erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Эх, замана!...

Ветеран педагог Илдус абый Сәгъдиев әйтмешли, да, малай, дип, тормышның алга киткәненә тел шартлатасың

Пөшәңгәр мәктәбе уйлап эшләнелгән

Пөшәңгәрнең күп функцияле үзәге янында безне Апаз авыл җирлеге башлыгы Раушан Котдусов һәм шушы җирлектәге “Ватан” агрофирмасы” ширкәтенең башкарма директоры Мансур Әхмәтов каршы алды. Мансур Готович мондый күчмә утырышларда һәрвакыт катнаша. Һәм үз фикерен әйтми калмый.

Эш Пөшәңгәр күп функцияле үзәк фойесында оештырылган күргәзмә белән танышудан башланды. Ул гади генә күргәзмә түгел иде. Сәнгать җитәкчесе Илүзә Шәвәлиева кул эшләре, авыл егетләренең төрле чордагы солдат тормышы, мобилизациягә алынган егетләр турындагы күргәзмә белән  таныштырды. Әфганстанда һәлак булган авылдашлары Васыйл Әһлиуллин турында да мәгълүматлар тупланган. Күп функцияле үзәктәге авыл кешесе өчен мөмкинлекләрне карап, урамга чыккач, авылдагы таза, матур йортларга соклана-соклана Пөшәңгәр башлангыч мәктәбе һәм балалар бакчасына кердек. Апаз авыл җирлеге башлыгы Раушан Котдусов: “Монда мәктәп кенә түгел, урам яктан аерым ишектән балалар бакчасына керәсең, – дип сөйләде. – Шулай ук мәктәпнең спорт залы бар – аңа да урам яктан аерым ишектән керү мөмкинлеге тудырылган, кич белән килеп, спорт уеннары уйный аласың. Китапханә дә бар, шулай ук аерым ишектән йөрисең. Гомумән, бу бина кешегә җайлы булсын өчен уйлап эшләнелгән. Мәктәптә аерым информатика бүлмәсе, спорт залы, музей, актлар залы кебек бүлмәләр дә бар. Мәктәптә 30 бала укый, бакчага 13 бала йөри”.

Класс бүлмәләренә, балаларның дәресенә дә кердек. Ветеран педагог, заманында Арча педагогика көллияте директоры булып эшләгән, юклыкны, тормыш авырлыгын күп күргән, элеккеге мәктәпләрнең, бакчаларның хәлен яхшы белгән Илдус Сәгъдиев яңа, заманча мәгариф һәм мәдәният учреждениеләрен: “Эх, замана...”, – дип сокланып карап йөрде. Илдус Абдрахманович Пөшәңгәр мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары алдында мәктәп мөдире Гөлназ Котдусовага: “Илдус абый  мактанырга килгән, үзе турында китап бүләк итә, дип уйлый күрмәгез. Аның беренче өлеше минем турыда булса, икенче өлешендә башлангычта математикадан укыткан вакыттагы истәлекләр, кызыклы мәсьәләләр, мисаллар, башваткычлар да бар – бергәләп карарсыз яме”, – дип, “Күңел яктысы” дигән китабын бүләк итте. Яратып, шаулатып кул чаптылар. Мәктәп тормышы белән җитәкчесе Гөлназ Котдусова таныштырды. Мәктәп музеенда шактый кызыклы мәгълүматлар ишеттек. “Мирҗәм авылы өч герой бирсә, бу авылның тагын ике кызыклы шәхесе бар, – дип сөйләде Гөлназ Котдусова. – Магадан өлкәсенә барып, Колымада иң беренче алтын табучылар да Мирҗәм кешеләре булып чыкты. Алар: Бари Шәфигуллин белән Сафа Гайфуллин”.

Пөшәңгәрдә 11 ел элек үзенең фермер хуҗалыгын булдырган, һөнәре буенча югары белемле агроном Илһам Низамовның сыерлар фермасы, азык склады белән дә таныштык. Сөт бәясе белән кызыксындык. “Сөтнең сату бәясе 9 сумга төште”, – диде борчылып  фермер. “Сөт хәзер берәүгә дә кирәкми”, – дип әйтеп куйды Мансур Готович. Аңа каршы Илдус абый Сәгъдиев: “Нишләп кирәк булмасын, миңа менә кирәк!” – диде. Бу уены-чыны белән сөйләшенгән сүзләр җитди проблеманы күтәрә. Сөт җитештерүчегә сөт бәясе төшү файдага түгел.

Авыл язмышы борчый

Юлыбыз “Ватан” агрофирмасы” ширкәтенең Апаздагы машина-трактор паркында дәвам итте. Яңа кайткан кыйммәтле авыл хуҗалыгы техникаларын карадык. Заманча, куәтле, күп эш башкара торган техникалар, әлбәттә, эшче кулларны кыскарта. Ә кешегә эш кирәк. Фермаларда да күп кеше эшләгәнне хәзер аз кеше башкара. “Авыл язмышы борчый, – ди Мансур Готович.  –  Эш булмагач, яшьләр шәһәргә китә”. Шунда арадан берәү, 176 кешене эш белән тәэмин иткәнсез бит әле, дип әйтеп куйды.

Югары сыйфатлы азык әзерләү цехында да булдык. Силос, печән, фураж, тагын башка төрле катнашмаларны кушып әзерләнгән азыкның файдасы турында башкарма директор Мансур Әхмәтов: “2022 елның 1 гыйнвары белән чагыштырганда сөт 4 тоннага арткан. Савым сыеры өчен кирәкле катнашмаларны кушып әзерләнгән азыкның файдасы зур, азыкка да экономия бар. Үзебез әзерләгән азык ышанычлы да”, – диде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хәсәншәех балалар бакчасында район күләмендә үткәрелгән “Милли хәзинә” бәйгесендә “Авылым һөнәрчесе” номинациясендә 1нче урынны алган Рузалия Вәлиеваның чиккән калфаклары, алъяпкычлары, сөлгеләре зур соклану уятты. Ул иҗат эше турында үзе сөйләде.

Фидаймөхәммәт хәзрәтне онытмыйлар

Хәсәншәех авылы тарихи урыннарга да бай. Шуларның берсе – 1893-1976 елларда шушы нигездә яшәгән, 1950-1970 елларда авылда имам вазифасын башкарган, Хәсәншәех авылының мөхтәрәм кешесе Фазылмәннан улы Фидаймөхәммәт хәзрәт Маннаповның йорт урынын матурлап эшләп куйганнар. Бу урында махсус туктап, Мансур Әхмәтов Фидаймөхәммәт хәзрәт турында, авыл халкы аны бик ихтирам итә, дип, истәлекләрен сөйләп үтте.

Хәсәншәех мәктәбендә (директоры Шамил Сәләхов) коридордагы шахмат почмагында шахмат уйнамый китми мөмкин түгел. Йөрәк  түзмичә, кайберәүләр малайлар белән шахмат уйнарга утырды... Сәхнәдә балалар менә дигән итеп “Сер тотмас үрдәк” әкиятен уйнап күрсәттеләр. Эшләп куйган сыерчык оялары, музее, диварга эленгән кызык-лы стендлары, күргәзмәләре, класс бүлмәләре, ирешелгән уңышлар – бар да директорның, коллективның тырышлыгыннан тора.

Язар сүз күп

Апаз урта мәктәбенә (директоры Раушан Сибагатуллин) кергәндә “Биредә Советлар Союзы Герое (1943 елның 20 декабрендә лаек була) сержант Сафин Нәкыйп Сафа улы белем алды” дигән истәлек тактасына күз төшми калмый. Мәктәптә “Үсеш ноктасы” проекты кысаларында җиһазланган фән бүлмәләрендә укучылар цифрлы лаборатория ярдәмендә иҗади-фәнни эшләр эшләп күрсәттеләр. Коридорга чыккач, Мансур Готович тәрәзәдән иске агач бинага күрсәтеп: “Әнә, элеккеге Апаз балалар бакчасы нинди иде”, – диде. Илдус абый Сәгъдиев әйтмешли, да, малай, дип, тормышның алга киткәненә тел шартлатасың. Укуга да, спортка да оста коллектив бу. Профсоюзлар оештырган ярышларда алар урын алмыйча калмый. Кыскасы, язар сүз күп. Шушы урында нокта куеп торыйк.

Ахырдан район Иҗтимагый советы күчмә утырышының йомгаклау өлеше булды. Бу төбәктә электән яшәп килгән “Ватан” агрофирмасы” ширкәтенең (директоры Илнар Әхмәтов) бетмичә, бүген дә  яшәве авыл халкына, Апаз авыл җирлегенә зур терәк.

...Безнең бер хезмәттәшебез, 100 елдан соң нәрсә булыр икән, дип әйтергә ярата. Дөрестән дә, авылда тормыш 100, юк ла, 20 елдан соң ничек булыр? Мәктәпләрдә кимү ягына киткән балалар санына карасаң, тагын тел шартлатабыз инде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X