Арск-Информ
  • Рус Тат
  • «Алтыдагы – алтмышта» яки Арча нәниләре ничек тәрбияләнә?

    "Мәгариф" журналы сайтында районыбызда эшләп килүче "Чишмәкәй" һәм "Бәләкәч" балалар бакчалары турында матур мәкалә чыккан. "Әлеге мәкалә "Гаилә һәм мәктәп" журналында да чыккан иде", - дип уртаклашты 10нчы балалар бакчасы җитәкчесе Фәния Гыйззәтуллина. Аны сезгә дә тәкъдим итәбез

    Арчада 11 балалар бакчасы бар, аларда 1624 сабый тәрбияләнә. Алтыдагы – алтмышта,  дигән борынгылар. Арча район үзәгендәге мәктәпкәчә тәрбия учакларында эшләүчеләр шушы хакыйкатьне хәтердә тотып эш итәләрме икән? Тукай илендә аңа ирешү юллары нинди? «Мәгариф» журналына район мәгариф бүлегеннән балалар бакчаларында якын-тирә педагоглар катнашында узачак семинарга  чакыру килгәч, күңелдә шундыйрак сораулар калыкты.

    «Чишмәкәй»нең чишмә башы 

    Сәяхәтебез Арча шәһәренең үзәгендә урнашкан 10 нчы «Чишмәкәй» балалар бакчасыннан башланды. Килеп керүгә үк,  киң, иркен бүлмәләр, сабыйларның шат авазлары күңелдә җылы хисләр уятты. Фойе әти-әниләрнең һәм тәрбиячеләрнең кул эшләнмәләре, төрле милләт халыкларының тормыш-көнкүрешен чагылдырган өй макетлары, милли киемле курчаклар белән бизәлгән, балалар өчен мавыктыргыч һәм кызыклы стендлар урын алган. Монда шулай ук нәниләрне халкыбызның үткәне белән таныштыручы «Халкым ядкярләре» дип аталган кечкенә генә музей да эшләп килә икән.

    «Чишмәкәй» балалар бакчасы 1990 елда төзелгән. «Республика  башлыгы  Рөстәм Миңнехановның балалар бакчаларын капиталь төзекләндерү программасы нигезендә һәм район хакимияте ярдәмендә 2018 елда бакчабызга яңа сулыш керде», – дип сөйли балалар бакчасы җитәкчесе  Фәния Гыйззәтуллина. Хезмәт юлын тәрбияче булып башлаган ханым биредә инде  «Чишмәкәй» ачылганнан бирле эшли. 167 баланы тәрбия кылу белән 34 хезмәткәр, шул исәптән 18 педагог шөгыльләнә. Барысы да югары һәм беренче категориягә ия. «Бакчабызның үз йөзен булдырып, әти-әниләрнең зур хөрмәтен яулап эшләвендә өлкән тәрбияче Ирина Газизова, музыка җитәкчесе Лилия Харитонова, татар теле укытучысы Рәмзия Гарифуллина, логопед Гөлнара Борһанова, физик тәрбия инструкторы Сөмбел Бәйрәмова, барлык тәрбиячеләрнең, психологларның һәм һәр җирдә тәртип, пөхтәлек, чисталык булдыручы тәрбияче ярдәмчеләренең хезмәте зур», – дип сөйли бакча җитәкчесе, коллективына хөрмәт белән.

    Татар, рус, үзбәк, төрек, чуваш, мордва милләтләреннән булган сабыйларның һәрберсенә үз ана теле кадерле. Биредә шуны хәтердә тотып эш итәләр. 4 төркемдә белем һәм тәрбия бирү эше татар телендә алып барыла. Фәния Гыйззәтуллина әйтүенчә, балалар бакчасы  милли тәрбиягә  зур игътибар бирә. Нәниләрне ана  телендә дөрес һәм яхшы итеп сөйләшергә өйрәтүне максат итеп куйганнар. Рус телле балаларны татар теленә өйрәтү буенча да актив эшлиләр. Моңа ирешүнең бер юлы –  төрле халыкларның фольклорын үзәккә кую.

    «Балада туган теленә мәхәббәт, үз халкының тарихы һәм сәнгате белән  кызыксыну, милли горурлык хисе тәрбияләү өчен халыкның борынгы гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштырырга кирәк,–  дип саный тәҗрибәле педагог. Шуңа күрә монда һәр кичә туган телдәге җырлар, халык уеннары, табышмаклар, мәкальләр – халык авыз иҗаты белән үрелеп бара. – Миллилек дигәндә, без үз халкыбызны гына түгел, сабыйларны башка милләт халыкларының мәдәнияте белән таныштыруны да күз алдында тотабыз. Моның өчен төрле халыкларның җырлы-биюле уеннары ярдәмгә килә, – дип дәвам итә сүзен Фәния ханым һәм балалар бакчасының эшчәнлегендә әти-әниләрнең дә роле зур булуын өстәргә онытмый: – Безнең эшчәнлеккә иң зур бәя бирүчеләр – әти-әниләр. Аларны төрле тәрбия чараларына җәлеп итәргә тырышабыз. Мастер-класслар, традицион булмаган формадагы  күңелле җыелышлар  оештырабыз».

     

    Тәрбиячеләр төрле төркем балалары белән «Авылым чишмәсе», «Әби-бабайда кунакта», «Милли ашлы ял көнем», «Әниемнең алтын кулы» кебек кызыклы фотопроектлар эшләгәннәр. Районда  уза торган «Туган тел» конкурсында балалар үзләренең гаиләләре –  әти-әниләре, әби-бабайлары  белән чыгыш ясыйлар. «Әти белән бергәләп» республика конкурсында да Арча нәниләре  призлы урыннарга ия булганнар!

     Узган ел  Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы икәнен истә тотып, Арча, Балтач, Теләче, Саба, Әтнә районнарыннан килгән тәрбиячеләр, район мәгариф идарәсе, Арча педагогия көллияте катнашында «Идел буе халыкларының мәдәнияте, халык сәнгате аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларда рухи-әхлакый кыйммәтләр тәрбияләү» темасына республика семинары үткәрелгән.

    Әлеге матур бәйрәмнең кайбер мизгелләре белән безгә дә танышу насыйп булды. Әйе, искиткеч  бәйрәм булды ул! Кунакларны чын мәгънәсендә матурлык дөньясына алып кергән педагогларның осталыгына һәм тәрбияче апаларыннан да уздырган сабыйларның чыгышлары белән хозурланмый мөмкин түгел. Г.Камалның «Беренче театр» комедиясе нигезендә әзерләнгән мини-спектакль белән башланып киткән бәйрәм  бер сулышта үтте. Пьесаның калыбы сакланса да, темасы бераз үзгәрәк. Театрга түгел, төрле милләт халыклары җыелган мәҗлескә барырга тели геройлар. Татар, рус, мари, башкорт киемнәрендәге сабыйларның кунакларны шул милләтләрнең телендә сәламләве күңелне нечкәртеп җибәрә. Дуслыкның чишмә башы менә шунда: бер-береңә хөрмәттә шул!

     

    Әле телләре ачылып кына килүче сабыйларны, ана теле белән беррәттән, тугандаш халыклар телләренә дә өйрәтү биредәге тәрбиячеләрнең үз һөнәрләренең чын осталары булуы хакында сөйли. Нәниләр кунакларны әлеге халыкларның дәүләт символлары, гореф-гадәтләре, милли ризыклары, йолалары белән дә очраштырды. Татар халкы ядкярләре – шәҗәрә, бишек җырлары, милли киемнәребез белән таныштыруны да әнә ничек җайлы гына бүгенге заман белән бәйләп биргән алар.

    Бәйрәм педагоглар коллективының, балалар белән бергә, «Капка төбе кәмите»нә җыелуы белән тәмамланды. Җәмилә апаның капка төбендә башкортларга да, русларга да, мари  һәм удмуртларга да урын табылды. Капка төбенә килгән һәркем милли ризыкларын, үз халкының уеннарын, җыр-биюен тәкъдим итте. Бөек педагог Василий Сухомлинскийның «Укытучылар – гомерлеккә мәктәптә калган балалар ул» дигән фикерен бераз үзгәртебрәк әйтсәң,  балалар бакчаларында эшләүче педагоглар – «гомергә бакчада калган сабыйлар» булып чыга. Семинарда катнашучы кунакларның шушы «Чишмәкәй» дөньясында кайнагандай җырлап җибәрүен, тыпырдап алуларны тамаша кылгач, шулай уйлап куймый хәлең юк. Мәзәкләр, тапкырлык уеннары белән үрелеп барган күренеш «Дуслык» җыры белән тәмамланды.

    Семинарга килүчеләр халкыбызның милли  бизәнү әйберләрен ясау буенча осталык дәресләрендә дә катнашты. Район мәгариф идарәсенең милли эшләр буенча җаваплы методисты Энҗе Мостафина семинарны бакча эшчәнлегенә югары бәя бирү белән түгәрәкләп куйды.

    «Чишмәкәй»дә  3 –7 яшьлек сабыйлар белән мондый шаккатмалы бәйрәм оештырылгач, быелгы семинар узачак «Бәләкәч»тә, аларны да уздырып, ниндирәк тамаша күрсәтерләр икән? Шундый  уйлар белән Арча шәһәренең икенче ягына юл тоттык.

     Һәр районның үз «Бәләкәч»е 

    Арча шәһәренең 4 нче балалар бакчасы 2011 елда «Бәләкәч» республика программасы буенча төзелгәнлектән аңа исемне дә  «Бәләкәч» дип биргәннәр. «Һәр районның үз «Бәләкәч»е инде, –  дип көлешә тәрбиячеләр.  – Менә бездә дә бар». Балалар бакчасы җитәкчесе Наилә Сәмиева белән коридорлар буенча үтәбез: бүлмәләр төзек, чиста, матур. Стеналарда, күргәзмәләрдә шулай ук милли киемле курчаклар, кул эшләре куелган. Шунда ук үз музей почмакларын да оештырганнар. Наилә ханым әйтүенчә, бүгенге көндә биредә 186 бала тәрбияләнә. Өч татар һәм өч рус төркеме бар. Киләсе елга татар төркемнәренең саны артачак икән.

    Реклама

     «Тәрбиячеләребез ике телне дә яхшы белә. Хәзер туган телебезгә караш уңай якка үзгәрә бара. Үзләре телне бик белеп бетермәгән әти-әниләр дә балаларына татарча өйрәтүне сорый, – дип сөйләде өлкән тәрбияче Айзирә Галләмова. – Балаларны яратмаган кеше бакчада эшли алмый. Ничә яшьтә булсаң да, балалар белән бергә уйнамасаң, алар кебек идәндә мүкәләп йөри алмасаң, биредә эшләү мөмкин түгел. Кайберәүләр эшләп карыйлар да китәләр. Үз хезмәтен һәм сабыйларны сөючеләр гомергә төпләнеп кала. Балалар бакчасы кешеләрне бик сайлап кына үзенеке итә», – ди ул.

    Бу елларда дурт грант отканнар. Икесе экология буенча булса, соңгылары ярдәмендә балалар бакчасына әле йөри башламаган балалар һәм аларның әти-әниләре белән эш алып барыла. «Балалары бакчага йөрмәгән әти-әниләрнең иң беренче үзләрен әзерләргә кирәк. Алар монда сабыйлары  белән килеп, тәрбиячеләрнең бала белән ничек шөгыльләнгәнен, биредәге уңайлыкларны күреп тынычлап китәләр. Сабыйлар да шулай акрынлап ияләшә бара. Консультация үзәгенә йөргән балалар иптәшләре арасына бик җайлы кереп китә. Ә менә әти-әни, әби-бабай белән генә торып беркая чыкмаган балалар авыррак кичерә», – ди Айзирә Галләмова.

    4  нче балалар бакчасында бигрәк тә билингвизм – ике телдә иркен аралаша алу, ситуациягә карап, бу телләрне кирәк чакта куллана белүгә зур игътибар бирелә. «Без балаларыбызны балалар бакчасыннан ук икетеллек мохитендә тәрбиялибез. Ул табигый булсын өчен, моңа җирлек ясап, уен аркылы балада икенче телгә дә мәхәббәт уятырга, ихтыяҗ тудырырга тиешбез», – ди тәрбиячеләр.

    Бу өлкәдә төрле алымнар кулланыла. Соңгы елларда театраль эшчәнлеккә нык игътибар бирә башлаганнар. «Бала, бакчага килгәндә, бар нәрсәдән курка, шикләнә, аның күңелен дөнья өчен ачарга, мәктәптә үзен иркен тотсын өчен әзерләргә кирәк. Бу өлкәдә театрның роле бик зур», – ди өлкән тәрбияче. Шуңа нисбәтле чаралар, семинар һәм конференцияләр дә еш булып тора. Без килгән көнне дә бирегә якын-тирә районнарда эшләүче педагог-
    лар тәҗрибә уртаклашырга җыелган иде.

    Семинар әле теле ачылып кына килүче нәниләрнең  «Без Тукай оныклары» җырын башкаруы белән башланып китте. Җырның авторы – шушы ук балалар бакчасының музыка җитәкчесе Раушания Закирова.

    Чараны Айзирә Галләмова: «Тел – ананың балага зур бүләге. Кешегә нәселнең, халкының асыл сыйфатларын иң әүвәл тел тәме, тел кодрәте ярдәмендә ана бирә, балалар бакчасы шуны дәвам итә. Туган телгә хөрмәтле булганда гына кеше үз иленең, төбәгенең, гаиләсенең шәҗәрәсен, тарихын аңлый ала. Шуның өчен дә туган телен кадерләп саклау, үстерү, аның сафлыгы, матурлыгы өчен көрәшү – һәр кешенең изге бурычы. Татар телендә дөрес сөйләшергә өйрәтү өчен, балаларны кызыксындыра алырлык аралашу даирәсе булдыру, сюжетлы уеннар оештыру, гомумән, баланың активлык  сәләтен үстерү зарур. Сөйләшергә өйрәтү өчен, баланы мөмкин кадәр күбрәк аралашуга җәлеп итәргә кирәк. Балалар бакчаларында заманча методик алымнар һәм чаралар куллану үз нәтиҗәләрен бирә», – дигән хакыйкый  сүзләр белән ачып җибәрде.

    Тәрбиячеләрнең эзләнүе, яңа кызыклы алымнар белән эшләргә тырышуы күренеп тора. Беренче булып чыгыш ясаган I  квалификация категорияле тәрбияче Альбина Сәмигуллина, Мария Родионованың «Тылсымлы мәрҗәннәр» алымын тәрҗемә итеп, проект эше ясаган. «Сухомлинский да, баланың акылы аның бармак очларында, дигән. Чыннан да сөйләм үсеше вак моторика белән тыгыз бәйләнгән. Соңгы елларда ул сизелерлек кимеде, моны әти-әниләрнең балаларга вакыты җитеп бетмәве белән дә, тормышыбызга артык хәрәкәт ясамаска ярдәм итүче яңалыкларның үтеп керүе дә тәэсир итә торгандыр. Мин үземә шушы эшне системалы рәвештә алып баруны һәм, балалар талчыкмасын өчен, мәрҗәннәр ярдәмендә уеннарны тагын да мавыктыргычрак итүне максат итеп куйдым һәм узган елгы чыгарылыш төркеме белән уңай нәтиҗәләргә ирештем», – дип сөйләде ул. Безгә әле беренче тапкыр чыгыш ясаучы нәниләр төркеменең шөгылен дә күрсәттеләр.

    Шулай ук яңалыкка омтылучы, балаларның сөйләмен камилләштерүдә яңа алымнар эзләүче тәрбиячеләр Айгөл Шәрифуллина һәм Алсу Сираҗиевалар театральләштерүнең яңа төре – иммерсив алым белән таныштырып китте. Бу алымның төп бурычы – сәхнәдә чыгыш ясау-
    чыларның залда утыручылар белән бергә эшләве. Алар, бу ысулны кулланып, балалар белән «Тирмәкәй» әкиятен сәхнәләштергәннәр.

    Кече яшьтән үк баланың теле ана телендә ачылса, туган телен ишетеп үссә, киләчәктә күп кенә сөйләм кимчелекләрен булдырмый калырга мөмкинлек булуы галимнәр тарафыннан күптән расланган. Бакчаның укытучы-логопеды Гүзәл Фәрхиева кунакларны бу юнәлештә үзенең эш төрләре белән таныштырды. Ул сабыйның сөйләмендә булган кимчелекләрнең бала психикасына да начар тәэсир итәргә мөмкин икәнлеген, аны кече яшьтә үк төзәтергә кирәклеген билгеләп узды. Җитешсезлекләрне бетерү өчен, кулланылучы авыз куышлыгын, тел һәм сулыш күнегүләрен, бармак уеннарын күрсәтте.

    4 нче балалар бакчасында рус телле балаларны татар теленә өйрәтүгә дә зур игътибар бирелә. Тәрбиячеләрнең максаты  – балаларны татарча аралашырга өйрәтү, телебезгә хөрмәт тәрбияләү. Бу максатка ирешү өчен, тәрбияче үзе үрнәк булырга тиеш, ди алар. Биредә телне аралашу чарасы итү процессы интенсив (тиз арада өйрәнү, истә калдыру һәм үзләштерү) рәвештә, уеннарга бәйләп алып барыла, шуңа күрә балалар татар телен бик теләп өйрәнә. Семинарда тәрбиячеләр Әнисә Исламова һәм Гүзәл Ихсанова рус телле төркемнәрдә эшнең ничек барганын күрсәтте. Балалар саф татар телендә Тукай әкиятләре буенча «Әкият китабы» дип аталган күренеш әзерләгән иде.

    Тагын бер яңа театраль алым – тантамарескалар театры кунакларны аеруча җәлеп итте. Республикакүләм үткәрелгән «Ел тәрбиячесе – 2022» конкурсы финалисты Лилия Хәмәтуллина барыбызны да сихри театр иленә сәяхәткә чакырды. Аның театр актёрлары кебек сәнгатьле итеп сөйләвенә сокланмаган кеше калмагандыр. «Театрның төрләре бик күп. Ул үз эченә әдәбиятны да, музыка һәм бию сәнгатен дә сыендыра. Театр ярдәмендә баланың сүз байлыгы арта, хәтере үсә, оялу, тартыну дигән хис җиңелә. Эш тәҗрибәмдә Би-Ба-Бо театры, өстәл курчак-лары театры, урам, кашык, магнит, костюм театры һәм хәтта алъяпкыч театры алымнарын да кулланам. Тантамареска театры белән күптән түгел генә таныштык. Аның да берничә төре бар. Мәсәлән, бармак тантамарескалары, маскалар стенды, төргәкле тантамарескалар. Күп еллар элек Франциядә барлыкка килгән тантамареска театры балаларда зур кызыксыну уятты. Ул – кызыклы сюжетны үз эченә алган рәсемле стенд, биредә персонажның башы урынында тишек. Балалар белән  бергә ешрак күңел ачыгыз, чөнки алар кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрне аңларга, тормыштагы каршылык, кыенлыкларны җиңәргә өйрәтә, баланы киләчәк тормышка әзерли», – дип сөйләде Лилия ханым.

    Бу алым белән балалар һәм тәрбияче апалары Абдулла Алишның «Сертотмас үрдәк» әкиятен сәхнәләштергән. Килгән кунаклар, уеннарда катнашып, үзләре өчен яңа бер дөнья ачканнардыр дип уйлыйм.

    Соңыннан, ана телен өйрәтү буенча тәрбияче Гөлнур Муллахмәтова матур әдәбият әсәрләре аша балаларның сөйләмен үстерү турында сөйләде. «Максатыбыз –  һәр баланың татарча сөйләшә алуына ирешү. Театр  – бәйләнешле сөйләм үстерүнең бер төре ул. Баланың сүз байлыгы арта, дөрес, чиста итеп сөйләргә өйрәнә, күп нәрсәне истә калдырырга ярдәм итә. Үзе катнашкан әсәр бала күңелендә уелып кала», – ди ул. Мәктәпкә әзерлек төркеме белән Ф.Яруллинның «Кояштагы тап» әсәрен сәхнәләштереп, район күләмендә узган балалар һәм яшүсмерләр театр конкурсында икенче урынга ия булганнар. Татар язучыларының әсәрләрен өйрәнүне дәвам итеп, республикакүләм Афзал Шамов укуларында катнашканнар. Балаларның оста уенын безгә дә күзәтү насыйп булды. «Әле кайчан гына алар чыгыш ясарга да ояла, кунаклар алдында каушап кала иделәр. Хәзер үзебез дә осталыкларына сокланып туя алмыйбыз, көннән-көн ачылалар», – ди тәрбиячеләр.

     Әйе, Арчадан театраль эшчәнлекнең бала күңеленә никадәр үтеп кереп, аларда телебезгә, мәдәниятебезгә карата зур кызыксыну уята алуына, туган телебезгә һәм шулай ук башка милләтләргә карата да мәхәббәт тәрбияләнүенә инанып,  күзгә  күренгән нәтиҗәләргә сокланып кайттык. Иң мөһиме – тәрбиячеләрнең, бакча җитәкчеләренең үз һөнәрләренә бирелеп, бердәм һәм дус булып, чын күңелдән хезмәт итүләре һәм район хакимиятенең дә бу өлкәдә уңайлыклар тудырып, һәрдаим ярдәмгә килеп , бергәләшеп эшләве, дип, авыз тутырып әйтергә мөмкин. Димәк,  киләчәгебез өметле кулларда!

    Фәния Лотфуллина-Фазлыева

    Чыганак https://magarif-uku.ru/tt/archa-nanilare-nichek-tarbiyalana/

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: