erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Апаз урта мәктәбендә Советлар Союзы Герое Нәкыйп Сафин хөрмәтенә мемориаль такта ачу тантанасы булды

Геройлар хөрмәтенә

2 декабрьдә Апаз урта мәктәбендә заманында биредә укыган Советлар Союзы Герое Нәкыйп Сафин хөрмәтенә мемориаль такта ачу тантанасы булды.

Әлеге мемориаль тактаны Россия хәрби-тарихи оешмасы әзерләгән. Бу игелекле проектны 2014 елдан бирле тормышка ашыралар. “Безнең максат – Бөек  Ватан сугышында катнашкан Советлар Союзы Геройларының барысы хөрмәтенә дә шундый такталар урнаштыру“, – диде  Бөек Ватан сугышы музей-мемориале мөдире, Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең төбәк бүлекчәсе башкарма директоры Александр Александров.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тантанада район мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов, мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Лия Ильина, Апаз авыл җирлеге башлыгы Раушан Котдусов, “Ватан“ агрофирмасы“ җитәкчесе Мансур Әхмәтов катнашты.

Шушы ук көнне Яңа Кишет мәктәбендә Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X