Бик  актив  булгансыз.  Юкка  гына  комсомол  секретаре  итеп  сайлап  куймаганнар  икән.

          -Комсомол  чоры  яшьлекнең  иң  матур   вакыты.  Секретарь  итеп  сайлап  куйдылар. “Син  укытучы,  син  актив,  кем  булсын  тагын”.  Башта  сөендем әле,  миңа  ышаныч  күрсәтәләр  бит.  Аннан  очсыз-кырыйсыз  эшкә  чумдым:  тегесен  оештырырга,  монысын  оештырырга.  Бу  җәмәгать  эше  бит,  төп  эштән  соң  эшләнә.  Колхоз  рәисе  автобус  бирде,  район  үзәгенә  җыр  конкурсына  барабыз.  Кызыл  яулыклар  таптык  барыбызга  да.  Автобусыбыз  ватылып  калды  юлда.  Егетләр  ремонтка  булышып  буялып  беттеләр.  Соңга  калып  булса  да  өлгердек,  чыгыш  ясадык.  Ул  комсомол  җыелышлары,  бер-беребезне  каты  тәнкыйтьләп  чыгыш  ясаулар,  кичке  дежурлар,  җәмәгать  тәртибен  саклау,  клубларда  уеннар  оештыру.  Әйбәт  эшләгәнбез:  комсомол  юлламалары  белән  Венгрия, Болгария, ГДР га  бардылар  егетләребез.  Конкурсларда  катнашып  урыннар  ала  идек.

          -Районда  иң  яхшы  комсомол  секретаре  икәнегезне  беләм.  Әле  Сез  иң  яхшы  пионервожатый  да  идегез...

          -Пионервожатый  булып  эшли  башладым.  Төбәк-Чокырча  сигезьеллык  мәктәбе  ул  вакытта.  Бик  усал  авыл  санала  иде  ул.  Айван  авылы  бил  бөккән  Төбәк-Чокырча  алпавытларына.  Революциядән  соң  тәртипсезлекләр  дә  башланган:  эчүчелек,  балаларның  милициядә  учетта  торулары.  Шундый  яман  аты  чыккан  мәктәптә  мин  өлкән  вожатый  булып  эшли  башладым.  Һәр  эшне  җиренә  җиткереп  башкарырга  тырыша  идем.  Иң яхшы  пионер  дружинасы  исемен  алгач  мине  Мәскәүгә  Бөтенсоюз  слетына  делегат итеп  җибәрделәр.  Анда  чыгыш  та  ясадым  әле.  Эшләгән  эшләрне  санап  киттем.  Милициядә  учетта  торучыларның  бетүе  турында  рапорт  бирдем,  хәтта  тәмәке  тартучы  бер  малай  да  юк  безнең  мәктәптә  дигән  җөмләм бар  иде. Шул  урында  мине  туктатып,  Белоруссиянеке  иде  бугай,  сорау  бирде:  “Не  может  быть,  Вы  это  точно  говорите  или  просто  флиртуете?”, - диде.  “Приезжайте,  я  вам  адрес  дам,  это  на  самом  деле  так”, - дип  җавап  бирдем.  Бәлки  малайлар  тартканнардыр  да,  ләкин  күрсәтмиләр  иде.  Бу  инде  шулай  ук  зур  җиңү.

          -Булдыклы  белгечне  бер  урында  озак  тотмыйлар,  югарырак  күтәреп  куялар.

          -Тәрбия  эшләре  буенча  директор  урынбасары  булгач  дәресләр  кимеде,  эш  күбәйде.  Тәрбия  өлкәсе  минем  иң  яраткан  эшем.  “Хәзер  мәктәп  белем  бирергә  тиеш,  тәрбия  мәктәп  эше  түгел”  дигән  фикерләр  ишетелә  башлады.  Мин  моның  белән  килешмим.  Белемле  кеше  тәрбияле  булмаса  җәмгыятькә  нәрсәгә  кирәк  ул?  Кеше  иң  беренче  чиратта  кеше  булып  калырга  тиеш.  Сыйныф  җитәкчеләренә  өстәмә  түләү  турында  сүзләр  бар  хәзер.  Бу  бик  кирәк  әйбер.  Сыйныф  җитәкчесе  балага  мәктәптәге  әни.  Башлангыч  сыйныф  укытучысы  белемнең  һәм  тәрбиянең  нигезен  сала,  ул  мәктәптә  төп  фигура.  Бала  күңеленә  ул  нинди  тәрбия  орлыгы  сала?  Идән  юарга  өйрәтә  икән  башлангыч  сыйныф  укытучысы,  гөлгә  су  сибәргә  өйрәтә  икән,  бала  мәңге  онытмый  аны.  Сыйныф  җитәкчесе  идәнне  үзе  юып  күрсәтсен,  тактага  үзе  каллиграфияне  дөрес  кулланып  язсын.  Шуннан  соң  баладан  шуны  таләп  ит.  Белемне  дә  тәрбияләп  бир  син.

          90 нчы  елларда  мәктәптә  һәм,  гомумән,  җәмгыятьтә  тәрбия  аксап  китте.  Бүген  шуның  җимешен  җыябыз.  Гаилә  төзи  алмый  торган  ирләр  барлыкка  килде,  җаваплылыкны  үз  өстенә  ала  белми  торган  малайлар  күбәйде.  Ир  укытучыларның  мәктәптә  азаюыннан  бу.  Бер  ир  укытучы  10  хатын –кызны  алыштыра  тәрбия  өлкәсендә.  Чүкеч  тотып  эшләргә  өйрәтә  икән,  эндәшмичә  эшен  эшли,  бала  карап  тора,  үз  мисалы  белән  тәрбияли  ул.  Күп  кенә  әтиләр  өйдә  дә  тәрбиядән  читләшә,  инде  мәктәптә  дә  ирләр  тәрбиясе  күрми  икән,  бу  дөрес  халәт  түгел.

          -18  ел  мәктәп  директоры  булып  эшләдегез...

          -Миңа  бик  җиңел  булды  мәктәп  директоры  булып  эшләп  китәргә.  Мин  бөтен  баскычны  үтеп  килдем:  башлангыч  сыйныф  укытучысы,  өлкән  пионервожатый,   тәрбия  эшләре  буенча  директор  урынбасары.  Мин  үз  туган  авылымда,  балаларның  әти-әниләрен,  әби-бабайларын  беләм.  Менә  шул  авылны  ярату  минем  эшемдә  ярдәм  итте.  Ләкин  хуҗалык  эшләре  баса  иде.  Минем  яраткан  эшем – тәрбия.

          -Ә  тәрбия  чаралары  сездә  бихисап...

          -“Толларым-бәгырьләрем”  дигән  чарада  ирләре  сугышка  китеп  бик  яшьли  тол  калган  апаларны  хөрмәтләдек.  Балалары,  оныклары  килде,  бүләкләр  тапшырдык,  аларга  җылы  сүзләр  әйтелде,  алар  өчен  җырлар  башкарылды.  “Балачагын  сугыш  урлаган”  дигән  кичә  үткәрдек.  Сугыш  чоры  балаларын,  хәзер  әбиләр-бабайлар  бит  инде,  мәктәпкә  җыеп, шигырьләр  сөйләп,  җырлар  җырлап,  аларга  җиңүне  якынайту  өчен  тырыш  хезмәтләренә  рәхмәт  әйтеп  үтте  бу  чара.  Ветераннарга  хөрмәт,  ә  балаларга  тәрбия.

          -Альмира  Мидхәтовна,  мин  Сезне  18  ел  туган  авылыгызда  Сабан  туе  үткәрүче  итеп  тә  беләм  әле.

          -2002 елда  беренче  тапкыр  Сабан  туе  уздыру  бетү,  туктау  куркынычы  астында  калды.  Акча  юклыкны  сылтау  итеп:  “Быел  Сабан  туе  булмый”, -   диделәр.  Бу  бик  зур  фаҗиганең  башы  булырга  мөмкин  иде.  Сабан  туе  бетсә,  мәктәп  бетсә  авыл  бетә.  Моңа  һич  юл  куярга  ярамый  иде.

          12  кешедән  комиссия  төзедек.  Мин  рәисе.  Комиссиягә  мәктәп  укытучыларын,  җирлектән  башка  белгечләрне  керттек.  Җигүле  атлар  бизәп,  гармун  белән,  авыл  яшьләрен  чарага  тартып  Сабан  туена  бүләк  җыйдык.  Эшмәкәрләр  дә  табылды,  акча  да җыелды,  тагын  бүләкләр  алдык.  Авыл  Сабан  туе  ул  әбиләр,  бабайлар  һәм  балалар  өчен.  Ул  кайткан  кунаклар  өчен.  Башка  авылның  Сабан  туе  ул  синеке  түгел.  Җиде  сәгатькә  сузылган  Сабан  туен  без  ике  хатын-кыз  алып  барабыз.  Комиссия  бик  яхшы  эшли,  һәр  кеше  үз  эшен  белә.  Шул  тәртиптә  18  ел  Сабан  туе  үткәреп  киләбез.

          Сабан  туе  үткәрүнең  үзенең  күп  кенә  матур  традицияләре  барлыкка  килде.  Шуларның  берсе – Сабан  туе  сөлгесен  бәйләү  хокукы  бирү.  Һәр  елны  ул  җиде  кешегә  бирелә.  Бер  елны  тыл  ветераны,  иң  яхшы  мәктәп  укучысы,  яңа  өйләнешкән  пар,  армиягә  улын  озаткан  әни,  быел  беренче  сыйныфка  укырга  керүченең  иң  уңышлысы,  алдынгы  механизатор,  авылны  төзекләндерүгә  иң  зур  өлеш  керткән  меценат  булса,  икенче  елны  башка  номинацияләр  дә  була.  Һәр  эштә  тәрбия  максаты  беренче  урынга  куела.

          -Альмира  Мидхәтовна,  булганыгыз  өчен,  авылга  мәхәббәтегез,  авылдашларга  олы  хөрмәтегез  өчен  чиксез  рәхмәт  Сезгә.  Сезнең  кебек  фидакарьләр  булганда  авыл  яши,  халкым  яши!

                                                                                                                   Дамир  Таҗиев, Арча.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: