erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Андрей Губин табылган!

Берничә көн элек Андрей Губинны югалтып, якыннары, дуслары һәм иҗатын яратучылар бик борчылып, аны эзли башлаганнар.

Ниһаять, ул табылган! Әлеге вакытта курортта ял итә. 90нчы еллар йолдызы Мисырны бик ярата икән, бу эссе илгә инде сентябрь башында ук киткән.


Андрей Губин бер айлап элемтәгә чыкканы юк дип аның музыкант дусты Тарас Ващишин чаң суккан иде. "Аңа шалтырата алмыйм, телефоны гел “не доступен”  һәм бу хәл мине борчуга салды.  Яшәгән җиренә барып эзләмәдем, ләкин берсе дә аның белән элемтәгә чыга алмый. Аның мондый мизгелләре булгалый иде: югалса, озакка югала, моның өчен берсенең дә исе китми иде, әмма бу юлы бик озаклады”, -дигән ул 5-tv.ru журналистларына.
Ә хәзер 46 яшьлек Губинның тормышын бераз төрлеләндерү максаты белән генә күздән югалуы билгеле булды. "Өч көн элек аралаштык, хәлләре яхшы. Андрей Мисырда ял итә, ул анда чикләр ачылгач та очкан. Әлегә кайтырга җыенмый. Сөйләшәсе килсә, ул үзе шалтырата, смс язышырга яратмый", - ди җырчының якын дусты.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ


Сүз уңаеннан әйтик, Мисырда Губин беренче тапкыр гына түгел. Сәхнәдән киткәннән соң ул нәкъ менә шул илгә яшәп алган. Бассейнлы кечкенә генә йортта акча түләп торган. Музыкант җылы якны ярата, хәтта анда калырга да уе бар.

https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/yoldyzlar-tormyshynnan-/Andrey-Gubinni-yugaltkan-idek-tabilgan-527491/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X