erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Антиповлар гаиләсе җиңү яулаган

Җиңүчене бүләкләү 27 ноябрьдә "Нечкәбил" конкурсының финал өлешендә булачак

Шурабаш авылында яшәүче Олеся Антипова һәм гаиләсе “Нечкәбил–2021” республика бәйгесендә финалга узды.

Бәйге берничә этаптан торды. Май аенда видеоролик ясап җибәрәләр. Сайлап алу туры Балтачта була. Антиповлар гаиләсе алты район арасында җиңү яулап, ярымфиналга үтә. Олеся Антипованы һәм аның гаиләсен тагын бер сынау – финал ярышлары көтә. Ул 27 ноябрьдә узачак.

– Миңа район мәгариф идарәсеннән Энҗе Мостафина шалтыратты һәм “Нечкәбил” бәйгесендә катнашасыз, диде. Кая инде миндә нечкә бил, дип карадым, аннан риза булдым, – диде Олеся. – Видеороликтагы чыгышыбыз гаиләдәге гореф-гадәтләрне, йолаларны чагылдырды. “Безнең район традицияләре” дигән темага инша да яздык әле. Балтачта үткән сайлап алу турында төрле темаларга сораулар яудырдылар. Күрәсең, җавапларыбыз жюри әгъзаларына ошагандыр, алты район арасыннан без ярымфиналга үттек. Ярымфиналда (ZOOM платформасы аша оештырылды) гаиләбез белән компьютер каршына утырып тагын сорауларга җаваплар бирдек.

Хәзер Антиповлар шушы әйберләрнең барысын бергә туплап, сәхнәдән җиде минутлык чыгыш күрсәтәчәкләр. Сценариен төзегәннәр, режиссерлар чыгышка әзерли. Ике көннең берендә Казанга репетициягә йөриләр.

Олеся Антипова Шурабаш мәктәбендә мари теле һәм әдәбиятын укыта. Бервакыт аңа авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән Әгъзәм Гайфуллин мөрәҗәгать итә, ““Шишор” фольклор ансамблен вакытлыча җитәкләп тор әле. Югыйсә, ул таралачак, кабатттан җыеп алуы кыен булачак”, – ди. Кеше булганчы җитәкләргә риза була Олеся.

– Аңа ун ел үтеп китте инде, – ди ул. – Һаман да ансамбль минем карамакта әле. Шул вакытта мәдәният йортына директор булып Халисә Лотфуллина килгән иде. Кулга-кул тотынып эшлибез. Күрше  Шура, Байкал авыллары клублары мөдирләре дә  булыша.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Шишор”ның тарихы еракларга киткән. Аны Бронислав Михайлов җитәкли. Бик оста кеше була. “Бөтен авыл халкы шушы ансамбль “аша” үтте. Татарлар да, марилар да йөрде. Ике милләтнең дә гореф-гадәтләрен чагылдырган күренешләр күрсәттек. Кечкенәдән йөрдек, бераз репетиция булмый торса, Брониславның өенә кадәр бара идек”, – дип искә ала Олеся. 1991 елда “Шишор”га халык фольклор ансамбле исеме бирелә. Ә аннан Бронислав вафат була. Ансамбль таралмасын өчен Олеся дилбегәне үз кулына ала. Халык исемен югалтмас өчен бөтен көчен куеп эшли башлый.

Гаиләсе дә бар,  уллары Эмиль (14 яшь) һәм Адель (9 яшь) үсеп килә. Авыл җире булгач, бакчасы, терлеге, кош-корты. Өлгерергә дә кирәк бит.

– Кайнатам булыша. Элек концертлар белән йөри идек. Бәйгеләрдә, бәйрәмнәрдә катнашканда, Казанга чыгыш ясарга барганда үземнең әти, иремнең абыйсы ярдәмгә килә, – ди Олеся. – Ирем Валерий да кечкенәдән ансамбльгә йөргән. Бик оста бии ул. Хәзер дә бергә йөрибез. Ул шофер, Шурабаш мәктәбенә өч авылдан балалар йөртә. Җаваплы эш, арый, әмма сүземне тыңлый. “Нечкәбил” республика бәйгесендә дә Валерий да, Эмиль белән Адель дә катнаша. 

Мондый ярдәмчеләр булганда буш вакыты да кала әле Олесяның. Кул эшләре белән шөгыльләнә. Кечкенәдән чигәргә ярата. “Бу киемнәрне дә үзегез чиктегезме әллә?” – дип сорадым искиткеч матур сәхнә костюмнарына күрсәтеп.

– Юк, аларны Шоруньжа авылына барып тектердек. Кул белән чигеп эшләделәр. Моның өчен без район мәдәният бүлеге, мәдәният йорты җитәкчеләренә рәхмәтле, – диде ул.

Шундый дәрәҗәле бәйгедә финалга чыгу – үзе җиңүгә тиң. Шулай да Олеся Антиповага һәм аның гаиләсенә без уңышлар һәм “Нечкәбил” республика бәйгесенең финал ярышында да бары тик җиңү генә телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X