Арча баянчылары «Гармунчылар җыены»нда Гран-при яулап кайтты
11 декабрьдә Казан шәһәрендә «Гармунчылар җыены» дип исемләнгән Бөтенроссия гармунчылар һәм баянчылар фестиваль-бәйгесе узды
Бәйгедә Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары да актив катнаштылар.
"Гармун-соло" номинациясендә Салават Султанов, Ильяс Нуретдинов 3 дәрәҗә Лауреат дипломнарын яуладылар. (Җитәкчеләре Гайнуллин Б.М.)
"Соло-Баян" номинациясендә Аяз Баязитов – Дипломант. (Җитәкчесе Яппаров И.И.), Ирек Яппаров 2 дәрәҗә Лауреат дипломына ия булдылар.
"Гармунчылар һәм баянчылар ансамбле" номинациясендә Булат Гайнуллин, Рәдис Харисов дуэты Гран-При га лаек булды.
Барыгызны да котлыйбыз. Яңадан-яңа үрләр яуларга насыйп булсын сезгә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев