erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Аның сүзе бер булыр

Быел февраль аенда Яңа Кишет авыл җирлегенең хисап җыелышында катнашырга туры килгән иде. Шул турыдагы язмага “Мондый депутат та була икән” дигән баш куйган идем.

Газета чыккач бер танышым: “Әйбәт язгансың, тик андый баш куярга ярамый, депутатлар бар да шундый алар”, – дип шалтыратты. Эх, мин әйтәм, алар бар да шундый булса начар хәлдәге клублар да калмас иде, сайлаган халык күтәреп кенә йөртер иде үзләрен...

Әлеге язманың  менә бу юлларын искә төшерик: “Шушы җирлектән сайланган район Советы депутаты Рафаэль Муллагалиев чыгышы язгы кояш кебек җылытып җибәрде, күңелсез уйларның бер өлешен таратты.

– Монда иске коены күмү турында сүз булды, – диде ул. – Сез ашыкмагыз әле, карыйк без аны башта, яраклы хәлгә китерик. Иске Кишет клубы бик начар хәлдә, дидегез. Район башлыгы белән киңәшим дә, түбәсен алыштырып, нигезен рәтләп, әйбәт хәлгә китерик”.

3 декабрьдә район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова белән Иске Кишеткә халык белән очрашуга бардык. Безне авыл җирлеге башлыгы Тәбрис Арсланов каршы алды, шатлыгы йөзенә чыккан: “Түбәсе өр-яңа клубның, яңгыр үтә иде бит, китапханә төзекләндерелде, тышкы яктан күп эш башкарылды, Рафаэль Әдһәмовичка зур рәхмәт инде, әле киләсе елга эшләрне дәвам итәрбез”, – ди.

Авыл җирлеге башлыгының башта бигрәк тә китапханәне күрсәтәсе килде. Рафаэль Муллагалиев тә безнең белән.

Китапханә чыннан да бик матурланган уку залында кояш нурлары уйный. Районның иң тәҗрибәле китапханәчесе Гөлфия Габитова эшли биредә. Аның шатлыгы да әйтеп бетергесез. “Дүрт меңнән артык китабыбыз бар”, – ди ул.

Клуб халык белән тулы, диярлек иде. “Мин клубыгыз тулып торса гына эшкә алынам дигән идем, – диде Рафаэль Муллагалиев. – Менә бит клуб тулы, болай булгач, калган эшләрне дә башкарып бетермичә булмый инде. Кишетләр якын миңа, мин монда тумасам да, бераз торган идем (Аның әтисе Әдһәм абый биредә колхоз рәисе булып эшләп, матур эшләр калдырды).

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова илкүләм  проектларны тормышка ашыру буенча башкарылган эшләр турында  сөйләде. “Алдагы көнне Иске Масрада халык белән очраштым,  илкүләм проектлар турында һәрберебез белеп торырга тиеш”, – диде ул.

Соңыннан авыл һәм район мәдәният йорты  хезмәткәрләре матур концерт куйды.

Тәбрис Арслановтан Яңа Кишеттәге кое язмышын да белештем: “Боҗралар төшереп менә дигән итеп эшләп куйдылар коены!” – диде ул.

Районның баш умартачысы Ядкәр Мөхәммәдиев Урта Аты авыл җирлеге башлыгы булып эшләгәндәге бер вакыйга турында сөйләгән иде.

– Безгә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Закиров очрашуга килгән иде, – диде ул. – Бар җирне карап чыкты, ошатты. Нәрсә кирәк, дип сорады. Мәктәпкә келәм, китапханәгә бер мең китап бүләк итте. Ул келәмдә әле дә көрәшәләр, китапларны укыйлар – менә дигән истәлек!

Ильяс Фәттахов

Иске Кишет авылы китапханәчесе Гөлфия Габитова китапханәнең яңаруына бик шат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X