erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

«Арча АТП»сында кунакта

Бу сәяхәтне балалар сөйләп бетерә алмыйлар.

 Арчаның В.Ф.Ежков ис. 1 мәктәпнең 7 б һәм 7 а классларында укучылар Арча АТПсына сәяхәт кылдылар. Һөнәр сайлау атналыгында мәктәп укучылары хезмәт коллективларына баралар. 7 б классы узган ел безнең редакциягә килделәр. Район газетасының ничек чыкканын, радионың ничек эшләгәнен күрделәр. Быел район автотранспорт предприятиесенә бардылар. Җитәкчесе Рүзәл Гәрәев балаларны үзе кабул итте. Сыйныф җитәкчеләре  белән мәктәп директоры Эльмира Сафина да очрашуда катнашты. Балалар предприятиенең ремонт цехында, автопаркында булдылар, зур территорияне, яңа автобусларны карадылар. Уңайлы, заманча автобуска утырып, Арча шәһәрен дә әйләнделәр. ЮХИДИ хезмәткәрләре балалар белән булды. Алар укучыларга юл йөрү кагыйдәләрен тагын бер кат төшендерделәр. АТП җитәкчесе Рүзәл Баязитович предприятиенең тарихы турында сөйләде. Биредә нинди һөнәр ияләре эшләве һәм бу һөнәрләрне кайсы уку йортларында алып булуы турында сөйләде. Сәяхәт "Венеция" ресторанында тәмләп чәй эчү белән тәмамланды. Балалар бик канәгать һәм АТП җитәкчелегенә, укытучылары, мәктәп директорына шундый күңелле һәм файдалы сәяхәт оештырганнары өчен рәхмәт әйтәләр. Балаларына шундый игьтибар күрсәткәннәренә әти-әниләр дә бик рәхмәтле.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X