erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Апаз һәм Шушмабаш авыл җирлекләрендә истәлекле вакыйгалар булды

16 сентябрьдә Апаз һәм Шушмабаш авыл җирлекләрендә истәлекле вакыйгалар булды

Апаз авыл җирлеге башлыгы Ренат Садыйков бер килүдә яңа төзелә торган административ бинаны күрсәтеп йөргән иде. Республика программасы буенча җирлекләр урнашкан биналарны районда ныклап төзекләндерү башланган иде инде. Ә менә Апаздагы кебек төзелеш – беренчесе. Тантанага җыелган җирлек башлыклары да мәһабәт бинага соклануларын яшермәделәр.

– Республикада шундый 32 бина төзелде инде, – диде Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Әгъзәм Гобәйдуллин. – Авыл халкы көндәлек мәсьәләләрне хәл итү өчен шушы бинага килә, сорауларына җавап алып китә. Әлеге программа буенча ныклап төзекләндерү, төзү эшләре дәвам итә.

Район башлыгы Илшат Нуриев районга зур игътибар күрсәткәне өчен республика Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт әйтте. Федераль һәм республика программалары буенча районда бик күп объектлар сафка басты.

“Ватан” хуҗалыгы җитәкчесе Мансур Әхмәтов шундый бинаның сафка басуы җирлектәге һәркем өчен мөһим вакыйга, дип атады. Ул озак еллар җирлек башлыгы булып эшләгән Ренат Садыйковның да хезмәтләрен билгеләп үтте. “Без 1976 елдан бирле бергә инде, – диде ул. – Без барлык мәсьәләләрне бергә хәл итеп, киңәшеп, ярдәмләшеп эшләдек”.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ренат Шамил улы читтән килсә дә, үз кешегә әверелде, халык арасында да, район күләмендә дә абруйлы, төпле, акыллы җитәкче булды.

Шушы ук көнне Шушмабаш авылында ныклап төзекләндерелгән балалар бакчасы яңадан ишекләрен ачты. Тантанада район башлыгы Илшат Нуриев, ТР муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Әгъзәм Гобәйдуллин чыгыш ясадылар, авылларның киләчәге матур булсын, дип теләделәр.

Район башлыгы Илшат Нуриев Апазда һәм Шушмабаштагы биналарны сыйфатлы итеп төзегән, ныклап төзекләндергән өчен “Арча КСМы” ширкәте төзүчеләренә рәхмәт әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X