erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча интернатыннан да яхшысы юк!

Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар интернаты ачылганга 22 ел

Туган көнне матур итеп билгеләп үттеләр. Казаннан Татарстан Республикасы җыр һәм бию ансамбле кайтты. Арчаның “Рус җыры” ансамбле, район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина бер төркем ветераннар белән килде.

Ә интернатта яшәүчеләр килгән кунакларны яраталар. Чөнки аларның бер агымга барган тормышлары күңеллеләнеп китә. Кунаклар чыгыш ясап кына калмыйча, стена газетасына истәлеккә исәнлек-саулык теләп, имзаларын да куйдылар. Тарихка язылып кала торган мизгелләр... Бүләкләр, чәчәкләр тортлар – бар да биредә яшәүче апа, абыйларга, сәламәтлеге буенча тернәкләнүче хатын-кызларга, ир-атларга.

– Безнең интернатта Татарстан Республикасының төрле районнарыннан – Мөслим, Кукмара, Балтач, Мамадыш, Яшел Үзән һәм башка районнардан, башкалабыз Казаннан килеп яшиләр, – дип сөйләде Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар йорты җитәкчесе Рәисә Хөснетдинова. – Украинадан да бар. Интернат ачылганнан бирле 22 ел эчендә барысы 400 кешегә хезмәт күрсәтелгән. Бүген интернатта 51 кеше яши. 22 ел эчендә иң яшь пациент 18 яшьтә балалар учреждениесеннән килгән. Ә иң өлкәне – 97 яшькә кадәр интернатта яшәгән. Хәле яхшырып, өенә кире кайтып китүчеләр дә, туганнары алган очраклар да бар. Алар күп түгел – унлап кына. Икенче интернатка күчеп китү очраклары да булгалый. Мәсәлән, туганнары якын булган интернатларга. Әмма яңадан безгә: “Арча интернатыннан да яхшысы юк!” – дип, кире кайту очрак-лары да күзәтелә. Интернатта яшәүчеләр үзләренә хезмәт күрсәтүчеләр эшеннән, яшәү шартларыннан, тукланудан, уңайлыклардан канәгать.

Үзем дә интернатта булдым. Биредә яшәүчеләр белән сөйләштем. Дөрестән дә, алар мондагы шартлар, хезмәткәрләр эшеннән бик риза.

Әле күптән түгел генә Татарстанның халык җырчысы, якташыбыз Гөлзада Сафиуллина килеп киткән иде. Тулы бер концерт куйды. Һәр җыры мәгънәле, уйландыра торган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бакчабызда шомырт агачлары

Җәй буена сине көттеләр;

Син килмәдең, көзге җилләр инде

Яфракларын җиргә  сиптеләр

                                             (“Юксыну”, Сибгат Хәким).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X