erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Аннан кайткан кеше буларак әйтәм: Төркиядә covid-19 белән хәлләр мөшкел!

Мине “Шәһри Казан” битләрендә югалттыгызмы? Яшермим, бик рәхәтләнеп, Төркиядә ял итеп кайтырга өлгердем. Ни өчен өлгердемме?.. Чөнки миннән соң барырга җыенганнар өлгермәде, чемоданнарына утырып Россиядә калдылар. 

 

Мондый, туроператорлар ярдәмендә генә “чемодан кочаклап калганнар”, Россия буйлап бүген 530 мең кешедән артып китә икән. Ә үзлегеннән билет алып кояш иленә җыенганнар санын Ходай үзе генә беләдер. 

Рәсми рәвештә, 15 апрельдән башлап, Урта җир диңгезенең ягымлы ярларына таба очкычлар очмый, бары җил генә исә. “1 июньгә хәтле очкычлар бары тик Мәскәү – Истанбул арасында гына очачак”, – диелә рәсми хәбәрдә. Сәбәбе – Төрек илендә коронавирус зәхмәтенең чамадан тыш котыруы дип аңлатыла. Бу версиягә ышанмаучылар булса, үзем барып, үзем күреп кайткан кеше буларак, әйтә алам – Төркиядә covid-19 белән хәлләр шактый мөшкел! Зур кибетләр ябык, урамнар буш – җирле халыкка сәбәпсез урамда йөрергә тыелган – карантин. Урамда ике генә халык йөри: берсе – урыс, икенчесе – татар. 

Миннән соң суы +12 градус калган диңгезле пляжда ятып, йә булмаса, якын арада пляжга бару өметен җуеп, юллама кочып калганнарга нишләргә? Әгәр сез хәзер Төркиядә икәнсез, бер дә борчылмыйча, каникулларыгызны ял итеп бетерәсез дә, тиешле көнегездә очкычка төялеп туган якларыгызга кайтып төшәсез. Кайткач коронавируска тест бирергә генә онытмагыз.

Әгәр “күңелле” хәбәр сезне отпускка җыенып беткәч куып тоткан икән, нишлисең... Ростуризм ведомствосы сезгә сәяхәт юнәлешен башка якка борырга (Мальдив утрауларына очарга, мәсәлән), йә булмаса, Төркиядә арка кызындыру планнарын 1 июньнән соңрак срокка күчерергә киңәш итәчәк. Ә менә шушы урында мин: “Күчерми генә торсын әле, акчамны кайтарыгыз!” – дип өстәл сугар идем. Һәм, “Россия Федераөиясендә туристлык эшчәнлеге нигезләре турында”гы канунның 14нче матдәсе негезендә, суд аша кулланылмаган тур өчен акчамны кире кайтарып алырга тулы хокукым булыр иде. Әлеге канун нигезендә, әгәр мин барырга җыенган илдә минем сәламәтлегемә куркыныч янаган шартлар килеп туа икән, мин тур өчен түләгән хәләл акчамны берсүзсез кире кайтарып ала алам. 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тик, узган елгы тәҗрибәдән чыгып карасак, минем кебек уйлаучылар Россиядә 15 кенә процент булган, калган 85% халык ялга бару срокларын кичектерергә ризалашкан, ди. Икенче яктан караганда, канун буенча, турларны форс-мажор нәтиҗәсендә кичектергән очракта, аларның бәясе үзгәрмәскә тиеш. Ә 1 июньнән соң җәйге турлар күзгә күренеп кыйбатлана. Шулай булгач, Ходай кушса, шул ук акчага тагын да җылырак шартларда ял итү шансларыгыз да юк түгел, ә “кичеккән” турларыгыз өчен җәен өстәп акча сорый башласалар, минем сүзләремне әйтегез: “Шул ук отельгә, шул ук шартларда, шул ук срокка. Бетте.” Тыелган даталарга үзлегеннән билет алып очарга җыенганнарның билетларын исә бернинди штрафларсыз кире кайтарып булачак дип вәгъдә итә очкыч хуҗалары.

Җәй, дигәннән, “1 июньнән соң Төркияне ачачаклар” дигән гарантияне сезгә беркем дә бирә алмый, шуңа күрә, отпуск юлламалары алганда бүтән юнәлешләрне карагыз, сезгә дә җәй уртасында “чемодан авыруы” иярмәсен.

Сабырлык һәм якты көннәр теләп, Төркиядә кызынып кайтырга өлгергән – мин, Әмир Исламов.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/annan-kaytkan-keshe-bularak-ytm-trkiyad-covid-19-beln-khllr-mshkel

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X