Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Аны күреп, тотып карап булмый, авырлыгын гына тоясың

    Якташыбыз, шагыйрь Наил Касыймга 65 яшь

     

                                                              Август ае – җәй ахыры,

                                                        Ә көзнең инде башы.

                                                            Сүрелә башлый, сүрелә

                                                                Алтын таҗ – җәй кояшы.

                                                                                   Йолдызлы келәм эчендә

                                                                                   Асыл таштай тулган ай!

                                                                                             Август – айларның патшасы!

                                                                                        Август ул – мин туган ай...

           

            Районыбызның Ашытбаш авылында туып-үскән якташыбыз, шагыйрь, бик күп җырлар авторы Наил Касыйм 1955 елның 18 августында туган һәм олы юбилеен билгеләп үтә, Наил Васыйл улы Касыймовка 65 яшь. Аны  белмәгән кеше бик сирәктер, ул халкыбызга берсеннән-берсе матур җырлары белән танылды. “Наил Касыймның нинди җырларын беләсез?”, – дигән сорауга, һәркем беренче итеп “Су буенда учак яна” җырын атый һәи сүзләрен яттан сөйли дә башлый:

                                                  Су буенда учак яна,

    Кем кабызган ул учакны?

                                                  Төшсәм әгәр су буена

      Табармын күк бала чакны!

     

          Барыбызга да билгеле булган бу җырны Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллина башкара, ә көен Татарстанның халык артисты Зөфәр Хәйретдинов язган.

          Билгеле булганча, быел  хәбәрләшү күбрәк телефон һәм интернет аша бара. Наил Касыйм белән  телефон аша  сөйләшү вакытында: ”Без әле тормыш иптәшем Гөлсинәнең туган ягы Чирмешән районы Керкәле авылына ялга кайттык. Улыбыз Айдар Казанда, эшен дәвам итә. Бу көннәрдә шатлыгым бик зур, Татарстан китап нәшриятында шигырьләрем һәм җырларым тупланган “Су буенда учак яна” дип исемләнгән яңа китабым басылып чыкты. Анда соңгы еллардагы иҗатым да урын алган. Мин  шигырьләремә бик таләпчән, кабат-кабат укып төзәткәннән соң гына әдәбият сөючеләргә тәкъдим итәм. Тиз арада китабымны музейга бүләк итәрмен”, – диде. Без, музей хезмәткәрләре, Наил Касыймның иҗатын күзәтеп барабыз, газета-журналларда басылган материалларны, аның белән бәйле фотоларны туплыйбыз. 

               Наил Касыйм 1970 елда Ашытбаш сигезъеллык мәктәбен, 1972 елда Тукай Кырлай урта мәктәбен тәмамлый. 1972-1977 елларда Казан төзелеш институтында укый һәм 1992 елга кадәр төрле төзелеш һәм сәүдә оешмаларында өлкән инженер, директор вазифаларын башкара. 1992-1997 елларда Наил Касыйм Татарстан дәүләт телестудиясендә редактор, өлкән редактор хезмәтендә, 1997-1999 елларда Казан шәһәр хакимиятенең мәдәният идарәсендә идарә башлыгының беренче урынбасары булып эшли. 1999 елдан хакимиятнең юллар төзү идарәсендә идарә башлыгы урынбасары була. 2005 елдан Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгында бүлек мөдире булып эшләде, бүгенге көндә лаеклы ялда, иҗатын дәвам итә.

          Әтисе Васыйл абый һәм әнисе Фәүзия апа берсеннән берсе булган, белемгә омтылган 5 балага гомер биргәннәр. Иң олысы Наил, Нурания, Наилә, Ринат һәм Рәшит. Аларның тормыш юлы Наил Касыймның “Тормыш арбасы” шигырендә ачык чагыла.

    Тормыш арбасы

    Аны күреп, тотып карап булмый,

                                              Авырлыгын гына тоясын.

      Аны ташлап калдырып та булмый,

                                              Серле арба – тормыш арбасы!

                              Кайберәүләр, күпме гомер яшәп,

                           Ник бер арба тартып карасын?!

                                     Мин арбаның күп төрлесен тарттым,

                       Иң авыры – тормыш арбасы!

                                         Әти иртә китте, әни калды,

                                         Кулга тотып биш яшь баласын.

                                         Олы малай... Мин тәртәгә кердем:

                                         “Ярдәм булсын, әни армасын!...”

                    Майланмаган күчәр, арба авыр,

       Үргә менү безгә кая ул?!

                  Әни, әни... Син елмаеп түздең,

                      Җиңел булмады шул барыр юл...

                                         Олы юлга, әнкәй, чыгардын да,

                                         Биш балаңны озаттың кул болгап.

                                         Бишебезгә тормыш биш арбаны

                                         Бик тиз тапты олы юл буйлап!

                        Дус-ишләрне утырттым мин түргә,

                      Җырлар алдым... Арбам тулмады.

                      Шатлык-уңышларны мин төядем,

                Кайгыны да алмый булмады...

                                          Минем юл да чокыр-чакыр булды,

                                          Читләп узды тигез юлларны...

                                         Үргә, бәлки, менгән булыр идем,

                                         Арттан этүче шул булмады.

             Еллар төяп, авырайды арбам –

                    Белмим инде, күпме тартырмын?..

                        ...Әгәр беркөн мин арбасыз калсам, –

         Гүя балачакка кайтырмын!..

     

          Наил әнисен искә алып: ”Беренче танылу “Ак яулыклы әнием” дигән җырдан соң булды. Ул әнием Фәүзиягә багышлап язылган шигырем иде. Бездә бит хатын-кызлар ак яулыкны олыгайгач кына бәйләргә гадәтләнгән, ә мин әниемне бәләкәй чактан ук ак яулыклы итеп кенә беләм. Ак яулык бит ул татар халкының традициясе, символы, чисталыкка өйрәткән сафлык билгесе”, – дип яза.

          Наил Касыймның җырлары “Яраткан җырлар” җыентыгында һәм башка китапларда урын алып килә. 1993 елда “Су буенда учак яна”, 1996 елда ”Күңелем каршыңда тезләнде...” дип аталган җырлар китаплары, ә 2013 елда шигырьләре һәм җырлары тупланган “Күңелем кояшы” дип исемләнгән  китабы чыкты, алда әйтеп узганча быел, 2020 елда,  “Су буенда учак яна” дигән китабы өстәлде. Наил Касыйм 1993 елдан  Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы,. 2014 елда татар әдәбиятын һәм сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне, күпъеллык иҗади эшчәнлеге өчен Наил Касыймга Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем, 2017 елда Татарстан  Язучылар берлегенең Һади такташ исемендәге премиясе бирелде.

          Наил Касыймның шигырь килеш үк җыр булып яңгыраган әсәрләре дә, зур фәлсәфи мәгънәгә ия кыска шигырьләре дә бик күп. “Ак яулыклы әнием”, “Су буенда учак яна”,  “Арчам”, “Кайтам сиңа, Арчам”, “Их, Арча читекләре”, “Ашытбашым”, “Әнкәм күзләре”, “Соңгы звонок”, “Кайтуыңны сагынырмын”, “Туй күлмәге” һәм башка җырларын күренекле җырчыларыбыз башкаруында һәркем яратып тыңлый. Төрле елларда уздырылган бәйгеләрдә якташыбыз Наил Касыймның җырлары җиңүче дип танылып тора.

          Наил Касыйм туган авылы Ашытбашта еш була, авылдашлары, мәктәп укучылары белән очрашу кичәләре оештыра. Ул районыбыз күләмендә үткәрелгән чараларда бик теләп катнаша, “Казан арты” тарих-этнография музее белән даими элемтәдә тора.

           Без якташыбыз Наил Касыймны 65 яшьлек юбилее белән котлыйбыз. Ныклы сәламәтлек, һәркемгә кирәк булып гомер итүен телибез. Иҗатың уңышлы булсын, каләмең язсын да язсын!

    “Казан арты” тарих-этнография музее

     директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

     

     

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: