erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Аңа сокланып туймаслык

Әмма бу эш шуның белән төгәлләнә дигән сүз түгел. Алда да ул дәвам итәчәк.

Арчадан волонтер Раушания Закирова оешмаларга йөреп, маскировка сеткалары үрү буенча осталык класслары үткәрә.

Күптән түгел шундый бер язмага тап булдым. Арчадан Хәлил Гайнетдинов җибәргән аны. “Барысы да фронт өчен! Барысы да җиңү өчен!” Татар авылларында яшәүче халык бергә җыелып өмә оештыра. Алар анда танкларны яба торган маскировка сеткалары әзерли”. Бу хәл Бөек Ватан сугышы елларында булган. Хәзер дә шул хәл кабатлана. Бөтен халык – карты-яше, баласы-чагасы бергә җыелып, маскировка сеткалары үрә. Ә Раушания ханым аларга белгәннәрен өйрәтә.

Раушания Закировага сокланып туймаслык. Күз генә тимәсен. Аның төп эш урыны – Арчаның дүртенче балалар бакчасы. Музыкаль хезмәткәр. Хәзер аның өчен иң мәшәкатьле чор – Яңа ел кичәләренә әзерләнәсе, балаларны өйрәтәсе бар. Дәресләр, репетицияләр... Моннан тыш “Гаилә канаты астында” төбәк җәмәгатьчелек оешмасының Арча районы буенча филиалы җитәкчесе. Шуның өстенә ул биш бала анасы да.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Теләк кенә кирәк, вакытны табып була икән. Мобилизацияләнеп киткән якташларыбызга ярдәм итүгә үз өлешен дә кертергә булган Раушания ханым. Волонтер булып киткән. Безгә аның китапханәчеләрне, китап укучыларны да җәлеп итү максатыннан, Арча үзәк китапханәсендә маскировка сеткасы үрү буенча осталык классы оештыруы турында хәбәр килеп иреште.

– Мондый осталык классларын мин бик күп урында үткәрдем инде. Тукымаларны кисәм, оешмаларга бирәм. Аны үрү өчен җайланманы урнаштырам, ничек эшләргә кирәклеген күрсәтәм, булышам, – диде Раушания Закирова. – 20 декабрь көнне гуманитар йөк төягән машина юлга чыгачак. Шуңарчы өлгерергә кирәк. Әмма бу эш шуның белән төгәлләнә дигән сүз түгел. Алда да ул дәвам итәчәк.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X