erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Андрей Малахов тапшыруында катнашты

Бу кызыклы.

Кама Тамагында яшәүче ханым Андрей Малахов тапшыруында катнашты

админ,16 октябрь 2022 - 20:52

Марина Заһидуллинаны илебезнең федераль каналына популяр алып баручының тапшыруына чакырганнар.

Кама Тамагында яшәүче ханым Андрей Малахов тапшыруында катнашты

#

Чираттагы чыгарылыш Иркутск өлкәсендәге Патомск кратерына багышланган иде. Кемдер аны могҗиза дип атый, ә кемдер ерак тайгадагы өйрәнелмәгән геологик җисем бары тик бәхетсезлекләр генә китерә дип саный. Серле урыннан уннарча километр радиуста кыргый җәнлекләр яшәми, бу территориягә керергә омтылган кешеләр кинәт һәлак була. Патомск кратерына поход оештырган “Комсолмольская правда” газетасының баш мөхәррире Владимир Сунгоркин, экспедициядән соң 10 көн узгач, инсульттан вафат булган. 

Марина Заһидуллина Патомск кратерыннан 45 километр ераклыкта урнашкан Перевоз поселогында туган. 

-Балачакта сәламәтлегемә бәйле проблемалар булды, - дип сөйләде Марина тапшыру студиясендә. – Әти-әнием мине хастаханәләргә йөрттеләр, төрле анализлар тапшырдым. Әмма табиблар мине сәламәт дип әйтә иде. Аннары әти-әнием дә, үзем дә поселоктан каядыр киткән чакта хәлем яхшыруга игътибар итә башладык. Шуңа күрә без Перевоздан күчеп китәргә булдык. Миңа ул чакта 12 яшь иде. 

-Ничек уйлыйсың, бу нинди урын? Сиңа нинди риваять якынрак? – дип сорады Андрей Малахов тапшыру вакытында Марина Заһидуллинадан.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

-Олылар аны НЛО дип әйтә иде, - диде Марина. – Ә якутлар кратерны утлы бөркет күзе дип атый. Ничек кенә булса да, бу серле урын һәм анда билгеле булмаган нәрсәләр күп. 

Маринаның әтисе Евгений тумышы белән Казаннан. Яшь чагында ул алтын прийскаларына эшкә чыгып киткән. Шуңа күрә гаилә аның туган ягы Татарстанга күченеп кайтырга карар итә. Лаеклы ялга чыгар алдыннан әти-әнисе Сөйкигә – Евгенийның әти-әнисенең туган авылына кайтырга була. 

Хәзерге вакытта Марина Заһидуллина гаиләсе белән Кама Тамагында яши. Сүз уңаеннан, сәламәтлеге белән бернинди дә проблемалары юк. Янәшәсендә ире, улы һәм кызы бар. 

-Кызганыч, әйткән сүзләремнең барысы да тапшыруга кертелмәгән. Мин кече Ватанымны бик яратам, анда минем балачагым узды, ул урын миңа кадерле һәм якын. Тапшыруга чакырганнары өчен рәхмәтлемен, якташларым һәм Андрей Малахов белән күрешүемә бик шат булдым

Тулырак: http://kamskoe-ustie.ru/news/jemgiyat/kama-tamagynda-iasauce-xanym-andrei-malaxov-tapsyruynda-katnasty

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X