erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын часте җитәкчесе Раил Гыйльмуллин: «Җәйге чорда электр челтәренә артык көч китерү нәтиҗәсендә янгыннар артуы күзәтелә»»

Әңгәмәдәш – Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын часте җитәкчесе Раил Гыйльмуллин.

– Раил Гомәрович, быел янгын очраклары күпме булды?

– Быел барысы 18 янгын булды. 17се шәхси хуҗалыкларда, шуның 11е шәхси йортларда һәм фатирларда, 2се мунчада, 2се сарайда һәм 2се гаражда, 1се чүп контейнерында. Барысы 25 корылма зыян күрде һәм юкка чыкты. Узган ел шушы вакытка 31 янгын булган иде.

– Үлем очраклары бармы?

– Янгыннарда 2 кешенең гомере фаҗигале үлем белән тәмамланды. Икесе дә исерек хәлдә булган. Ике кеше имгәнүләр алды. Узган ел бу чорда үлемнәр булмады, 1 кеше имгәнү алган иде. Бу кызганыч хәлләр һәркемне тагын бер кат янгын хәтәрлеге һәм куркынычсызлыгы турында уйландырсын һәм тиешле чаралар кабул итәргә ярдәм итсен.

– Янгыннарның сәбәпләре нидә?

– Төп сәбәпләр: ут белән саксыз эш итү, электр җиһазларыннан һәм көнкүреш электр приборларын урнаштыру һәм алардан файдалану кагыйдәләрен бозу. Җәйге чорда электр челтәренә артык көч китерү нәтиҗәсендә янгыннар артуы күзәтелә. Бер розеткага берничә суыткыч һәм туңдыргыч тоташтыру розеткага көч китерә. Шулай ук ягыла торган мичтән файдалану кагыйдәләре бозыла. Ә бит янгында күпме мал-мөлкәт әрәм була. Хәтта кеше гомерләре өзелә.

 – Соңгы янгыннар турында да әйтеп үтсәгез иде.

 – Әле менә 2 июльдә генә Арчада Мәктәп урамында контейнерда янгын чыкты. Чүп контейнерларына сүндерелмәгән тәмәкеләрне ташламаска кирәк. 27 июньдә Пөшәңгәр авылында бер йорт янды. Верандада туңдыргыч торган. Сәбәбе – кыска ялганыш.

 – Киңәшләрегез.

– Төзек булмаган мичләрдән, газ казаннарыннан һәм төтен, җилләткеч юллыкларыннан файдалануны туктатырга. Аларны белгечләрдән каратырга, төзәттерергә. Кирәк икән, яңаны эшләтергә. Өйдә алкоголь эчемлекләр белән мавыкмагыз, тәмәке тартмагыз. Иске электр чыбыкларын алмаштырыгыз. Бу эшне махсус белеме булган белгечләрдән эшләтегез. Электр челтәренә көч китермәгез. Янгын чыккан очракта янган өйгә кермәгез.

 – Янгынны белгертүче прибор турында да берничә сүз.

 – Өй эченә һәм йорт янындагы корылмаларга янгынны белгертүче прибор алып куярга кирәк. Ул төтен исен хәзер сизеп ала һәм чыелдап кычкыра башлый. Йоклаган кешене дә уята. 4 литрдан да ким булмаган сыешлы янгын сүндергеч тә өйдә булсын.

Шуны истә тотыгыз, үзегезнең һәм йортыгызның иминлеге һәркемнең үзеннән тора. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәсәгез, үзегез дә, йортыгыз да исән-имин булыр.

Янгын чыкса, телефоннар: 01, 101, 102, 103, 104. Арча янгын часте 3-35-91, Яңа Кенәр посты 9-11-01, Үрнәк посты 5-13-61, Сеҗе посты 5-12-01.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев