erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Алсу Кузнецова: коронавирус белән балалар да авырый

Бу турыда күпмедер дәрәҗәдә белсәк тә, безне үзебезнең Арча районындагы хәлләр кызыксындыра. Шул максаттан район балалар табибы Алсу Кузнецова белән сөйләштек.

– Коронавирус белән балалар да авырый. Безнең районда да “Ковид–19”  белән авырган балалар бар, – дип сөйләде район педиатры Алсу Кузнецова. – Узган ел шундый 13 очрак теркәлде. Хәтта 6 айлык бала да авырды. Дәваланырга Казан хастаханәсенә озаттык. Үпкә ялкынсынуы күзәтелде. “Ковид–19” бик катлаулы һәм бик аз өйрәнелгән инфекция.

– Гадәттә кайсы органнар күбрәк зыян күрә?

– “Ковид–19” барлык органнарга да зыян китерә. Дөрес, үпкә алданрак зарарлана. Организмга вирус эләккәч, ул сулыш юллары буенча тарала. Бүгенге көндә “Ковид–19” чире сулыш юлларының кискен вируслы инфекциясе (ОРВИ) буларак карала. Ул түбәндәге сулыш юлларын зарарлый. “Ковид–19” җиңел ОРВИ рәвешендә яки авыр формада (үпкә ялкынсынуы һ.б.) үтәргә мөмкин. Балаларда чир зурларга караганда җиңелрәк үтә. 3 яшькә кадәрле балаларда авыррак бара.

– “Ковид–19”ның билгеләре?

– Баланың температурасы күтәрелә, йөткерә, тамагы авырта, борыны тыгыла һ.б. Укшырга, косарга, эче китәргә, күзләре ялкынсынырга (конъюнктивит) мөмкин. Чирнең билгеләре сизелмәве дә ихтимал. Шулай да актив бала сүлпәнләнергә, тынычсызлана, начар ашый башларга мөмкин. Өйдә коронавирус белән кем дә булса авырса, шулай ук шикләнергә нигез бар. Бала авырый башласа яки кәефе үзгәрсә, көйсезләнсә, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

– Киңәшләрегез.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Саф һавада йөрергә, күбрәк хәрәкәтләнергә, бүлмәләрне җилләтеп торырга, дөрес тукланырга кирәк. Кышын, язгы-көзге ягулык чорында бүлмәләрдә коры һава була. Ә коры, җылы һава борын куышлыгындагы лайланы корыта, киптерә, нәтиҗәдә йогышлы вируслар сулыш юлларына каршылыксыз үтеп керә.  Бүлмәләрдә дым кудыра торган җайланма булмаса, киң авызлы савытка су салып куярга кирәк.

– Дөрес тукланырга, дибез. Ә кибетләрдә берсеннән-берсе матур кәгазьле ризыклар кызыктырып тора.

– Мин үзем гади, авылда үстерелгән яшелчә, җиләк-җимеш, ризык белән туклану ягында. Сөт, ит, эремчек, үзең пешергән кабартма... Төрле чирләргә каршы торучанлык нинди ризык ашауга да бәйле. Баланың сәламәт мохиттә яшәве дә мөһим.

– Бу турыда җентекләбрәк.

– Баланы бакча яшеннән ата-ана төрле түгәрәкләргә, репетиторларга йөртә башлый. Берсеннән алалар, икенчесенә, өченчесенә йөгерәләр... Мәктәп яшендә алар тагын да күбәя. Нәтиҗәдә баланың психикасы бозыла, нервысы таушала... Ә бу үсә-үсә проблемага әйләнергә, баланың киләчәге бозылырга, ул бәхетсез булырга мөмкин. Баланы кечкенәдән азапламаска кирәк (аңа бакча да җитә!), баланың балачак чоры булырга тиеш.

– Киңәшләрегез өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X