erid:2VtzquqpS7d
Арча агросәнәгать көллиятендә дартс һәм пневматик винтовкадан ату буенча ярышлар үтте
Арча яңалыклары

Арча агросәнәгать көллиятендә дартс һәм пневматик винтовкадан ату буенча ярышлар үтте

Ярышлар һөнәри белем учреждениесы һәм Халыкара укытучылар көненә багышлап үткәрелде.

Арча агросәнәгать көллиятендә дартс һәм пневматик винтовкадан ату буенча һөнәри белем учреждениесы һәм Халыкара укытучылар көненә багышланган ярышлар үтте. Анда хезмәткәрләр актив катнашты. Ярышларны көллиятнең профсоюз комитеты оештырды һәм нәтиҗәләр ясады. Җиңүчеләр Грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

Дартс буенча җиңүчеләр:

Хатын-кызлар арасында:

1 урын – Айгөл Гыйбәдуллина

2 урын – Альбина Нуриева

3 урын – Рәймә Фәсхетдинова

Ир-егетләр арасында:

1 урын – Зөлфәт Дәүләтбаев

2 урын – Рәйхан Низамов

3 урын – Ринат Зәйдиев

Пневматик винтовкадан ату буенча җңүчеләр:

Хатын-кызлар арасында:

1 урын – Эльмира Гаянова

2 урын – Альбина Әскәрова

3 урын – Айгөл Гыйбәдуллина

Ир-егетләр арасында:

1 урын – Әнис Әюпов

2 урын – Зөлфәт Дәүләтбаев

3 урын – Рәйхан Низамов


Нет комментариев