erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

"Алтын алмам иде бит ул минем..." коточкыч юл һәлакәтендә өч кешенең гомере өзелде

Сабада булган авария үзәкләрне өзде

 

Гадәти пәнҗешәмбе көн. Саба районы Татар Икшермәсе авылында яшәүче Әхмәтхановларның Шәмәрдәннән әбиләрен кунакка көтеп йөргән мизгелләре. Менә-менә кайтып җитәрләр дигәндә, кайгы ишек кага. Колакны ярып, коточкыч хәбәр килә: Ришатлар авариягә эләккән.

Автор: Гөлнар Гарифуллина

шаһитләр

25 яшьлек Ришат Әхмәтхановның ВАЗ 211440 машинасында тормыш иптәше Алисә, алты айлык улы Рияз белән Шәмәрдәнгә әбисен алырга барып, кире кайтып килешләре булган. Килдебәк-Иске Икшермә юлында KIA SPORTAGE белән бәрелешә алар. Ришат, нәни улы, әбисе Сәлимә апа алган җәрәхәтләреннән вафат була. 21 яшьлек, 1999 елгы Алисәне авыр хәлдә Арча хастаханәсенә алып китәләр. «Киа» шоферы төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.

Дәүләт автоинспекциясе хәбәренә караганда, авария вакытында сабый бала креслосында булган, әмма ул тиешенчә беркетелмәгән. Арткы утыргычлардагы ике пассажир — Ришатның хатыны һәм әбисе дә иминлек каешларын эләктермәгән булган.

«Лада» алдагы машинаны узарга чыга, тик маневр өчен җитәрлек ара булуына инанмый һәм каршыга килүче «Киа» белән кара-каршы бәрелешә. Сабаның ЮХИДИ бүлегендә ачыклык кертүләренчә, ул башта бер машинаны узып китә. Якынча 300 метр алдарак юл чистартып Камаз бара, аның тизлеге якынча сәгатенә 40 км булган. Кар бураны аркасында Ришат каршына килгән машинаны күрмәгән, дип фаразлана. «Гаеп кемдә булуы турында төгәл карар әле юк, экспертизалар үткәрелә», — диде шәхси чыганак.

 

«Ярты кулым киткән шикелле…»

Татарстан гаилә тормышы әле бөреләнеп кенә килгән, типсә тимер өзәрдәй тагын бер лачынын югалтты. Ришат Сабабаш кызы Алисә белән 2019 елда гаилә корып җибәрә. 2020 елның 17 августында беренче мәхәббәт җимешләре Рияз дөньяга аваз сала.

— Бик яхшы бала, алтын алмам иде ул минем. Әтием, әнием дип кенә тора иде. Ярты кулым киткән шикелле булды. Июльдә 26 яшь туласы иде. Оныкка гыйнварның 17се алты ай булды.

Бер йортта тордык. Килен төшкәч тә: «Бер җиргә китмибез, бергә яшибез», - диделәр. Килен кадет мәктәбендә тәрбияче булып эшли иде. Хәзер декретта. Арчада хастаханәдә ята, аягы сынган. Әле белми иде бит ире белән баласы үлгәнен. Баш табиб: «Монда вакытта дөресен әйтегез», - дип әйткән. 22 яше дә тулмаган бит әле ул балакайның, тол һәм баласыз калды менә… Аңа да ярдәм кирәк хәзер, нишлисең бит, безнеке инде ул, безнеке. Үзебезнең кыз шикелле. «Әтием, әнием» дип кенә торды, — дип сөйләде Ришатның әтисе Радик абый.

Шул үзәк өзгеч 21 гыйнвар иртәсен дә искә алды ул.

— Алар бит Шәмәрдәнгә әбине (хатынының әнисен — Т.И.) алырга барганнар иде. Иртән йокыдан уяндым, бала бүлмәдә көлеп, сөйләшеп ята иде. Чәйләр эчкәч: «Улым, син барасыңмы, үзем барыйммы?» - дидем. «Әти, үзем барам, авырып торган килеш йөрмә, кар да көрисе бар бит», - дип, үзе китте. Нәниебез Риязны да машинага үзем чыгарып бирдем бит. Бер уйламаганда, көтмәгәндә, менә шундый хәсрәт… — дип өзгәләнде Радик абый. — Иптәшемә бигрәк тә авыр: ул бит әнисен дә, улын да, оныгын да югалтты. Мин әле ир кеше, бик авыр булса да, әзрәк маллар карап, юанып, басылып йөрим шунда. Иптәшем генә авырмасын.

Ришат Мәскәүдә диңгез флотында хезмәт иткән. Армиядән кайткач, Икшермәнең янгын сүндерү пунктында машина йөртүче булып эшләгән.

— Үз башына төшкән кеше генә аңлый: бик авыр хәлләр. Дошманыңа да теләмә инде моны.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шул сынауны күтәрергә кирәк, кая барасың, алар бит кире кайтмый. Улым белән оныгымны кичә янәшә җирләдек.

«Әйдәгез, егетләр, җыелышыйк» дип, беренчеләр арасында Ришат була иде…»

Иске Икшермә авыл җирлеге башлыгы Нияз Нурмөхәммәтов та шушы үзәк өзгеч хәбәрне бик авыр кабул иткәнен әйтте. Ришат белән алар бик яхшы мөнәсәбәттә булганнар, гел аралашып торганнар.

— Шулкадәр ярдәмчел, беркайчан «юк» дими, кире какмый. Үзебезнең футбол командасы бар безнең, ярышларда катнашып, районда алдынгы урыннарда йөриләр иде. «Әйдәгез, егетләр, җыелышыйк», - дип, беренчеләр арасында Ришат була иде инде.

Бик акыллы, бердәм, тату гаилә. Әти-әнисенә, хатынына бик авыр булачак. «Аякка бастык, тормыш төзеп, балабыз үсә» дигәндә, бер мизгелдә бөтенесе өзелде… Аларга күңел тынычлыгы, Аллаһ ярдәм бирсен. Балалар хәсрәте бик авыр, бүтән андый фаҗигаләр булмасын инде, — дигән теләген җиткерде ул.

Күрше Иске Икшермә авылыннан гаилә дуслары белән дә элемтәгә кердек.

— Гел ярдәмчел, тормыш сөючән, теләсә нинди хәлдә булышырга гына тора иде, беркайчан бәладә ташлап калдырмый, шундый кеше иде. Ирләребез дуслар иде. Тырыш, хатыны белән улы өчен үлеп тора иде. Бик матур яшь гаилә, тормышны яратып яши иделәр, — дип уртаклаштылар алар да.

Ни кызганыч, «юллар, юллар, авыр булса булсын, тик соңгысы гына булмасын» дип җырланса да, Ришат, алтый айлык сабый Рияз һәм 74 яшьлек Сәлимә апа өчен бу юл сәфәре соңгысы була.

«Татар-информ» агентлыгы Әхмәтхановлар һәм Фәйзрахмановлар гаиләләренең авыр кайгыларын уртаклаша. Якыннарына сабырлык тели. Мәрхүмнәрнең урыны оҗмахта булсын!

ТР Дәүләт автоинспекциясе барлык машина йөртүчеләрне һәм пассажирларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакыра. Начар һава шартларында автомобиль белән идарә иткәндә, куркынычсыз тизлек сайларга һәм куркыныч маневрлардан тыелырга кирәклеген искәртә.

Машина йөртүче һәм пассажирлар хәрәкәт вакытында каешларын эләктерергә, балаларны балалар утыргычларында йөртергә кирәк, алар тиешле тәртиптә беркетелергә тиеш, дип кисәтәләр. 

Язма Интертат сайтыннан алынды

Иң кызыклы язмалар - Интертат Telegram-каналында

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X