erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

«Алтын дагалардан ут чәчелә, килә алар ярсып, ашкынып...» Яңа Кырлайда булган ат чабышларына гомуми күзәтү

Яңа Кырлайда шимбә көн (17 сентябрь) буласы атлар ярышына ике көн алдан килә башладылар. Меңнәрчә километр-лар үтеп, ераклардан киләләр. Кабардино-Балкария, Ставрополь крае, Липецк, Курск, Төмән, Мәскәү өлкәләре, Пенза, Мәскәү, Самара, Түбән Новгород, Татарстан – Биектау... – барысы 50ләп ат һәм җайдак.

Яңа Кырлайга ярышка килгән атчыларга уңайлыклар бар. Чабышкыларын янәшәдәге “Кырлай” хуҗалыгы ат торакларына урнаштыралар, ә үзләре кунакханә-йортларга туктала. Ашау ресторанда. Уңайлы, кунакчыл халык дип, алар Яңа Кырлайны бик ошаталар.

Яңа Кырлайга килүгә атларны озын дистанциягә җибәрү, каршы алу, ветеринария хезмәте күрсәтү урынына киттем. Быел аның урынын үзгәрткәннәр, агач полосасының икенче ягыннан күреп алдым үзләрен. Иң элек озын дистанция ярышларының баш судьясы, Санкт-Петербургтан Бөтенроссия  категорияле  судья Ольга Корнилова белән сөйләштек. “Биредә бүген ярышлар Россия кубогына үтә, – дип сөйләде ул. – Россия чемпионаты белән чагыштырганда бу ярыш әһәмияте буенча икенче урында тора. Кубок өчен көрәш каты бара, бик җитди ярыш. Атлар ярышка яхшы әзерләнгән. Без бик шат, безне шундый яхшы базалы, трассалы Татарстан каршы алды. Ел саен көз көне монда халыкара, илкүләм ат ярышлары үткәрелеп тора. Быел менә Россия кубогын алу өчен көрәшәләр. Төрле өлкәләрдән килделәр. Иң җитди һәм катлаулы дистанция – 160 км. Монда спорт мастеры исемен дә алырга мөмкиннәр. Ул 6 этаптан тора. 30 һәм 20 км саен атлар монда кайтып, ярты сәгать ял итеп, тамак ялгап, ветеринария тикшерүе үтәләр. Ветеринария белгечләре атны игътибар белән тикшерәләр: мал нинди хәлдә, ул алга таба юлын дәвам итә аламы, әллә юкмы? Атлар тагын 120, 100, 80 һәм 40 км арага ярышалар. Күбесе 120 км арага чыгып китте. Гомумән алганда, озын дистанция ярышында 50ләп ат катнаша. Үзегез күреп торасыз, кайбер атлар ветеринария тикшерүе үтеп, яңадан юлга чыгып китәләр, кайберләре финиш бирә. Ветеринария табиблары өч атны, сәламәтлеге торышына карап, дистанцияне дәвам итүләрен туктатты. Ә берәү атының хәленә карап үзе ярыштан чыкты. Чөнки атчыга иң мөһиме – малкаеның сәламәтлеге.  Бу хәлләр 120 км ярышта булды”. Без баш судья белән сөйләшкәндә сәгать 11 тулып килә иде. Алга китеп булса да әйтим, ат ярышлары тәмамланып, котлаулар сәгать 4 тулып киткәч бетте. Ә 160 км.га  ярышлар кичке сәгать 8нче яртыда гына тәмамланды. 160 км ярышында 5 ат катнашты. Өчесе финиш бирде, ә икесе сәгать 2дән соң дистанциядән төшеп калдылар. Көне дә бит аның: өстән яңгыр явып торды, аяк асты юешләнде, атларга да атлавы җиңел булмагандыр. Атларны стартта озату һәм финишта кабул итү буенча судья Надежда Нечаева: “Табигать торышының монда катнашы юк”, - диде. Кабардино-Балкария республикасыннан Эльдар Маремов, 160 км.ны уңышлы үтеп, 1нче нәтиҗәне күрсәтте. Ул ярым чиста токымлы Ашамаз кушаматлы атында сәгатенә уртача 16,6 км үтеп, Россия кубогын алды. Мин аны ял иткәндә фотога төшереп тә алдым. Кечерәк кенә буйлы нык егет. Ә 120 км дистанцияне 7 атчы арасында иң уңышлы үткәне – Пенза өлкәсеннән әрмән кызы Антонина Саркисян булды. Белебей кушаматлы атында ул, сәгатенә уртача 19,7 км үтеп, көндезге сәгать 2нче яртыларда финиш бирде. Узган ел 80 км.да җиңүче булды ул. Бу ярышта катнашкан 7 атның 2се дистанциядән төшеп калды.

Адилә атлар ярата

Озын дистанциягә чыгып китү, кайтып керү, ветеринария тикшерүе үтү урыны үзе бер дөнья. Ат кайтып керүгә команда каршы ала, атның өстенә су коялар, кызган тәнен суыталар, тынычландыралар... – китә ыгы-зыгы. Җайдаклар, командалар өчен палаткалар корып куелган. Кем ял итә, кем ярышка әзерләнә. Биектаудан атлар тотучы фермер Ленар Госманов та дулкынлана. 40 км арага чыгып киткән кызы Адиләне көтә. Түзмәде, агач полосасы буйлап каршы алырга китте. Озак та үтмәде, күренделәр. Адилә тыныч кына алмачуар аты белән килә. Финиш биргәч, иптәшләре атны чолгап алды. Тотындылар өстенә су коярга. Ленар Госманов үзе дә шунда. “Быел җиңелрәк булды, – дип сөйләде безгә Адилә Госманова. – Чөнки ат елдан-ел тәҗрибә туплый, ныгый бара. Яңа Кырлайдагы ярышларда 2017 елдан катнашам. Чиста токымлы гарәп токымлы ат. Бик тырыш һәм елгыр ат. Арып, туеп, соңгы чиккә килеп җитсә дә ул туктамый, бара, юлын дәвам итә”. “Бүгенге ярышта көчле көндәшләрең бармы?” – дигән сорауга Адилә елмаеп: “Минем атка җитмиләр”, – диде. “Ә нәрсәсе ошый сезгә бу ярышларның?”. “Мин бары тик атлар яратам...”. Адилә узган ел да 40 км араны 1нче булып үтте. Молодец! Озын дистанция ярышында Татарстаннан нибары бер кеше – 11 сыйныфта укучы 17 яшьлек кыз республика данын яклады!

 Бу дөньядан аерылып, юлымны дәвам итәм. Ярыш буласы урынга Арчаның һәм республика районнарының чабышкылары җыела. 1800 метрга чабасылар. Әнә, якында гына “Аударыш” ярышы башланып китте. Киртә белән тотып алынган мәйданда татар токымлы ике атта егетләр бер-берсен өстерәп төшерү буенча тартышалар. Җигүле атлар да тезелешеп баскан. Төрле уеннар үзенә дәшеп тора. Ә мәйданда лотереялар өләшәләр. Аны ат сүзе кергән шигырь, мәзәк сөйләп яки җырлап кына ала аласың. “Атта рәхәт! Кая телим – тезгенне генә тартам! (Равил Фәйзуллин)”, “Татарга ат тәүге мәхәббәте кебек кадерле”, “Дөнья атлы татарны гына таный”, “Татарга һәйкәлне канатлы атка атландырып куярга кирәк”, “Ат җигелеп, кеше бөгелеп эшли” һ.б. Кышкардан Фәрук Хәйретдинов лотерея билетын җырлап алды. Ай-яй, матур җырлый, дип тыңладык үзен. Төрле бәйгеләрдә катнашып, урыннар алган үзешчән җырчы ул.

Мәйданнан чыккач та җигүле атлар янында Курса-Почмактан Илсур Галиәкбәров белән җырлап, халыкның күңелен күрделәр. Илсур гармунда уйнады һәм җырлады да. Курса-Почмактан Хәлил Хәсәновның җигүле атына утырып та гармун уйнап җырлады ул. Янәшәсендә самавыр кайнап утыра. Ат бәйрәме гармунлы, җырлы, чәйле булырга тиеш тә инде ул! Шундый булганда гына милли бәйрәмебез күңелле!

Ах, дусларым сезнең белән

Күтәренке күңелләр.

Күтәренке күңел белән

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Үтсә иде гомерләр.

Президент Рөстәм Миңнеханов килде

Нәкъ шундый матур бер мизгелдә бәйрәмгә зур кунак-лар килеп төште. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Яңа Кырлайга “Ат көне”нә  Саха (Якутия) республикасыннан Айсен Николаев белән килделәр. Кунакларны район башлыгы Илшат Нуриев озатып йөрде. Ә безнең Арча җирендә кунакларны ипи-тоз, җыр-бию белән матур итеп каршы ала беләләр. “Атчылык буенча әле безгә Якутиягә җитәргә ерак, – дип сөйләде Рөстәм Миңнеханов. – Әмма безнең үзебезнең нәсел – татар аты токымы бар. Ат ул мал гына түгел, ул безнең татар халкының төп билгесе-атрибут. Безнең ата-бабаларны атсыз күз алдына китерүе кыен. Шуңа да без бүген бу эшкә зур игътибар бирәбез. “Ат көне”н оештыручыларга, Арча районына рәхмәт. Ә иң мөһиме сез җанатарлар – тамашачылар, безнең белән бергә шушы зур бәйрәмгә килгәнегез өчен бик зур рәхмәт, һәммәгезгә исәнлек-саулык телим! Ә ярышларда катнашучыларга уңышлар! 160 километрны үтүе ансат түгелдер!”. Арча халкын сәламләгәннән соң Якутия республикасы башлыгы Айсен Николаев: “Бездә ат изге хайван санала, – дип сөйләде. – 200 меңнән артык ат бар бездә. Халык атчылык белән шөгыльләнә, үрчетә. Менә әле безнең егетләр атта Якутиянең иң салкын почмагы Оймяконнан алып (72 градус салкын) Мәскәүгә кадәр 11 мең километр юлны бер ел да дүрт ай эчендә үттеләр. Аларның юлы Татарстан аша да узды. Җылы каршы алуыгыз өчен зур рәхмәт. Шуның белән яшьләр төрки халыкларның рухын һәм аларның аттан аерылгысыз булуын күрсәтте”.

Президент кунаклар белән бергә ат белән бәйле күргәзмәләр, уеннар рәтен узды, җигүле атлар янына тукталды, атчылар белән күрешеп, хәлләрен сорашты, “Аударыш” ярышын, җирле атларның узышын карады.

“Ат көне”ндә иң кызыгы – “Аударыш” ярышыдыр, диләр күпләр. Атлар өстендәге егетләрнең үзара тартышканын якыннан карап торасың. Кем кемне ат өстеннән өстерәп төшерә! Президент та кызыксынып карап торды. Безнең районнан Курса-Почмактан атчылар Венер Исмәгыйлев, Илнур Рамазанов та үз көчләрен, осталыкларын сынап карадылар. Ә менә лениногорскиларга җитүче юк! Чөнки аларда бу спорт төре белән махсус шөгыльләнәләр. Инде менә ничә ел рәттән Лениногорск егете Динар Хәйбриев 1нче урынны ала. Лениногорскидан атлар үрчетүче Фәрит Нәбиуллин ел да “Ат көне”нә килми калмый. Бу юлы ул “Аударыш” ярышын алып та барды. Җиңүчеләрне котлаганда да алар бергә булды, җыйнаулашып, шатланышып фотога төштеләр.

И-и, җаным, әйдә җаным, әйдә тырыш...

 Бу юлы да халык мәйданнан аерылып ат ярышын карарга килде. Арча, Балтач, Биектау, Казан, Кукмара, Саба, Теләче, Әтнә, Лениногорск, Әлмәт, Питрәч, Лаеш, Мөслим, Балык Бистәсе районнарыннан, Мари Иле республикасыннан барысы 50ләп ат 1800 метр арага ярышты. Татар токымлы атлар, эш атлары, ярым чиста һәм чиста токымлы атлар төркем-төркем тизлеккә сыналдылар. Безнең районнан менә кемнәр ярышты. Арчадан Рамил Рәхмәтуллин (җайдагы Владимир Квасов), Иске Иябаштан Илназ Шакирҗанов, Иске Чүриледән Айнур Исмәгыйлев, Курса-Почмактан Венер Исмәгыйлев, Көектән Вилнур Гарифуллин... Рамил Рәхмәтуллинның чиста токымлы аты финишка беренче булып килде. “Авыл егетләре” призы ярышында Иске Иябаштан Илназ Шакирҗановны шулай ук куып тотучы булмады. Ярым чиста токымлы атлар ярышында Көектән Вилнур Гарифуллин өченче нәтиҗәне күрсәтте. Иң мөһиме – ярышларда катнашу, Арча данын яклау! Рәхмәт, егетләр! “Әтнә техникумында укыйм, – дип сөйләде Илназ Шакирҗанов. – Ветеринария белгече булачакмын. Авылда калырга исәп. Малларны, бигрәк тә атларны яратам. Алга таба да ат спорты белән шөгыльләнергә исәп”. Ә Арчадан Рамил Рәхмәтуллинның быел уңышлары шактый булды. Казаннан, Питрәчтән дә җиңүләр белән кайтты ул. Инде менә хәзер Арчада. Алга таба да уңышлар насыйп булсын! Көектән Гарифуллиннар гаиләсе дә атлар ярата. Тырыш гаилә. Аларның чабышкылары ярышларда урын алмый калмый. Бу юлы да: “И-и, җаным, җаным, әйдә, тырыш җаным”, – дия-дия атка көч биреп тордылар. Һәм менә “Ягузе” кушаматлы атында Вилнур 3нче булып финиш бирде. Молодец!

Мәйданда җыр-биюләр дәвам итте. Халык рәхәтләнеп концерт карады. Казан артистлары да кайткан иде. Рөстәм Закиров, Резедә Шәрәфиева, Илгиз Зәкиев, Сөмбел Билалова, Сиринә Зәйнетдинова...

Соңыннан рәхәтләнеп лотерея уйнаттылар. Лотереяга термос, үлчәү, канцелярия әйберләре, атлар өчен тоз, витаминлы азык, хәтта ат өстенә яба торган япмага кадәр чыкты. Ә иң күңелле мизгелләр, мөгаен, ат ярышыннан җиңеп кайткан җайдакларны котлау булгандыр! Яңгыр әледән-әле явып торса да, Яңа Кырлайдагы бәйрәм менә дигән булды! Сәүдә гөрләде, мәйдан тирә-юньне шаян сүз, җырга күмде, уеннар, ярышлар халыкны үзенә тартып торды. Кем белән сөйләшсәм дә: “Күңелле! Ничек килдек әле!”, – диделәр. Рәхмәт катнашучыларга һәм оештыручыларга! Исән-сау булыйк! Киләсе очрашуларга кадәр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X