erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Апазга 6 авылдан җыелдылар

Апаз җирлегенә (җитәкчесе Раушан Котдусов) кергән 6 авылдан шахматчылар Апазга җыелды.

23 февраль -- Ватанны саклаучылар көненә багышланган әһәмиятле чара иде ул. Район башлыгы Илшат Нуриев үзе дә килде. Башта сугыш каһарманнары һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Аннан Апаз мәдәният йортына керделәр. Тантаналы өлештән соң шахмат ярышлары башланып китте. Баш судья Сөләйман Галимуллин булды. "Кеше күп, сабантуемени!," - диделәр шахматчылар. Балалар да, олылар да шахмат уйнады. 30лап иделәр. Кайнар ризык белән туеландылар. Бүләкләр дә яхшы иде. Берәү дә бүләксез кплмады. Бик күңелле булды, дип таралыштылар. Нәтиҗәләр:

Мәктәп яшендәге балалар арасында

Кызлар: 
1 урын - Минҗанова Роза Айзатовна
2 урын - Әсхәдуллина Гүзәл Рамилевна
3 урын - Низамова Алинә Илһамовна

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Малайлар:
1 урын - Әмиров Әмир Ленарович
2 урын - Котдусов Руслан Раушанович
3 урын - Зәкиев Данияр Ринатович

Өлкәннәр:
1 урын- Галиуллин Сөләйман
2 урын - Фазуллин Сәгъдулла 
3 урын- Минҗанов Айзат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X