erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Аның күзләрендә яшь, күңелендә ниләр бардыр...

Тук йортның мәчеләре ач була

Арча шәһәрендә яшәүче газета укучыбыз шалтыратты: “1 март – Песиләр көне. Югары Мәтәскә авылындагы чишмәгә суга йөрибез. Менә ике ел инде бер песи шунда яши. Хуҗасын көтәдер инде. Песиләр көнендә булса да аны искә алсагыз иде”.

Башта бу сүзләргә бик ышанып бетәсе дә килмәде. Ничек инде ике ел буе чишмә янында яшәмәк кирәк? Песине бәйләп куеп булмый бит инде... Гаҗәп. Озакка сузмыенча шунда ук юлга чыктым.

Шәхси эшмәкәр Миңһаҗ Нотфуллин туган йорты каршындагы чишмәне төзекләндереп, су алу өчен самавыр куеп гаять игелекле эш башкарган иде. Янәшәдә генә күл, анда җәйләрен кыр үрдәкләренә кадәр төшә. Чишмәнең суын да районда иң тәмлесе, сыйфатлысы, диләр. Составын тикшертеп шунда ук язып та куйганнар.

Чишмә янында кеше өзелми диярлек. Мин килгәндә дә ике машина кузгалып китте. Кышын да матурлык монда, әлеге гүзәллеккә карап торасы гына килә. Әмма бу юлы минем күзләр песине эзли. Әнә ул үзе дә! Постамент өстендә утыра. Нәкъ һәйкәл кебек. Күзләре йомык, мин дәшкәч ачты ул аларны, мине алырга килгәннәрме әллә дигәндәй, ымсынып та куйды. Юк, кузгалмады ул урыныннан, мин читкәрәк китүгә тагын күзләрен йомды.

Каршыдагы йортларда яшәүчеләр белән сөйләшкәч гаҗәпләнүем арта барды. Бу песнинең биредә пәйда булуына ике ел бар инде, диделәр. Суга килүчеләрнең кайсыдыр ташлап киткән. “Кайбер көннәрне бишәр песи ташлап китәләр. Алары сарайга керә инде аның. Ә бу песи беркая да бармый, гел шунда утыруын белә”, – ди Рәсүлә Нотфуллина. Көчле яңгыр яуганда гына чыршы астына керә икән. Күрше-тирәдәгеләр ач итмиләр үзен, ашарына биргәләп торалар.

Тугрылыклы песи үзенең хуҗасын көтә, суга килгән һәр кешене  күзләп ала, көткәне күренмәгәч, тагын үз уйларына чума.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Интернетта укып утырдым әле. Песиләрнең баш мие кешеләрнекенә охшаш икән – кичерешләр өчен шул бер үк өлешләр җавап бирә. Песиләр без – кешеләр турында ниләр уйлый икән?

Бу юлларны укыгач, бәлки бу җан иясен хуҗасы килеп алып китәр? 30–40 градуслы салкыннарда, кар-бураннарда сезне көтеп утыра бит инде ул, бичара.

Песи язмышы уңай хәл ителер, дип ышанасы килә.

Чишмәне гүзәллек дөньясына әверелдергән Миңһаҗ Нотфуллин белән әлеге песигә нәкъ шушында һәйкәл куярга, дип сөйләштек әле. “Хуҗасына тугры булганы өчен!” дип язып та куярга. Исән  чагында! Һәлак булган дип язарга язмасын инде!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X