erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Апаз – районда иң төзек, матур авылларның берсе

Апаз авылының атамасы турында төрле легендалар сакланган. Риваятьләрнең берсендә авылга Габбас исемле кеше нигез салган, диелә, вакытлар узу белән ул Апаз булып үзгәргән булуы ихтимал.

Ә менә бу якларда кайчандыр мамонтлар да яшәве турында елгаларда табылган, хәзер музейларда саклана торган бот сөякләре, казык тешләре шаһит булып тора. Казык тешенең исән калган өлеше генә дә – 50 сантиметр!

1786–1861 елларда үткәрелгән Генераль ызанлау мәгълүматлары буенча, Апаз авылында (русчасы Рождествено) ясак түләүче керәшен татарлары яшәве күрсәтелгән. Анда 470 ир-ат, 487 хатын-кыз яшәгән. Монда агач мәктәп, тимерче алачыгы, әйбер мана торган цех, 29 кибет, кабак, бер ашханә эшләгән. Җомга көннәрендә базар уздырыла торган булган. Авылда чиркәү дә, мәчет тә эшләгән.

Апаз базары зурлыгы ягыннан Арча базары белән тиңләшкән. Бирегә тирә-күрше авыллардан гына түгел, ә ераклардан килә торган булганнар. Анда терлек, кием-салым, ашлык, печән һ.б. әйберләр белән сәүдә иткәннәр.

Коллективлаштыру елларында тырыш, булдыклы кешеләрнең мөлкәтләре талана, үзләрен сөргенгә сөрәләр.

Бөек Ватан сугышына Апаз авылыннан 250гә якын кеше китә. Сугыштан кайта алучыларның күбесе гарипләнгән, сәламәтлекләрен югалткан хәлдә була. Күп балалар ятим, хатыннар тол кала.

Авыл уртасында сугышта һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәл тора. Әмма илнең төрле төбәкләреннән сугышка алынган якташларыбызның исемнәре һәйкәл – обелискларга язылмаган. Быел “Хәтер китабы” редакциясе хезмәткәрләре белән исемлекләргә кермәгән якташларыбызны ачыклау эше  башланып китте. Алар да безнең районда туып-үскән кешеләр бит. Апаз авылы буенча андый кешеләр 100дән артык булып чыкты. Киләчәктә аларның исемнәре дә һәйкәлләргә уелып язылыр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Апаз авылы – районда иң тотрыклы хуҗалыкларның берсе булган “Ватан” ширкәтенең үзәге. Шул уңайдан бераз гына тарихка тукталыйк. Авылда беренче колхоз – “Шмидт” исемен йөртә. Аның беренче рәисе – Исрафил Сәйфетдинов. 1948 елда колхозларны берләштерү башлана, яңа хуҗалыкка Тельман исеме бирәләр. 1957 елда 18 авыл кергән “Северный” совхозы оеша. 1967 елга кадәр Апаз авылы да шуның составында була. 1967 елдан “Ватан” совхозы аерылып  чыга.

Хәзерге вакытта Апаз – районда иң төзек, матур авылларның берсе.

– Авылда 195 хуҗалык бар, аларда 490 кеше яши, – ди авыл җирлеге башлыгы Раушан Котдусов. – Эшкә яраклы кешеләр – 330. Шуларның 71е – авыл хуҗалыгында, 66сы – бюджет өлкәсендә, 130ы башка тармакларда эшли.

Шәхси хуҗалыкларда 304 мөгезле эре терлек бар, шуларның 131е – сыерлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X