Арск-Информ
  • Рус Тат
  • "Алтын шайба"ның финал ярышлары Арчада узачак

    14-16 февральдә "Арча" боз сараенда Бөтенроссия "Алтын шайба" ярышларының Татарстан Республикасы буенча финал ярышлары уза. 

    Ярышларда Арчаның 2009 елгы малайларны туплаган "Ястребы" командасы (тренерлары Артур Гәрәев) катнашачак.

    Гомумән, финал ярышларында барысы 8: Казанның "Динамо"сы, Лениногорск, Мамадыш, Кама Аланы, Буа, Кукмара, Чистай районнары командалары көч сынашачак.

    Финал ярышларын ачу тантанасы 14 февральдә 17.30 сәгатьтә, ябылу 16 февральдә 12.30 сәгатьтә булачак.

    Реклама

    Хоккей ярышлары карарга боз сараена рәхим итегез! 

     

    Рәсемнәрдә: "Ястребы" командасы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: