erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча егете беренче!

Арчалар молодцы!

Яңа гына Сабада "Саба - төнге чаңгы юлы - 2023"  ярышы булды. 15 км.ны үтеп, Арча районы егете Булат Шәйхетдинов 1нче урынны алды. Котлыйбыз!

28 января в п.г.т. Богатые Сабы прошла ночная лыжная гонка "Саба-Чангы 2023". Шайхутдинов Булат в возрастой категории 18-29 лет на дистанции 15 км свободным стилем занял 1 место. В соревнованиях было много участников с разных городов и районов республики. Победители награждены грамотой и денежными призами.

Булат Шәйхетдинов белән сөйләштек. "Быел 3нче курста укыйм, - дип сөйләде Булат - Көн дә чаңгыда йөрергә тырышам. Кайвакыт көнгә ике тапкыр. Бер йөрүдә 20-30 км чаңгыда шуам. Үзем укыган КФУның чаңгы җыелма командасы составында. Казан беренчелеге ярышында призчы булдым. Республикада кросста җиңүче. Вузлар арасында Татарстан беренчелеге ярышында узган ел 1нче, быел 2 нче булдым. Менә хәзер Сабада җиңдем".
 

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Без Булат Шәйхетдинов белән Арчада үткән “Россиядә чаңгы юлы –  2021” ярышында таныштык.

Ул яшьтәшләре арасында финишка беренче килде. Махсус чаңгычылар киемнәреннән иде. Стартка тезелеп баскач, оста чаңгычыларны киемнәреннән үк танып аласың. Һәм алар очарга әзерләнгәндәй ашкынып торалар. Финишка килгәч, үзе белән сөйләшеп алдык.

– Казанда КФУда укыйм, роботлаштырылган производство системалары белән идарә итүче инженер булачакмын, – дип сөйләде Булат. – Ташкичү авылынннан. 1нче сыйныфтан чаңгы спорты белән шөгыльләнәм. Профессионал дәрәҗәдә – 4нче ел китте. Иң зур җиңүем узган ел булды. Республикада чаңгычылар кроссында яшьтәшләрем арасында 2нче урын алдым. Спортны яратам. Спорт ул сәламәтлек, гәүдәне, кәефне тиешле югарылыкта тота. Мин башкаларга шуны киңәш итәр идем: иренмәскә, тырышырга кирәк. Ул тормышта да ярдәм итә. Телефонда уйнап, вакыт үткәргәнче, минемчә, берәр спорт төре белән шөгыльләнсәң әйбәт. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X