Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Алтын "коючы" мәктәп (+фотолар)

    Яңа уку елында укучыларыбызга, укытучыларыбызга уңышлар тели.

    1 сентябрь көнне баш мөхәррир Исрафил Насыйбуллин Ашытбаш мәктәбендә Белем бәйрәмендә булды.

    “Андый мәктәп Татарстанда гына түгел, Россиядә юк. Уникаль мәктәп”, – диде ул соңыннан тәэсирләре белән уртаклашып. – Бу мәктәп турында, һичшиксез, газетада язып чыгарга кирәк”.

    Һәм менә без юлда. Бинасы артык зур булмаган, әмма даны еракларга таралган мәктәп әллә кайдан күзгә ташланды. Капкадан керүгә безне ике яклап тезелгән зәңгәр чыршылар каршы алды. Алар артында – чәчәкләр дөньясы. Андагы матурлыкка ирексездән елмаеп мәктәпкә үтәбез. Ни өчен мөхәррир шундый фикергә килгән? Тизрәк бу сорауга җавап табасы килде.

    Ә җавабы бик җиңел һәм гаҗәпләндергеч – Ашытбаш мәктәбе алтынны “коеп” кына тора икән. Бу очракта сүз алтын “укучылар” турында бара. Узган ел мәктәпне 6 укучы тәмамлаган булган. Алтысы да алтын медальгә. Аннан алдагы елны дүрт укучы алтын медальгә ия булган. Быел биш укучы аттестат алган, шуларның дүртесе егетләр, анысы да мөһим, чөнки гадәттә, кызлар тырыш була, бишесе дә алтын медаль алып киткән. Шушы укучыларның барысы да югары уку йортларына укырга кергән. Бюджетка. Быел унберенче сыйныфта өч укучы, өчесе дә алтын медальгә бара. 79 укучысы булган мәктәп өчен бик зур күрсәткеч инде бу.

    Туп-туры мәктәп директоры Рәмизә Кавиева янына уздык. Рәмизә Рәисовна бу коллективны 15 елдан бирле җитәкли. Мәктәп яңа уку елын ничек башлап җибәргән? Җитәкчегә биргән беренче соравыбыз шул булды.

    – Мәктәптә быел 79 укучы. Аларга 20 укытучы белем бирәчәк. Бөтен укытучыларыбыз да үз һөнәренең остасы. Алар күп еллардан бирле укыта, тәҗрибәле укытучылар. Ике ел рәттән мәктәпне укучыларыбыз алтын медальгә тәмамлауның сере дә – укытучыларның үз хезмәтләренә намус белән караулары, укучыларның тырыш, максатчан булулары, шулай ук ата-аналарның да балалары төпле белем алсын өчен бөтен шартларны да тудыруларында, дип уйлыйм. Әти-әниләр белән тыгыз элемтәдә торабыз, алар белән бернинди конфликтлы хәлләр килеп туганы юк. Быел мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган барлык укучыларыбызның югары уку йортларына керә алуы да шуның бер нәтиҗәсе. Бу урында бигрәк тә Илсаф Нурмөхәммәтовны мактап китәсе килә. Ул райондагы барлык медаль ияләре арасында бөтен имтиханнардан да иң югары баллар җыйды. Без аның белән аеруча горурланабыз.

    – Рәмизә Рәисовна, бу уңышның нигезе, сезнеңчә, нәрсәдә?

    Реклама

    Без БДИларга 15 елдан бирле әзерлибез бит инде. Минемчә, монда иң зур урынны системалык алып тора. 9 сыйныфтан башлап укытучылар укучыларны имтиханнарга системалы әзерли башлыйлар. Бигрәк тә рус теле, математика кебек төп фәннәрдән, укучылар имтихан тапшырган башка фәннәрдән дә. Шуның өчен укытучылар өстәмә рәвештә түләүле түгәрәкләр, укыту программасыннан чыгып факультативлар алып баралар. 12 түгәрәкнең 9ы фән укытучыларына бирелә. Юк, бу мәктәптә дәрестән тыш берни белән дә шөгыльләнмиләр, дигән сүз түгел. Теләге булган кешегә сәләтен ачар өчен мәктәптә барлык мөмкинлекләр дә бар. Аннан алдагы елда укучыларның шундый уңышларга ирешүе дә үзенчә бер стимул булып тора. Ни өчен әле алар шул уңышка иреште, ә мин алардан калышырга тиеш, дигән уй туа башларында. Тәнәфес вакытларында да алар БДИга әзерләнү белән мәшгуль. Укытучылар да БДИга әзерләнүнең бөтен серләрен беләләр. Берсе дә репетиторларга йөрми. Инглиз теленнән булса гына. Быел өч укучы мәктәпне тәмамлый. Алар да медальгә бара. Безнең укучыларыбыз олимпиадаларда да уңышларга ирешәләр. Узган ел республикада 7 призлы урынны алдык. Олимпиадаларга әзерләгән укытучылар арасында мин татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Әүхәдиеваны билгеләп үтәр идем. Бу юнәлештә аның уңышлары аеруча зур. Узган уку елында 2 укучысы республика олимпиадасында призер, бер укучысы җиңүче булды. Аның укучылары арасында халыкара олимпиада җиңүчеләре дә бар. Андый уңышларга санаулы көннәр генә әзерләнеп ирешеп булмый, Миләүшә Әүхәдиева укучылары белән ел дәвамында даими шөгыльләнә. Шулай ук районкүләм иҗади бәйгеләрдә катнашып, бүләкләргә лаек булган укучыларыбыз булуда да аның өлеше бик зур. Бу урында мәгариф идарәсе җитәкчеләренә рәхмәт әйтеп үтәсем килә. Шундый бәйгеләр үткәрү укучыларда стимул тудыра.

    – Мәктәп яны тәҗрибә участогына да игътибар иттек. Чиста, тәртип, матур. Укучылар эшеме ул?

    – Безнең укучылар саны күп түгел. Шуңа анда укытучылар да, гомумән, бөтен хезмәткәрләр дә эшли. Аның үз графигы бар, кайчан нәрсә эшләнәсен бөтен кеше белә. Һәр сыйныфка аерым яшелчә түтәле бүлеп бирелгән. Тулысынча шуның өчен җавап бирә. Җәен килеп чүпләрен утыйлар, су сибәләр. Кыенгарак китсә, әти-әниләр дә ярдәмгә килә. Үзебездә үскән яшелчә, җиләк-җимешләрне куллана алмыйбыз. Азык-төлек белән тәэмин итү үзәкләштерелгән. Без аларны сатып, шул акчаны мәктәп өчен тотабыз. Ел да, мәсәлән, яңа уку елы алдыннан төзекләндерү  эшләре алып барабыз. Ата-аналардан бернәрсәгә дә бер тиен дә акча җыйган юк.

    – Киләчәккә максатыгыз нинди?

    – Безнең максат – балаларның тәртипле булуы. Тырышып уку да балаларның тәртибе белән бәйле. Чөнки ул хезмәт, авыр хезмәт. Ышанырсызмы, юкмы, бездә тәмәке тарткан да бала юк. Алар укуга бирелгән. Икенчедән, балаларның сәламәтлеге. Спортка да зур игътибар бирәбез. “Сәламәтлекнең алтын дәрәҗәсе”нә ирештек. Шуның нәтиҗәсендә күп инвентарьлар да кайтты. Әти-әниләр дә балаларының сәламәтлеге өчен тырыша. Мәктәптә шахмат-шашкага зур игътибар бирелә, республика, зона ярышлары да үткәрелә. Чаңгы спорты зур урын алып тора. Аның буенча беренче разрядлы укучыларыбыз да бар. Әти-әниләр мәктәп белән генә чикләнеп калмыйча, балаларын район үзәгенә спорт мәктәбенә дә йөртәләр. Рания белән Ралинә Шәвәлиевалар тхэквондо буенча разрядлы спортчылар. Россиякүләм ярышларда алар беренче унлыкка керделәр. Көрәш буенча түгәрәк тә матур гына эшләп килә.

    – Быел беренче сыйныфка кергән укучылар сездә нинди тәэсир калдырды?

    – Быел беренче сыйныфка алты, филиаллар белән сигез бала укырга керде. Беренче күрүгә үк уңай караш тудырдылар. Бик тереләр. Булачак алтын медаль ияләре, дип юрыйк. Яңа уку елында укучыларыбызга, укытучыларыбызга уңышлар телим.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: